Акчарлак газетасы


Kanal geosi va tili: Qirg‘iziston, Qirg‘izcha


Татар сәнгатен, авыл тормышын, социаль проблемаларны яктыртабыз🗞
Иң күп укыла торган газеталарның берсе😉
Зарлы телефон рубрикасы өчен сорауларыгызны @AkcharlakBot юллагыз.
Язылу индексы – П2497/П3304

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Kanal geosi va tili
Qirg‘iziston, Qirg‘izcha
Statistika
Postlar filtri


Матурлар😍 Сиринә белән Русланның иҗатын яратасызмы?)


"Сарык та, утын да сатабыз"

Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында яшәүче Ләйсинә һәм Илшат Вәлиевлар гаиләсе белән быел кышын ук танышкан идем...

– Балалар бакчасында эшли идем. Аякларым авыртты да, өч ел элек эштән туктадым. Хәзер инде Аллага шөкер. Энәләр, сөлек, парафин, массаж белән дәваландым, файдасы тиде. Ирем Илшат – урманчы, – дип башлады сүзне 57 яшьлек Ләйсинә апа. – Авылдан өч чакрым ераклыкта, урман буенда урманчы йорты бар. 15 ел шунда яшәдек.
...Бервакыт караңгы көздә төнлә ат белән ике кеше килде. Капканы дөбердәттеләр...

Язманы "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак яңа 48 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.


Рәдиф Гаташ: "Кайгыдан чәчем агарды"

Тукай премиясе лауреаты, талантлы шагыйрь Рәдиф Гаташны күзгә-күз карап сөйләшер өчен әңгәмәгә дәштем. “Бүген магнит давыллары уйный ахры, яшь кызлар чакырса да беркая чыгасым килми”, – диде ул. Икенче көнне тагын шалтыраттым һәм машинама утырып Казаның Вишневский урамына – шагыйрьнең өенә киттем.

– Рәдиф абый, сезнең авылда яшь чагында күзегез төшеп йөргән бер кыз булган. Ул исәнме?
– Ул күрше авылның иң­-иң матур, гаҗәп кызы иде. Ире үлгәч эчүгә бирелде. Шуның белән үзе дә китеп барды. Югыйсә, балалары да ипле кешеләр иде.
– Хатыныгыз кайсы яктан сезнең?
– Үзбәкстанның Маргилан шәһәреннән. Әтисе Башкортстанның Туймазы, әнисе Чирмешән районыннан. Хатыным 11нче ел авырый инде. Альцгеймер диагнозы куйдылар, ягъни хәтерне югалту чире.
– Улыгызга ни булды?
...
Язманы "Акчарлак"ның 4 декабрьдә чыгачак яңа 48 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ


Шулай ук әлеге ункөнлектә редакциядә чыгучы башка газеталарга 2025 елның беренче яртыеллыгына арзан бәядән языла аласыз.

“ПОЧТА РОССИИ” КАТАЛОГЫНДА ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЛАРЫ:
П2512 – “АВЫРМАС ӨЧЕН 101 КИҢӘШ”
ПМ665 – “ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА”
П2515 – “АКЧАРЛАК СКАНВОРДЫ”
П2516 – “БҮЛӘКЛЕ СКАНВОРД”
П0175 – “ГАБДЕЛФӘТ СКАНВОРДЛАРЫ”

Интернет аша язылыр өчен сылтамалар:
“АКЧАРЛАК”
“АКЧАРЛАК-АТНАКИЧ” (Россия төбәкләрендә таратылучы “Акчарлак” газетасы.)
“АВЫРМАС ӨЧЕН 101 КИҢӘШ”
“ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА”
“АКЧАРЛАК СКАНВОРДЫ”
“БҮЛӘКЛЕ СКАНВОРД”
“ГАБДЕЛФӘТ СКАНВОРДЛАРЫ”


Хәерле, матур кичләр булсын, дуслар! Әле генә "табадан төшкән" газетабызның яңа 47 нчы санына Румия СӘЙФУЛЛИНА анонс ясады! 😊

Карар өчен сылтама аша үтегез: https://vk.com/wall-170103807_45516


Салават һәм Гүзәлемнең уллары туган! Хәзер алар дүртәү😍 "Безнең баһадир Ибраһим улыбыз", – дип язган Гүзәлем.

Котлыйбыз💐Сәламәт, бәхетле, озын гомерле, тәуфыйклы бала булсын🤲


Мунчада ничек юынырга?

Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмәдән өзек:
– Әни ир баланы ялгызы тәрбияли икән, ул аны ничә яшькә кадәр юындыра ала?
– Бала ир белән хатынны аера башла­ганчы, якынча 3­–4 яшькә кадәр. Хатын­нар яки ирләр бергә мунчага барса да гаурәт урыннар капланырга тиеш, андый вакытта шәрә килеш юыну тыела. Хәтта әни белән кыз, әби белән онык, апа­-сеңел очрагында да бу кагыйдә саклана.

– Ничек юынырга соң?
– Башкалар чыгып торганда гына бөтенләй чишенеп юына аласың, шулай чиратлашасың. Ир белән хатынга гына гаурәтләрен капламый мунча керергә рөхсәт ителә.

Язманы "Акчарлак"ның 27 ноябрьдә чыккан 47 саныннан укыгыз.
Автор – Энҗе БАСЫЙРОВА.


"Болгар" радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз Айдар Минһаҗевка кияүгә чыккан. Никах мәҗлесен Казанның "Нур" мәчетендә үткәргәннәр.

Никахта Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет тә булган.
Яңа туган гаиләгә бәхет телибез💐
Матур фотолар карап китегез әле😍


"Биш көн аралаштык та өйләнештек"

Авылларга баргач, кибеткә сугылып чыкмыйча калган юк диярлек. Кибетче авыл халкын яхшы белә, һәр яңалыктан хәбәрдар, дигән ышану яши бит халыкта. Питрәч районы Шәле авылына баргач та кибет яныннан тыныч кына узып китеп булмады.

– Эшегезнең кайсы ягын яратасыз? – дип сорыйм кибетче Рафига апа Ишмөхәммәтовадан.
– Кеше белән аралашам монда. Без кечкенәдән “кибет­кибет” уйнап үстек. Әмма кияүгә чыккач кибеттә эшләрмен дип уйламаган идем.

– Нишләп?
– Саба районы Туктар авылы кызы мин, 20 яшемдә бу авылга килен булып килдем. Минзәлә техникумына укырга керергә барган җирдән Илдар белән таныштым да...

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 47 саныннан укыгыз.

Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.


Матурлар😍 Кайсының иҗатын яратасыз?)


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Эльмира Флүн сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Шалтыратуларыгызны көтеп калабыз 🥰


Автобуслар кая китә?

Биектау районының Усад авылында яшәүче Тәнзилә апа Мансуровадан менә мондый эчтәлектәге хат килеп төште.
“Сезгә Усад, Чубарова, Тимофеевка, Чернышевка һәм башка якын­-тирәдәге авыл халкы исеменнән язам. Усад ав­тобусын сентябрь ахырында туктат­тылар. Янәсе, отышлы түгел. Ә халык турында уйламыйлар. Көн саен эшкә йөргән кеше нәрсә эшләргә тиеш? Такси тотыпмы? Бөтен кешенең дә маши­насы юк бит. Поликлиникага ничек ба­рырга? Таксига акча җиткереп булмый. Әле анысының да бәясе артырга тора. Мин, мәсәлән, Казанга теш протезы куйдырырга йөрергә җыенам. Нишләп бетәрмен, күз алдыма да китерә алмыйм. Кеше салым түли. Такси тотып эшкә йөрү өченме? Ил эчендә тәртип булсын өчен, халык турында уйларга кирәк. Һичьюгы, көнгә ике рейс калдырсыннар иде. Иртән эшкә барып, кичен кайту өчен”, – дигән автор.
Сүз Усад – Казан арасында моңа кадәр әйбәт кенә хәрәкәт иткән 101нче авто­бус хакында бара.
Юлга кузгалдык...

Язманы "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 47 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН.


"Шуларны уйлап йокыга китәм..."

Умартачылык эшенең никадәр катлаулы икәнен аны шул өлкәдә кайнаган кеше генә аңлыйдыр. Ютазы районы Көрәш Бүләк авылында умарта тотучы Гөлчәчәк Мостафинага да әлеге кәсеп аеруча кадерле. Шулай булмаса, 25 ел Чаллыда баш бухгалтер булып эшләгәннән соң авылга, умарталары янына күчеп кайтмас иде ул.

– Заманында бер­-ике баш умартабыз бар иде, – дип сүз башлады Гөлчәчәк апа. – Әтием Рәфгать механизатор бу­лып эшләгәндә әлеге шөгыльгә вакыты калмый иде. Соңрак әти авырды, бал кортларын әкрен генә аның белән икәү карый идек. Бер елдан әти үлеп китте. Абыем Ринат алар янына бара алмый...

Язманы "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 47 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.


"Мунча ташы"на кемнәрне алалар?

Җитәкче Гамил Әсхәдулла белән әңгәмә монда: https://vk.com/wall-170103807_45325

#мунчаташы


Зөлфирә Шәйдуллина: "Гаилә – көч сынаша торган урын түгел"

Моңлы тавыш иясе Зөлфирә Шәйдуллина белән әңгәмәдән өзек:

– Бер әңгәмәдә: “Алмаз белән ун яшь аерма гаилә тормышында сизелә, дөньяга карашлар төрле”, – дип сөйләгән идең. Әле дә шулаймы?
– Без алтынчы ел гел бергә. Бала тапкан вакытымда гына янымда булмады. Төрле вакыт була. Гел елмаеп, көлеп кенә тормыш бармый. Эшебездә дә авырлыклар күрергә туры килә. Ачыктан-ачык сөйләшәбез. Ду килеп талашканыбыз юк.

– Әниегез белән бергә яшәгәч, Алмаз белән рәхәтләнеп талаша да алмыйсыздыр?
– Бер-береңә кычкырып нәрсә дәлилләп була соң? Үзәгенә үтәрлек итеп әкрен генә әйтүгә ни җитә!

– Шулай да беренче елларда аерылышу турында да уйланган булгансың. Ул вакытта гаилә тормышын дәвам итәргә нәрсә булышты?
...

Язманы "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак яңа 47 саныннан укыгыз.
Автор – Нәзилә ХУҖИНА.


Пародияләр остасы, алып баручы Алсу Фаракшина кабат әни булган😍
"Әлһәмдүлилләһ. Ике тапкыр әни🙏 СөбеһанАлла. МашАлла", – дип язган ул.

Без дә Алсуны әни булуы белән котлыйбыз💐
Сәламәт, озын гомерле, бәхетле бала булсын🙏


Өйләнде!

Күптән түгел шагыйрь, җырлар авторы Ренат Галиәскәрнең никахы һәм туе булды.

"Сау бул, яшьлек!
Сау бул, буйдак тормыш!
Минем сезгә тәүге хыянәт:
Алдыгызда башны горур тотып,
Хатынымны торам җитәкләп!" – дип язган ул.

Котлыйк һәм бәхет телик🙏
Буйдаклар исемлеге кими) Кемнәр калды әле?)


"Акчарлак"ның "Озон" кибетендә өч телдә басылган "Мавыктыргыч Татарстан" китабына акция бара💫Кереп карагыз😍 Ташламалы бәядән файдаланып калыгыз.

КИБЕТКӘ КЕРҮ: https://www.ozon.ru/highlight/podborka-tovarov-1838377/


Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар гаиләсе сөенечләре белән уртаклашкан😍
Мәдинәгә сеңлекәш йә энекәш алып кайтачаклар. Кем булса да сәламәт, озын гомерле сабый булсын🙏


Бәйрәм белән, ӘНИЛӘР🌷

20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.