ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР


Гео и язык канала: Киргизия, Киргизский
Категория: Еда и кулинария


✍️сотрудничество @elvira_admin

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Киргизия, Киргизский
Статистика
Фильтр публикаций


Козге "оливье" салаты

Кирэк була:
Бэрэнге - 3шт.
Ташкабак - 200гр.
Чогендер - 1шт.
Йомырка - 3шт.
Тозлы кыяр - 3шт.
Яшел борчак - 150гр.
Колбаса - 200гр.
Майонез, тоз, борыч тэменчэ

Бэрэнге, чогендер, йомырканы пешереп суытабыз, эрчибез. Уртача зурлыкта шакмаклап турыйбыз.
Ташакабакны эрчеп, турап, йомшарсын очен бераз кыздырып, яки духовкага тыгып алабыз. Шулай ук тозлы кыяр белэн колбасаны да шакмаклап турыйбыз. Барлык ингредиентларны бер савытка салып, яшел борчак, тоз, борыч остэп, майонез белэн бутыйбыз. Остенэ яшел тэмлэткечлэр дэ сибеп жибэрергэ момкин. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Камыр эчендэ пешкэн креветкалар

Кирэк була:
Креветкалар - 500гр.
Шифалы су - 1ст.
Сарымсак тэменчэ
Он - 6-7 а.к.
Сыек май - 0,5 ст.
Йомырка - 1шт.
Лимон - 1шт.

Креветкаларны яхшылап юабыз, чистартабыз. Тагын да тэмлерэк булсын очен маринадта тотабыз бераз. Маринад очен сыек майга сарымсак, бераз тоз, борыч кушып болгатабыз хэм креветкаларны салып 10-15 минутка калдырабыз.
Камыр яки урысча эйткэндэ кляр ясау очен онга шифалы су хэм йомырка кушып туглыйбыз. Креветкаларнын маринадын саркытабыз. Берэм-берэм сыек камырга салабыз. Табага май салабыз, май кызгач берэмлэп креветкаларны 2-3 минут кыздырабыз. Креветкалар эзер, табынга лимон суын сибеп бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Шоколадлы, онсыз пирог

Кирэк була:
Шоколад - 250гр.
Ак май - 200гр.
Йомырка - 4шт.
Шикэр комы пудрасы - 200гр.

Шоколадны ваклыйбыз, ак майны тураклыйбыз. Икесен бергэ кушып мунча парында эретэбез. Йомырканын сарысын агыннан аерабыз. Йомырка сарысына 100 гр шикэр комы пудрасын кушып миксер белэн 4-5 минут болгатабыз.
Йомырка агын да миксер белэн купертэбез, калган шикэр комы пудрасын салып бетерэбез.
Шоколадлы-майлы массага йомырка сарысы массасын кушып болгатабыз. Эз-эзлэп йомырка агы массасын да куша барабыз. Форманын астына хэм кырыйларына пергамент кэгазе жэябез, сыек массаны агызабыз. 160 градуска хэтле жылытылган духовкага 50 минутка тыгабыз. Эзер пирогны суытабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Эремчектэн печенье

Кирэк була:
Эремчек - 180гр.
Он - 100гр.
Ак май - 40гр.
Шикэр комы - 2а.к.
Ванилин - 1б.к.
Разрыхлитель - 0,5б.к.
Тоз чеметеп

Эшне башлар алдыннан барлык ингредиентларны да суыткычтан алып булмэ температурасында 1 сэгатькэ жылынырга калдырабыз. Эремчек кибетнеке дэ бара йортныкы да. Йорт эремчеге булса блендер белэн изеп алабыз.
Бер савытта эремчек, шикэр комы, ванилин хэм эрегэн ак майны кушып блендер белэн изэбез. Икенче савытта он белэн разрыхлительне кушабыз. Соныннан икесен бергэ кушып йомшак камыр басабыз. Аны пакетка салып ярты сэгатькэ суыткычка куябыз.
Камырны суыткычтан алып 4-5 мм тирэсе калынлыкта жэябез, узебездэ булган формалар ярдэмендэ кисэбез. Пергамент кэгазе жэелгэн табага тезэ барабыз. Киселгэн камырны кабат жэеп тагын формалар белэн кисэбез. Камыр беткэнче шулай эшлибез, табага тезэ барабыз. 200 градуска хэтле жылытылган духовкага 15-20 минутка тыгабыз. Суынган печеньелар остенэ шикэр комы пудрасы сибэргэ момкин. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Сливадан кышка куе кайнатма

Кирэк була:
Слива - 1кг.
Шикэр комы - 1кг.
Су - 2-3а.к.

Сливаларны юып, урталай булэбез, тошен алабыз. Кастрюльга сливаларны салып остенэ су остибез хэм шикэр комынын 1/4 олешен (250гр) салабыз. Кайнап чыккач 5 минут кайнатабыз. Соныннан тагын 250 гр шикэр комы остэп, шулай ук 5 минут кайнатабыз. Шикэр комы беткэнче шулай кабатлыйбыз. Кайнаганда бераз кубеген жыябыз. Сливадан куе кайнатма эзер. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Дөге белэн пешкэн тавык ите

Кирэк була:
Кишер - 1шт.
Суган - 1шт.
Татлы борыч - 1шт.
Сыек май - 3а.к.
Тоз тэменчэ
Тавык ботлары - 4-5шт.
Борыч тэменчэ
Доге - 280гр.
Ак май - 2а.к.
Шулпа яки су - 700мл.

Кишерне уабыз, суган белэн татлы борычны шакмаклап турыйбыз. Табага сыек май салып бераз кыздырып алабыз.
Тавык ботларын юабыз, тоз, борыч ышкыйбыз. Тэмлэткечлэр дэ салырга момкин.
Догене юып формага жэеп чыгабыз, остенэ кызган яшелчэлэрне салабыз. Эрегэн ак май, тоз, борыч. Шулпаны агызабыз, хэм тавык ботларын тезеп чыгабыз. Остен фольга белэн каплап, кызган духовкага 200 градуска 30 минутка тыгабыз. Соныннан остен ачып 20-25 минут кызартып алабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


"Өч стакан" пирогы

Кирэк була:
Алма - 1,5кг.
Ак май - 150гр.
Он - 1ст.
Манный ярмасы - 1ст.
Шикэр комы - 1ст.
Разрыхлитель - 2б.к.
Ванилин - 1пачка
Тоз чеметеп

Алмаларны юып эрчибез, эчендэге тошлэрен алабыз. Угычнын зур тишегеннэн уабыз. Оч олешкэ булэбез.
Он, шикэр комы, манный ярмасы, тоз, разрыхлитель хэм ванилинны кушып болгатабыз. Эрегэн ак майны салабыз. Уалып тора торган камыр килеп чыга. Аны дурт олешкэ булэбез.
Табаны бераз майлап жибэрэбез. Ин аскы кат камыр була. Бер олешен тигезлэп жэябез. Анын остенэ бер олеш алма. Шулай катлап менэбез, ин оске кат камыр кала. 200 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Осте кызарып киткэч алабыз. Табынга суытып бирэбез. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Уз согындагы кыяр

Кирэк була:
Кыяр - 1кг.
Шикэр комы - 60гр.
Тоз - 1,5а.к.
Уксус - 50гр.
Сыек май - 50гр.
Сарымсак - 2-3тырнак

Кыярларны юып, башларын кисэбез хэм озынча итеп дурт олешкэ булэбез. Кастрюльга салып, анын янына вак итеп турап сарымсак, тоз, шикэр комы, уксус хэм сыек майны остибез. Яхшылап болгаткач, булмэ температурасында, 3 сэгатькэ сок чыгарырга калдырабыз. Вакыт - вакыт бутап алабыз. Соныннан кыярларны банкаларга тутырабыз, согын остенэ агызабыз, капкач куеп сулы кастрюльга утыртабыз. Су кайнап чыгуга 15 минут кайнатабыз хэм банкаларны алып, капкачын ябып, остен каплап суынырга калдырабыз. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


"Кар астындагы" помидорлар

Кирэк була:
Помидор - 1,5кг.
Сарымсак (зур) - 1баш
Шикэр комы - 5а.к.(оеп)
Тоз - 1а.к.(оеп)
Лимон кислотасы - 1б.к.

Помидорларны юып стерильлэштерелгэн банкаларга тутырабыз. Аерым кастрюльда су кайнатабыз. Кайнар су салып 20 минут тотабыз. Соныннан кире бушатып, тоз, шикэр комы, лимон кислотасы остэп кайнарга куябыз. Банкаларга сарымсакны угычнын вак тишегеннэн уып салабыз. Кайнап чыккан маринадны салып капкач белэн каплап куябыз. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Шэмэхэ Кэбестэ белэн кышка салат

Кирэк була:
Шэмэхэ тостэге кэбестэ - 1кг.
Татлы борыч - 1кг.
Суган - 2шт.
Су - 1л.
Шикэр комы - 0,5ст.
Тоз - 2,5а.к.
Уксус 9% - 0,5ст.
Тугэрэк борыч - 2-3шт.
Укроп орлыгы - 1б.к.

Шэмэхэ кэбестэне, татлы борычны озынча итеп турыйбыз, суганны ярым божралап. Тоз сибеп болгатабыз. Стерильлэштерелгэн банкаларга тутырып куябыз.
Маринад кайнатабыз. Анын очен суга укроп орлыгы, шикэр комы, борыч салып кайнатып чыгарабыз, уксус остэп бер минут кайнатабыз. Кайнар килеш банкалар остенэ агызып капкач белэн каплап куябыз. Кышка салат эзер. Банкаларны эйлэндереп остен каплыйбыз. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Кабактан мантый

Кирэк була:
Камыр очен:
Йомырка - 3шт.
Су - 0,5ст.
Сыек май - 2а.к.
Тоз - 1б.к.

Эчлек очен:
Кабак - 500гр.
Суган - 2шт.
Тоз - 1б.к.

Су, йомырка хэм сыек май кушып, тоз остэп камыр басабыз. Камыр ял иткэндэ эчлек ясыйбыз.
Кабакны чистартып шакмаклап турыйбыз. Тоз сибеп суын чыгарабыз. Суганны турап майда кыздырып алабыз. Кабак белэн суганны кушып болгатабыз. Камырны жэябез, шакмакларга кисэбез. Эчлек салып мантый кебек богэбез. Мантый савытына тезеп 40 минут пешерэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Грушадан кайнатма

Кирэк була:
Груша - 1кг.
Шикэр комы - 650гр.
Ярты лимон согы
Корица телэк буенча

Грушаларны юабыз, кабыгы каты булса эрчибез, орлыкларын алабыз. Бер тигез зурлыкта озынча итеп турыйбыз.
Савыт тобенэ бераз шикэр комы салабыз, анын остенэ груша, лимон согы. Шулай берничэ рэт кабатлыйбыз, ин остэ шикэр комы кала. Савытны тонгэ суыткычка куябыз.
Груша сок чыгара. Иртэн сиропны илэк аша созэбез хэм кайнарга куябыз. Кайнап чыгуга 10 минут тирэсе кайнатабыз. Кобеген жыярга момкин. Соныннан груша остенэ агызып тагын кайнарга куябыз, шулай ук 10 минут кайнатабыз. Сундереп суынырга калдырабыз. Тагын утка куеп 10-15 минут кайнаткач, сундереп суытабыз. Оченче мэртэбэ утка куябыз, 15 минут кайнатабыз. Сундерер алдыннан корица салып жибэрэбез. Стерильлэштерелгэн банкаларга тутырып каплап куябыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Эремчекле "Наполеон" торты

Кирэк була:
Йомырка - 3шт.
Шикэр комы - 300гр.
Он - 450гр.
Сот - 500мл.
Ванилин - 0,5б.к.
Эремчек - 300гр.
Уксуста сундерелгэн сода - 0,5б.к.
Ак май - 200гр.

Кастрюльда 1 йомырка, 150 гр. шикэр комы хэм 100 гр. онны кушабыз, эз-эзлэп сот салабыз. Сурэн утта болгатып торып кайнатабыз. Кайнап чыгуга 2 минут уткэч ванилин остибез.
Сундереп суынырга калдырабыз. Крем эзер.
Эремчекне илэк аша уткэрэбез, калган йомырка хэм шикэр комын салабыз, уксуслы соданы остибез. Калган онны да кушып камыр басабыз, аны 8 кисэккэ булэбез. Хэрбер кисэкне жэябез, кырыйларын кисеп кызган табада пешерэбез. Пешкэн коржларны суытабыз, бер яки икесен остен бизэр очен уабыз.
Йомшарган ак майны блендер белэн купертэбез эз-эзлэп кремны ости барабыз.
Коржларнын хэрбер катына крем сылап чыгабыз, уылган камыр белэн бизибез. Крем сенэргэ суыткычка куябыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Кабачкидан пирог

Кирэк була:
Ак май - 30гр.
Сот - 100мл.
Йомырка - 3шт.
Он - 150гр.
Разрыхлитель - 5гр.
Кабачки - 800гр.
Сыр - 100гр.
Сарымсак - 2-3тырнак
Петрушка - 5гр.
Тоз тэменчэ

Ак майны эретэбез, суытабыз. Он белэн разрыхлительне кушабыз. Аерым савытта йомырка, май хэм сотне кушып, тоз сибеп болгатабыз. Сырны хэм сарымсакны вак угычтан уабыз. Петрушканы вак итеп турыйбыз. Боларнын барысын да кушып, он остэп яхшылап болгатабыз. Ахырдан камырга юка итеп телемнэргэ киселгэн кабачкины салабыз. Табаны майлап шунда бушатабыз, кызган духовкага 180 градуска 40-50 минутка тыгабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Кышка лечо

Кирэк була:
Помидор - 3кг.
Болгар борычы - 1кг.
Суган - 1кг.
Кишер - 1кг.
Усемлек мае - 400мл.
Шикэр комы - 200гр.
Тоз - 100гр.

Помидорларны юабыз, суганны эрчибез, болгар борычын чистартабыз. Хэрберсен зуррак кисэклэргэ турап, иттарткыч аша чыгарабыз. Кастрюльга бушатып, усемлек мае, шикэр комы, тоз остэп кайнарга куябыз. Кайнап чыккач сурэн утта 2,5 сэгать пешерэбез. Болгатып алгалыйбыз. Соныннан стерильлэштерелгэн банкаларга тутырып капкач белэн каплап куябыз. Бу кулэмнэн 8 банка (700мл) чыга. Берэр торле гарнир янына да, болай гына ашарга да бик тэмле лечо килеп чыга. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Тозланган черри помидорлары

Кирэк була (1л.банкага):
Помидорлар - 600гр.
Сарымсак - 2тырнак
Укроп -1баш
Лавр яфрагы - 2шт.
Су - 500мл.
Тоз - 0,5а.к.
Шикэр комы - 2а.к.
Уксус - 1а.к.

Помидорларны юабыз, сабакларын алабыз. Укропны шулай ук чайкап алабыз. Сарымсакны чистартабыз. Банкаларны стерильлэштерэбез, капкачларны кайнатабыз. Банка тобенэ укроп, лавр яфрагы, сарымсак салып калдырабыз. Помидорларны башларын зубочистка белэн тишеп банкага тутырабыз. Аерым савытта су кайнатып банка остенэ агызабыз да 10-15 минутка калдырабыз. Соныннан суны кире савытка бушатып, тоз, шикэр комы остэп 5 минут кайнатабыз, ахырдан уксус остибез хэм кайнар килеш помидорлар остенэ агызабыз. Капкач белэн каплап жылы урынга куябыз. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Мантый-розалар

Кирэк була:
Камыр очен:
Йомырка - 3шт.
Су - 0,5 ст.
Сыек май - 2а.к.
Тоз тэменчэ
Он кирэгенчэ

Эчлек очен:
Эзер фарш - 500гр.
Суган - 1шт.
Кишер - 1шт.
Бэрэнге - 5-6шт.
Томат пастасы - 1а.к.

Йомырка, су, сыек май хэм тоз кушып камыр басабыз. Аны ике олешкэ булеп жэябез. Озынлыгы 20 см кинлеге 6-7 см тирэсе дуртпочмаклар кисеп чыгабыз. Фаршны юка итеп, озынлыкка, бер ягына жэябез, икенче ягы белэн каплыйбыз. Бер башыннан торэбез дэ беркетеп куябыз. Шулай ике олеш камырны да жэеп эченэ фарш тутырып, жыеп чыгабыз.
Табада май кыздырып башта суганны аннары кишерне салып кыздырабыз. Ахырдан томат пастасы остибез. Бэрэнгене эрчеп зуррак кисэклэргэ турыйбыз, тоз белэн бутыйбыз. Соныннан суганлы кишер остенэ салып чыгабыз. Бэрэнге остенэ мантыйларны тезэбез. Мантыйлар кумелерлек итеп су яки шулпа салабыз. Сурэн утта 35-40 минут пешерэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Нектарин хэм йогурт белэн десерт

Кирэк була:
Желатин - 20гр.
Су - 100мл.
Эремчек - 50гр.
Шикэр комы - 100гр.
Йогурт (яки каймак) - 300гр.
Нектарин - 2шт. (башка торле жилэк-жимеш тэ ярый)

Желатинга су салып 10 минутка калдырып торабыз.
Савытта эремчек, йогурт, шикэр комын кушып блендер ярдэмендэ болгатабыз. Соныннан желатинны да кушабыз. Нектаринны вак итеп турап алар янына салабыз. Барысын бергэ яхшылап болгаткач, контейнерга салып 2 сэгатькэ суыткычка куябыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Төче камырдан алма бэлеше

Кирэк була:
Камыр очен:
Кефир - 1ст.
Сыек май - 2а.к.
Уксус белэн сундерелгэн сода - 1б.к.
Шикэр комы - 2а.к.
Йомырка - 1шт.
Тоз чеметеп
Он кирэгенчэ

Эчлек очен:
Алма - 5-6шт.
Крахмал - 2а.к.
Шикэр комы - 4а.к.
Ак май - 3а.к.

Камыр очен барлык ингредиентларны кушып кирэгенчэ он салып йомшак камыр басабыз. Камыр ял иткэн арада эчлек эзерлибез.
Уртача зулыктагы алмаларны эрчеп, эчлэрен алабыз хэм угычтан уабыз.
Камырны ике олешкэ, берсе зуррак, берсе кечерэк, булэбез. Зур олешен майланган табага жэябез. Кырыйларын кутэртеп калдырабыз. Уылган алманы яхшылап жэябез, остенэ крахмал, шикэр комы сибеп чыгабыз. Ак майны эретеп салабыз. Икенче олеш камырны остенэ жэеп кырыйларын богэбез. 250 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. 15 минуттан остен майлап жибэрэбез. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Санберри жилэгеннэн кайнатма

Кирэк була:
Санберри жилэге - 1кг.
Шикэр комы - 1кг.
Су - 1ст.
Эфлисун - 1шт.

Бу узенчэлекле жимеш беренче карлар тошкэч кенэ олгерэ. Кеше организмы очен бик файдалы булуы белэн аерылып тора ул.
Санберри жилэгеннэн кайнатма ясау очен ин элек жилэклэрне яхшылап чистартабыз хэм кайнар су белэн юабыз. Аерым кастрюльда суга шикэр комы остэп, сироп кайнатабыз. Сироп кайнап чыккач жилэклэрне салабыз. Кайнап чыгуга сурэн утта болгатып торып 5 минут кайнатабыз да сундереп куябыз. Суынып беткэч тагын утка куеп кайнатып чыгарып 5 минут тотабыз. Оченче тапкыр утка куйганда эфлисунны юып, иттарткычтан чыгарып кушабыз. Кайнап чыккач 10 минут тотабыз хэм сундереп банкага тутырып куябыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

Показано 20 последних публикаций.