Ул нәкъ шуның сүрәтендә килә торган булган. Аллаһның илчесе ﷺ үзенең гаскәре белән бану Курайза крепостенә барып аларны егерме биш көнгә чолгап ала. Бану Курайзаның хәлләре авырайгач, куркулары арткач аларга коралларын куярга әмер ителә. Һәм Пәйгамбәребез ﷺ алар кырыена Әбү Лүбәбә дигән сәхәбәсен җибәрә. Һәм шунда Бану Курайза яһүдиләре аның белән сөйләшә башлыйлар: "Син ничек уйлыйсың, Аллаһның илчесе ﷺ безнең белән нәрсә эшләр икән? Безгә нинди хөкем чыгарыр икән?" Шунда Әбү Лүбәбә: "Ул сезне үтерәчәк",- дип әйтә. Алар: "Әгәр безгә Сагд дигән сәхәбә хөкем чыгарса без шул вакытта гына биреләчәкбез",- дип әйтәләр. Шунда Аллаһның илчесе ﷺ әйтә: "Ярар, бирелегез, телисез икән сезгә Сагд ибн Мугаз хөкем чыгарыр". Һәм алар коралларын куеп бирелгәч, Пәйгамбәребез ﷺ Сагд артыннан кешеләр җибәрә, һәм Сагдны ишәккә атланган килеш алып киләләр. Ишәктә үләннәр үрелгән ияр була. Сагд килеп җиткәч аны үзенең кавеме чолгап ала һәм аңа әйтәләр: "Әй Әбү Гәмр, син хөкем чыгарасы кешеләр синең союздашларың, алар арасында син колдан азат иткән кеше бар. Алардан уч алырга хаклы кешеләр бу, чөнки алар Пәйгамбәребезгә ﷺ хыянәт иттеләр. Ягъни син алар турында беләсең". Шунда Сагд үз кавеменә бернәрсә дә дәшми һәм алар ягына борылып та карамый. Шул вакытта ул Бану Курайзаның өйләре тирәсенә килеп җитә һәм шунда үз кавеменә борылып әйтә: "Бүген мин Аллаһ ризалыгы өчен нәрсәдер эшлим һәм мин бүген миңа шелтә ясаучыларның шелтәләренә игътибар итмиячәкмен".
Икенче риваятьтә: Сагд Пәйгамбәребезгә ﷺ таба килә башлагач Пәйгамбәребез ﷺ сәхәбәләргә әйтә: "Торыгыз, хуҗагызны ишәктән төшерегез". Шунда Гөмәр ибн Хаттаб әйтә: "Безнең хуҗабыз – Аллаһ!". Шунда Пәйгамбәребез ﷺ әйтә: "Төшерегез аны". Һәм шунда аны ишәгеннән төшерәләр. Шунда Аллаһның илчесе ﷺ әйтә: "Әйдә Сагд, яһүдләргә карата хөкем чыгар, ни эшлибез алар белән?" Сагд: "Безгә каршы сугышканнарны үтерергә, хатыннарын һәм балаларын коллыкка алырга, һәм аларның барлык малларын бүлергә дип хөкем чыгарам",- дип әйтә. Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Чынлыкта, син Аллаһның хөкеме һәм Аның илчесенең хөкеме белән хөкем иттең".
Шуннан соң Сагд ибн Мугаз Аллаһка дога кыла: "Әй Аллаһ, әгәр Пәйгамбәребезнең тагын нинди дә булса курайшлар белән сугышы калган булса шул сугышта катнашыр өчен мине үтермә. Һәм әгәр моннан соң алар белән сугыш булмаса мине Үзең яныңа алып кит". Дога кылып бетерүгә үк аның теге ярасы шартлап каны ага башлый. Аның бу ярасы инде төзәлеп беткән иде, хәтта шрамы да кечкенә генә иде. Ләкин шушы догадан соң каны ага башлый. Шуннан соң Сагд Аллаһның илчесе ﷺ ясап биргән тиредән палаткасына әйләнеп кайта. Һәм аның палаткасына Аллаһның илчесе ﷺ , Әбү Бәкр, Гөмәр килә. Гаишә әйтә: "Мин кулында Мөхәммәднең җаны булган зат белән ант итәм, үземнең бүлмәмдә аларның каты елаганын ишеттем, хәтта Гөмәр елаганын Әбү Бәкр елаган тавышыннан аердым.
Аллаһ сәхәбәләре турында Коръәндә: "Алар бер-берсенә рәхимле иделәр",- дип әйтә. Шунда Гәлкәмә Гаишәдән сорый: "Әй әниебез, бу вакытта Аллаһның илчесе ни эшләде, ул да бит шунда иде?" Гаишә әйтә: "Аның күз яшьләре беркайчан да кешеләр өчен чыкмады, ләкин әгәр ул бик каты борчылса, үзенең сакалына ябыша торган булган"».
📚Силсилә әс-Сахихә, 67.