🤫Африкадан килгән җылы һава агымы Татарстанга ничек йогынты ясый?
Татарстанда пәнҗешәмбегә кадәр берничә тапкыр температура рекорды теркәлергә мөмкин. Соңгы йөз елда көндез +3 градуска кадәр җылытканы булмаган. Синоптиклар - атна дәвамында да суытмаячак, дип белдерде. Алар мондый һава шартларын "аномаль" дип атый. Яңгыр суы фатир түшәмнәреннән үтеп керә, машиналар йөзеп йөри, травматология пунктларыннан халык өзелми. Казанда көн саен 500 кеше юл чистартырга чыкса да, табигать бозлавыкта халыкны "үз кубызына биетә".