"Башта ирене, аннан үзе керә..."
Ләйсән Лотфуллинаны макияж һәм чәч ясатырга өйгә чакырдым. Бер чемодан косметика белән килеп тә керде, менә дигән итеп бизән дереп, Казанның икенче ягына чыгып та йөгерде ул. Аның Казан үзәгендә “ЛейЛу” дигән студиясе бар, шунда хатын-кызларны баштан аяк никахка әзерли икән. Мине бизәндергән арада эше турында сөйләшеп алдык.
– Син ТМТВ каналында җырчыларны бизәндергәнсең. Татар эстрадасы җырчылары матур бизәнәме?
– Безнең эстрада бу яктан бик артта. Бер-берсеннән күрәләр дә, “миңа да шуның кебек яса” дип фотосын күрсәтәләр. Үз йөзен булдырган, аерылып торырга теләгән җырчылар бездә сирәк. Һәр визажистның үз почеркы бар, без бер-беребезнең эшен таныйбыз. Исемнәрен язмыйк, 3-4 җырчы, гомумән, бер визажистка йөри. Шуңа аларның күзләре дә, йөзләре дә бертөсле. Аларга кешене кабатламыйча, үз креатив юлларын табарга киңәш итәр идем.
Язманы "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 45 саныннан укыгыз.
Автор – Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.