ТеләчеИнформ


Гео и язык канала: Киргизия, Киргизский
Категория: Новости и СМИ


Теләче районы яңалыклары


Гео и язык канала
Киргизия, Киргизский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


Нинди даруларны бергә эчәргә ярамый?

Даруларның файдасы 80 процент очракта аны ни рәвешле эчүеңә бәйле, ди белгечләр. Дару дигәнең кайчак агуга ук әйләнеп куярга мөмкин.
Тулырак: http://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/nindi-darularny-berga-ecarga-iaramyi


«Хатлар йорты» чыгарган татарча открыткаларны хәзер Теләчедә дә сатып алырга мөмкин.

Тулырак: http://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/redakciiada-tatarca-otkrytkalar-ham-konvertlar-satyla


Бүген Теләче авылында гомер итүче Валиева Светлана Николаевнаның туган көне - 50 яшьлек юбилее

Светлана Николаевна! Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз нык, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне телибез! Якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Хөрмәт белән, "Теләче информ" мәгьлүмат үзәге хезмәткәрләре.


22-24 сентября в Казани проходил финал Республиканской Спартакиады отрядов «ФОРПОСТ».
Команда Тюлячинского района приняла активное участие и заняла достойное 3 место среди городов и районов республики!


Херсон өлкәсендә гуманитар ярдәм белән

Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә, бер төркем райондашларыбыз өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган егетләр белән күреште.
Алар сораган төзелеш материаллары,техника запас частьлары, башка кирәк- яраклар тапшырып, райондашларыбызның хәлен белде алар. Бу эштә ярдәм иткән Теләче халкына рәхмәтләрен, сәламнәрен җиткергән егетләр. Райондашларыбызга тизрәк  исән - сау якыннары белән күрешергә язсын иде! 


Белгечләр Татарстан халкына сентябрь аенда гөмбә җыярга ашыкмаска киңәш итә.

Тулырак: http://tulachi.ru/news/v-respublike/gomba-yiganda-sak-bulyrga-cakyrabyz


Юлларда юл һәлакәтләрен киметү максатыннан машина йөртүчеләр арасында Яңа бәйге игълан иткән идек. Гаризалар әле дә кабул ителә!
Бәйгедә  катнашу өчен  машина хуҗасының, ел буена юл һәлакәтләренә юлыкмыйча, юл кагыйдәләрен бозмыйча  йөрүе, машина хуҗасы исеменә  имминиятләштерелгән булу  һәм  йөреп торуы (гаражда ятучы машина булмасын!) шарт.  Җиңүчегә - кыйммәтле бүләк булачак! 


24 сентябрьдә Теләчедә яшәүче ГОБӘЙДУЛЛИН ИСЛАМГАЛИ МИННЕВӘЛИ УЛЫның 70 яшьлек юбилее.

Тулырак: http://tulachi.ru/grats/24-sentiabrda-telaceda-iasauce-gobaidullin-islamgali-minnevali-ulynyn-70-iaslek-iubilee


Мөслим районында, ир-атлар командалары арасында, волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы узды.

Ярышларда Менделеевск, Әлки, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Баулы, Чирмешән, Теләче, Спас, Мөслим, Кама Тамагы, Әтнә районнарыннан 12 команда катнашты.
Уеннарны ачу тантанасында катнашучыларны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде.
Көн дәвамында узган ярышларда командалар лаеклы уен күрсәтеп, финалга Әтнә, Чүпрәле, Мөслим, Чирмешән районнары командалары чыкты.
5 урын-Менделеевск районы
6 урын-Теләче районы
7 урын-Әлки районы
8 урын - Кайбыч районы


Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез»(тәрбияче Хузина Р.Г.) дигән темага чара узды.
 Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узган чарада  кечкенә җәяүлеләр уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар. 


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
«Туган авыл» га кызыклы сәяхәт

Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар Теләче авылы буенча сәяхәтләрен дәвам итә. Алар 21нче сентябрь көнне "Туган авыл" ял итү һәм күңел ачу комплексында кунакта булдылар. Балаларны комплекс хуҗасы Рифкат Шафиков каршы алып, аларга кызыклы экскурсия уздырды.


Күкчәдә туып, Теләчедә гомер итүче САФИН РӘШИТ ХАФИЗ УЛЫна 23 сентябрьдә 85 яшь тула.

Тулырак: http://tulachi.ru/grats/kukcada-tuyp-telaceda-gomer-ituce-safin-rasit-xafiz-ulyna-23-sentiabrda-85-ias-tula


KazanExpress — Рәсәйдә заказларны иң тиз китерүче федераль маркетплейсы. Илебезнең 120 шәһәрендә матур һәм уңайлы заказларны тапшыру урыннары киң челтәребез бар. Анда клиентларыбыз заказларын алырга киләләр. Килүләре рәхәт һәм күңелле хисләр калдырыр өчен, сервисыбызнын югары дәрәҗәсен саклыйбыз: аромадиффузорлардан башлап, хезмәт күрсәтү атмосферасына кадәр бөтен әйберне төптән уйлыйбыз. Шундый игътибарлы мәнәсәбәт өчен безгә зур команда кирәк, һәм сез бу команданың өлеше була аласыз. Кушылыгыз, бездә кызык.

Тәкъдим итәбез:
— 23 000 меңнән артык хезмәт хакы (оклад + премия) һәм тагын да кубрәк акча эшләп табырга форсат — өстәмә сменалар эшләү яисә норма өстеннән күрсәткечләр башкару;
— эш графигы 5/2, сәгать 10 дан 18гә кадәр;
— эш урыны: Теләче авылы, Фатих Хөсни урамы, 6Б йорты;
— горизонталь һәм вертикаль үсү өчен форсатлар, Корпоратив университетында уку мөмкинлеге бар. Без хезмәткәрләребезне компания эчендә үстерәбез: проактив һәм җаваплы булганнарны остазларга, менеджерларга һәм территориаль идарәчеләргә кадәр күтәрәбез.

Нәрсә эшләргә кирәк:
— дуслы булу һәм компаниябезнең клиентларына хезмәт күрсәтү стандартларын саклау;
— заказларны алу һәм тапшыру, заказ ясарга булышу;
— заказларны тапшыру урыннары эчендә материаль кыйммәтләрне күзәтү;
— клиентларын барлыкка килгән проблемалары белән ярдәм итү;
— эш урынының чисталыгын саклау.

Сездән көтәбез:
— хатасыз һәм матур итеп сөйләшәсез һәм язасыз;
— клиентлар белән эшләгәнегез бар һәм уңай тәэсир калдырыр өчен ничек аралашырга беләсез;
—стресс шартларында үзегезне тота беләсез;
—төрле кешеләр белән контакт таба аласыз;
— сез җаваплы һәм инициатив.

Контакты:
Телефон +7 (800) 600-97-11
ООО "КАЗАНЬЭКСПРЕСС ФУЛФИЛМЕНТ»

Реклама.marker: 2VtzqvpncVw


Профилактик әңгәмәләр, район халкы белән юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау ысулларының берсе ул.
Район подстанция бүлегендә узган әңгәмә барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе дәүләт инспекторы Ленар  Кыямов  район территориясендә аварияләрнең торышы турында хәбәр итте (10 юл - транспорт һәлакәте булган,  аларда 1 кеше һәлак булак һәм 15 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган). «БДД» ДБУның Саба бүлекчәсе башлыгы Гүзәл Ягафарова исә машина йөртүчеләргә балаларны автомобиль салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балаларны тотып тору җайланмаларын куллану кирәклеге һәм яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәртте.
 
 



Показано 15 последних публикаций.