"Мине кешегә сөйләп йөрисең, дип нахак бәла якты"
Җырчы Гөлнара Тимерҗанова белән әңгәмәдән өзек:⬇️
– Бүген артистлар арасында дустанә мөнәсәбәт сакланамы?
– Эч серемне бер-ике артистка гына сөйли алам. Аның беренчесе – Резидә Шәрәфиева. Сирәк кенә кунакларга да йөрешкәнебез бар. Мин аңа тулысынча ачыла алам. Тагын бер җырчы дустым бар иде. Ләкин дуслыгыбыз бетте. Ул аңа үзе гаепле. Бик талантлы артист иде. Кем икәнен әйтмим, үзе белә. Аның тормышында авыр вакытлар, күңел төшенкелегенә бирелгән чагы да күп булды. Гел ярдәм сорап шалтырата иде. Бөтен эшне кырык якка ташлап килеп җитә идем. Соңрак “син мине кешегә сөйләп йөрисең” дип нахак бәла якты.
"Акчарлак", 49 сан, 2023 ел.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.