Акчарлак газетасы


Гео и язык канала: Киргизия, Киргизский
Категория: Новости и СМИ


Татар сәнгатен, авыл тормышын, социаль проблемаларны яктыртабыз🗞
Иң күп укыла торган газеталарның берсе😉
Зарлы телефон рубрикасы өчен сорауларыгызны @AkcharlakBot юллагыз.
Язылу индексы – П2497/П3304

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Киргизия, Киргизский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


"Казанда 16 фатир "снимать" иткәнем бар"

Җырчы, юморист, пародия остасы Рифат Зарипов җәйнең дүртенче көнендә дөньяга килгән. Заманында аның бертуганнары Илгиз белән Илдус Рифатка концертлар оештыру өчен Казанга махсус өчен күченгән. Туганлык җепләре әле дә нык саклана.

– Сез Казанның Константиновка бистәсендә гаиләгез белән үз йортыгызда яшисез. Аңа кадәр кайларда гомер иттегез?
– Казанның мин яшәмәгән тишек-тошыгы калмады инде. Студент вакытта акча санаулы булгач, кайда очсызрак, шунда туктала идек. Беркөнне юри генә санап утырган идем: Казанда 16 фатир “снимать” иткәнмен икән.
– Ни өчен артистлар Казанга тартыла?
– Казан бит ул – офис. Монда йоклап ятмасаң, эшләсәң, бөтен нәрсәгә мөмкинлек бар.

Язма тулысынча "Акчарлак"ның 14 санында басылды.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.


"21 яшемдә гашыйк булдым..."

Тинчурин театры артисты Люция Галләмова белән әңгәмәдән өзек:

– 2010 елда Себердә гастрольдә булдык. Төмән вокзалында поезд көтәбез. Хәлил абый белән кибеткә продукция алырга киттек. Каршыга бер төркем чегәннәр килә. “Девушка, дай, погадаю”, – ди бу миңа. “Ашыгабыз, кирәкми. Мин үз гомеремне беләм”, – дим. “Белмисең. Бу ир 73 ел, сез 96 ел яшәячәксез”, – диде шунда. 96 күп инде ул, аның кадәр үк кирәкмәс.

– Беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?
– Беренче тапкыр 21 яшемдә, үземнән 15 яшькә олы кешегә гашыйк булдым. Минем белән очрашуга биш яшьлек баласын ияртеп килгән иде. Йөрәгем өзелеп төште шунда, аны кире кактым...

Әңгәмә "Акчарлак"ның 15 санында басылды.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.


"Күпләп каз үстерү – туктап булмый торган гадәт"

Кукмара районы Байлангар авылында яшәүче Минзилә һәм Расыйм Җәләевләрне якын­-тирәдә каз сатучы буларак беләләр. 30 еллап шушы эш белән шөгыльләнүче әлеге гаилә узган ел 200 каз, 150 бройлер чебие үстергән булган. Үзләре әйтүенчә, җитлеккән казларны эшкәртеп кенә өлгер, суйган берсен алып китеп барганнар икән.
Мин капкадан килеп кергәндә Минзилә апаның абзардан мал карап чыгып килүе иде. Кош­-кортны гына түгел, малларны да күпләп тота алар. Утызлап сарык, ике сыер, унлап үгез һәм таналары бар Җәләевләрнең.

– Яз җитүгә Сабантуйда көрәшкә әзерләнгән көрәшче шикелле,каз алырга кирәк дип, тыкылдый башлыйм. “Әни, бәбкәсез калмассың”, – ди улым. Кечкенә чакта өчәр оя каз булыр, алар 40ар бәбкә чыгарыр иде, – ди хуҗабикә.

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 15 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

#акчарлакгазетасы


ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ГАБДЕЛФӘТ САФИН ТӘКЪДИМ ИТӘ: "АКЧАРЛАК ШОУ" – "АКЧАРЛАК" ГАЗЕТАСЫНЫҢ 25 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ОНЫТЫЛМАСЛЫК СЮРПРИЗЛАР ҺӘМ ҖЫР-МОҢ БӘЙРӘМЕ!

3 июнь, "Пирамида" концертлар залында, татар эстрадасының иң якты йолдызлары – сез яраткан җырчылар һәм иң текә алып баручыларны берләштергән әлеге бәйрәмне карамый калмагыз!

Җәйнең мөһим музыкаль вакыйгасында, "Пирамида"да очрашканга кадәр!

‼️БИЛЕТЛАР МОНДА: https://kzn.kassir.ru/koncert/akcharlak-shou


Бу – түбәнлек түгел!

Юмор остасы Рамил Шарапов Бауман урамына чыгып, халыкны концертларына чакырып, кызык видеолар яздырып йөргән. Икенче көнне: “Нигә Бауман уртасында кеше көлдереп йөрисең?” – дип хат юллаганнар үзенә. Рамилнең андыйларга
җавабы әзер: “Ә нәрсә белән кеше көлдердем? Урам уртасында ыштансыз йөрдемме? Түбәнчелек –
ул каян чыкканыңны белә торып, шуннан оялып йөрү, җәмәгать! Мин – гади авыл малае. Моннан оялмыйм. Галош белән йөримме, иске кием беләнме – барыбер. Шарапҗан үзе дә халык арасыннан чыккан образ, шуңа ул халык арасында. Шул ук Бауман урамында басып торып, төрле уен коралларында уйнаучылар бар. Бер егет аккордеон тоткан, икенче абый скрипкада уйнап тора иде. Бу да түбәнлекме? Юк, бу – иҗат. Һәр һөнәрне хөрмәт итәргә кирәк”, – ди артист.

"Акчарлак", 15 сан.

#акчарлакгазетасы
#рамилшарапов


"Тәнкыйтьләсәләр, ул кеше үпкәли. Мактасалар – башкалар көнләшә"

Рафис Корбан дигәндә каршылыклы фикерләр туа. Күпләр аны артык туры сүзле, усал кеше дип бәяли. Ә балалар өчен язылган шигырьләрен укый башласаң, шат күңелле, шук малай белән аралашкан кебек буласың. Язучы, драматург Рафис Корбанны быел тагын Тукай премиясенә тәкъдим иттеләр...

– Сезнең дә беренче тапкыр гына тәкъдим ителүегез түгел. Быел премияне алу шанслары зурракмы?
– Ун ел элек мине балалар язучысы буларак тәкъдим иткәннәр иде. Кайбер кеше яратмады. “Ул лаек түгел, язучы түгел бит ул”, диделәр хәтта. “Эт өрә тора, бүре йөри тора” дигәндәй, кеше сүзенә карап иҗатымнан туктамадым. Соңгы ун елда романнар язам.
– Яратмаулары нәрсәгә бәйле?
– ...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 15 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.


"Токмач, сохари, чәкчәкләрне теләк теләп әзерләдек"

Теләче районы Олы Нырсы авыл җирлегенә кергән Иске Кара­баян (Колбагыш) авылы ханымнары махсус хәрби операциядәге ир­-егетләребез өчен чираттагы ярдәмен озаткан. Үз теләкләре белән оешкан әлеге төркем егет­ләргә баллы тәм­-томнар, кискән токмач, сохарилар әзерләп җибәрә. Бу эшне оештыручыларның берсе, китапханәче Светлана ханым Демидова белән шул хакта сөйләштек.

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 15 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.


Дәвалаучы Ания ханым: "Эч төшү бөтен әгъзаны баса"

Кукмарада яшәүче Ания Миңнуллинаның фатирыннан кеше өзелми. Беркемне дә кире борып чыгармас, һәрвакыт ярдәм кулы сузырга омтыла ул. Эч күтәрү, умыртка баганаларын көйләү, чыккан бармакларны утырту, массаж ясау дисеңме – бөтенесен башкара 70 яшьлек дәвалаучы.

– Күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Кемнең кайсы җире авырта инде. Күбрәк эч күтәрү, сколиоз, сөякләр утырту. Балага уза алмаучы хатын-кызлар килә. Ун ел балага узмаган ханым килгән иде. Табиблар “балаң булмый” дип кайтарган, елый үзе. Берничә тапкыр эчен күтәреп, массаж ясаганнан соң шул ук айда балага узды...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 9 апрельдә чыккан 14 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

#акчарлакгазетасы


🌿Вируслы һәм гөмбәле инфекцияләрдән саклану өчен
(Киңәшне үзегезгә алырга онытмагыз📌)

Теплица һәм парникларның туфрагын алыштырмаган булсагыз, үсентеләрне утыртырга 5­–7 көн кала туфракны зарарсызландырыгыз. Бер квадрат метрга 10­-15 литр кайнар су коеп, пленка белән каплап куегыз.
Шулай ук бер процентлы марганцовка эремәсе ясап сибәргә мөмкин. Фитоспорин катнашмасын 1 л суга 6 мл болгатып яки “Триходермина” дигән препаратны 10 л суга 100 мл кушып сибү дә файдалы.

Тулысынча "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак 15 саныннан укыгыз.

#бакчачыпочмагы


Котлыйбыз💐
"Мунча ташы" артистлары Искәндәр Мотыйгулла һәм Рөстәм Рахманкулга Татарстанның халык артисты исеме бирелгән!

Шулай ук "Мунча ташы" эстрада театры артисты Әнфис Кәлимуллинга, тавыш режиссеры Сергей Хоружевка һәм театр җитәкчесе Гамил Әсхәдуллага озак еллар татар сәнгатенә, татар милләтенә намуслы хезмәт иткәннәре өчен, театрның 45 еллык юбилее уңаеннан дәүләт бүләкләре бирелгән.

#мунчаташы
#акчарлакгазетасы
#рөстәмрахманкул
#искәндәрмотыйгулла


Мине үләннәрдән мазьлар ясап терелткәннәр"

– Әле ничек бу вакытка кадәр ямь-яшел килеш торган?.. Чәчкәләре дә коелмаган. Зәңгәр мәтрүшкә һай яхшы булды. Тамыры белән йолкыйлар шул аларны... Шуңа күрә кеше ияртеп йөрергә яратмыйм, мәтрүшкәне дөрес җыя белүчеләр сирәк... Урта бармагымдагы тырнакны да махсус үстердем, шуның белән генә сындырам, – дип, Мөнир абый бер кочак кипкән мәтрүшкәләрен өстәл өстенә сак кына китереп салды. Узган елның август ае иде бу.

– Күптән аралашсак та, сезнең турында аз беләм, Мөнир абый...
– Сугыш башлангач, 1942 елда Донбасста туганмын. Әтиләр шушы авылныкы. Шахтага эшкә киткән булганнар. Бомбежкага эләккәнбез. Бер абыем урамда уйнап йөргән җиреннән шул шартлатуда үлгән. Мин өйдә булганмын, шартлау көче мине плитәгә алып ыргыткан, тәнемнең 80%ы пешкән. Ул чакта Донбасста чегәннәр дә күп яшәгән. Әнә шулар төрле үләннәрдән мазьлар ясаган...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 9 апрельдә чыккан яңа 14 саныннан укыгыз.
Автор – Чулпан ГЫЙРФАНОВА.

#акчарлакгазетасы


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ГАБДЕЛФӘТ САФИН ТӘКЪДИМ ИТӘ: "АКЧАРЛАК ШОУ" – "АКЧАРЛАК" ГАЗЕТАСЫНЫҢ 25 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ОНЫТЫЛМАСЛЫК СЮРПРИЗЛАР ҺӘМ ҖЫР-МОҢ БӘЙРӘМЕ!

3 июнь, "Пирамида" концертлар залында, татар эстрадасының иң якты йолдызлары – сез яраткан җырчылар һәм иң текә алып баручыларны берләштергән әлеге бәйрәмне карамый калмагыз!

Җәйнең мөһим музыкаль вакыйгасында, "Пирамида"да очрашканга кадәр!

‼️БИЛЕТЛАР МОНДА: https://kzn.kassir.ru/koncert/akcharlak-shou


"Олы яшьтәгеләр даруга тилмерә..."

Мамадыш районының Үсәли авылыннан “авылыбызда даруханә юк” дигән зар килеп ирешкәч, бераз гаҗәпләнеп тә куйдым. Даруханә түгел, медпунктсызлары да бихисап. Ярый әле, соңгы вакытларда ФАПлар ача башладылар.
"Гомер буе даруханә эшләде. Ләкин аны яптылар, соңыннан тагын ачтылар, инде анысын да бетерделәр. Олы яшьтәгеләр хәзер даруга тилмерә. Элек фельдшер Миләүшә Мамадыштан алып кайта иде, хәзер ни өчендер баш тартты”, – ди шалтыратучы.

Үсәли авылында даруханә булмаса да, амбулатория бар. Дөрес, авылдан читтәрәк, элекке участок больницасы бинасы янында урнашкан ул. Заманында больница гөрләп эшләп торган, баланы да шунда тапканнар, хәтта операцияләр дә ясаганнар. Анда танылган онколог та эшләгән. Амбулаториядә бүген көндез килеп дәваланырга була... Даруханә хакында баш табиб Нургаяз Мифтахетдинов белән сөйләштем...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 14 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН.

#акчарлакгазетасы


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Зөфәр Хәйретдиновның төп нигезендә яшәүче киленнәре: “Табиб кына буласың калган, дибез...”

Питрәч районы Татар Казысы авылына килеп төштек. Бу авылда Зөфәр Хәйретдинов туган. Матур йортның ишеген ачып керүгә, Зөфәр абыйның бертуган энесе Фәхретдин абыйның хатыны Флёра апа белән күрештек. Бусагадан узуга биредә Хәйретдиновларның зур шәҗәрәсе каршы ала.

– Авылга кайткач, Зөфәр абый кармак салырга барамы?
– Ул элек-электән печән чабарга яратты. Зөфәр абый печән чаба, мин әйләндерә идем. Хәзер чапмаса да, печән исен иснәп китәм ди. Бездә бик матур алан бар. Зөфәр абый шунда җиләк, мәтрүшкә җыярга хирыс.

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 14 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

#акчарлакгазетасы


Гөлназ Шәрипҗанова: "Мин – хислерәк, ә Илсур – тыныч"

Татар эстрадасында бии-бии, сикерә-сикерә җырлаучы хатын-кызлар күп түгел. Ә менә ире Илсур белән дуэт буларак чыгыш ясаучы, мәҗлесләр алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова сәхнәгә чыккач, бар энергиясен, харизмасын тамашачыга өләшмичә кереп китми. Кемнәрдер моны кылану дип тә кабул итә икән. Җырчы үзе исә: “Бу үзеннән-үзе барлыкка килгән халәт”, – ди.

– Синдә энергия бер дә бетми кебек. Бу – табигый халәтме, әллә энергия туплау юллары бармы?
– Энергиямне кирәк-кирәкмәгәнгә чәчмим. Мәҗлесләр алдыннан кеше белән сөйләшмәскә, башны ял иттерергә тырышам. Ял дигәндә, диванга ятып ял итү күздә тотылмый. Мәсәлән, фатир җыештырам, физик күнегүләр ясыйм. Кайбер көннәрдә үземә ялкау булырга да юл куя алам. Теләгем юк икән, ул әйберне эшләмим. Идәндә чүп ята һәм миңа тими икән, мин аны атлап узарга мөмкинмен. Һәр нәрсәнең үз вакыты.

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 14 саныннан укыгыз.
Автор – Нәзилә ХУҖИНА.


‼️АРЗАНРАК БӘЯДӘН ЯЗЫЛЫРГА САНАУЛЫ КӨННӘР КАЛДЫ‼️

12 апрельгә кадәр "Акчарлак"ка һәм редакциядә чыгучы башка газеталарга 2025 елның икенче яртыеллыгына арзан бәядән языла аласыз!

“ПОЧТА РОССИИ” КАТАЛОГЫНДА ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЛАРЫ:
П2512 – “АВЫРМАС ӨЧЕН 101 КИҢӘШ”
ПМ665 – “ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА”
П2515 – “АКЧАРЛАК СКАНВОРДЫ”
П2516 – “БҮЛӘКЛЕ СКАНВОРД”
П0175 – “ГАБДЕЛФӘТ СКАНВОРДЛАРЫ”

Интернет аша язылу:
“АКЧАРЛАК” podpiska.pochta.ru/press/П2497
“АКЧАРЛАК-АТНАКИЧ” (Россия төбәкләрендә таратылучы “Акчарлак” газетасы.)
podpiska.pochta.ru/press/П3304
“АВЫРМАС ӨЧЕН 101 КИҢӘШ” podpiska.pochta.ru/press/П2512
“ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА” podpiska.pochta.ru/press/ПМ665
“АКЧАРЛАК СКАНВОРДЫ”
podpiska.pochta.ru/press/П2515
“БҮЛӘКЛЕ СКАНВОРД”
podpiska.pochta.ru/press/П2516
“ГАБДЕЛФӘТ СКАНВОРДЛАРЫ”
podpiska.pochta.ru/press/ПО175

#акчарлакгазетасы #язылудекадасы


"Бераз тернәкләнеп киләм..."

– Күңел яраларын вакыт һәм яхшы музыка дәвалый, диләр. Камил абыйсыз дүрт ел...
– Камил абыегыз бик изге кеше иде. Аны театрда да бөтен кеше сагына. Зиратка барып йөрибез. Онытылмый инде, 36 ел бергә яшәгән һәр мизгеле хәтердә, ул минем янымда кебек. Өч ел гел башка кеше булып йөрдем. Мине бары эш кенә коткарды. Бары укучыларым белән шөгыльләнеп, шуннан юаныч табып яшәдем. Шул чорда катнашкан концертларны, солянкаларның язмаларын карыйм да, карашымның яме булмаган, елмаю да ясалма гына, дип исем китә. Эчемдәге бөтен хәсрәтем йөземә чыккан булган. Менә быел гына бераз тернәкләнеп киләм. Өч ел буе өй каршындагы чыршы башына бер кош килеп кунды, дип әйтә идем. Аннары югалды ул.
Хәзер тагын килә башлады. Бәлки шул ук кош та түгелдер, анысын тәгаен кем белә... Камил кошларны бик яратты, аларны ашата иде. Мин дә аның эшен дәвам итәм. Камил – минем кояшым иде ул. Аның яктысы, җылысы калган гомеремә җитәчәк...

Язма тулысынча "Акчарлак"ның 12 санында басылды.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.


"Балага уза алмаганнарны өшкерү ысулы бар"

“Кызым җиде ел кияүдә, бәбигә уза алмый. Табибларга барып та тикшеренделәр, сәбәбен таба алмыйлар. Кызым үз сүзләре белән Аллаһтан гел сорый инде. Тагын нинди догалар укып сорасын икән? Аерым догалары бармы?”

Сорауга Казанның “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин җавап бирә:
– Бәбигә уза алмаганнарны өшкерү ысулы бар. Җиде төрле ризыкка өшкереп, шуларны ашау киңәш ителә. Җиде төрле ризык: су, тоз, йөзем, 80 әстерхан чикләвеге, 20 авыл тавыгы йо­мыркасы, тмин мае, бал. Менә шушы җиде ризыкка билгеле догаларны укып, парның икесен дә өшкереп, шул ризык­ларны куллану киңәш ителә. Һәм, чын­нан да, шулай эшләгәч, күп нәтиҗәләр күрдек без. Утыздан артык гаилә шулай итеп өшкергәч әти­-әни булды.

Язма тулысынча "Акчарлак"ның 13 саныннан укыгыз.

#мәхмүтхәзрәтшәрәфетдин
#динвәйола


Автоняня: "Кеше баласы өчен җаваплылык алырмын дип гомердә дә уйламаган идем"

Чаллыда яшәүче 38 яшьлек Ләйсән Закирова менә ике елдан артык автоняня булып эшли. Бу хезмәт Татарстанда киң үсеш алмаса да, танышымның клиентлары инде шактый җыелган. Үз эшен яратып башкаруы әллә каян күренеп тора аның. Кул астында эшләүче берничә кешесе дә бар. Тумышы белән Тукай районы Биклән авылыннан ул.

– Көнгә ничә балага хезмәт күр­сәтәсез?
– Төрлечә була. Ур­тача 20­-25 тирәсе. Бүгенге көндә иң кечкенә клиентыма – бер яшь тә си­гез ай. Аны балалар бакчасыннан ба­рып алам. Памперсларын алмашты­рам, киендерәм, өенә алып кайтам. Ул арада бөкеләрне ерып, әнисе дә кайтып җитә.

– Бәяләрне ничек куясыз?
...
Язманы тулысынча "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 13 саныннан укыгыз.
Автор – Нәзилә ХУҖИНА.


"Печән чапкан чорны сагынам"

Олег Мадияр улы Кинҗәгулов 1989 елның 12 апрелендә Омск шәһәрендә туган. 2020 елдан – А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе.

– “Шәһәр.Нокта.Брежнев”, “Без китәбез, сез каласыз”, “Бөке” – Чаллы театрында син чыгарган масштаблы спектакльләр. Бу шәһәргә килгәндә “бөке” халәте булмадымы, үзеңне сөргенгә җибәрделәр дип уйламадыңмы?
– Уйламадым. “Римда икенче булганчы, провинциядә беренче булуың хәерлерәк”, дигән бит Цезарь, тәкъдим булганда, шул сүзне искә төшердем. Чаллыга 2018 елда килеп спектакль куйганда труппаны яраттым, мөмкинлекләрен күргән идем, кая килгәнемне белеп килдем. Эш баш­лаганда “бөке” халәте гел була, килеп төртелгәндәй тоеласың, тик кулны салындырып утырмыйсың. Яшь артистларның: “Ой, миннән булмый”, диюен аңламыйм, булдыра алмагач, нигә үзеңне артист дип атарга?..

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 13 саныннан укыгыз.
Автор – Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.

Показано 20 последних публикаций.