Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу


Channel's geo and language: Kyrgyzstan, Kyrgyz
Category: Religion


«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу.
https://youtube.com/@dinebez_islam

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Kyrgyzstan, Kyrgyz
Category
Religion
Statistics
Posts filter


Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатуху
Кадерле дин кардәшләребез, Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу мәҗлесен 10 минутка кичектерәбез ин шәә Аллаһ.


Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатуху
Кадерле дин кардәшләребез, иртәгә Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу мәҗлесе сәгать 7 үткәреләчәк ин шәә Аллаһ.




٢٩٦ - عن عقبة بن عامر الجهني مرفوعا: «إن مسابكم هذه وليست بمساب على أحد وإنما أنتم ولد آدم طف الصاع لم تملئوه ليس لأحد على أحد فضل إلا بدين أو عمل صالح حسب الرجل أن يكون فاحشا بذيا بخيلا جبانا». («الصحيحة» ١٠٣٨).

296 — Гукба ибн Гамрдан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:
"Чынлыкта, сезнең нәсел-нәсебегез берни дә тормый. Сез бары тик Адәм балалары, якынча бер-берегез белән барыгыз да бертигез. Һәм динле булудан һәм яхшы гамәлгә ия булудан кала берегез дә дәрәҗәсе белән аерылып тормый. Кешегә гөнаһлы булыр өчен әшәке, кабахәт сүзле, саран, куркак булу да җитә"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 1038.


.


٢٩٥ - عن حذيفة بن اليمان عن النبي صلى الله عليه وسلم قال: «إن المؤمن إذا لقي المؤمن فسلم عليه وأخذ بيده فصافحه تناثرت خطاياهما كما يتناثر ورق الشجر». («الصحيحة» ٢٦٩٢، ٥٢٦).

295 — Хузейфадан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Бер мөэмин кешесе икенчесе белән очрашканда аны кул биреп сәламләсә (ягъни "Әссәләмү гәләйкүм" дип әйтсә), аларның гөнаһлары агачтан яфраклар коелган шикелле коелыр"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 2692 и 526.




٢٩٤ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «إن لكل شيء سيدا، وإن سيد المجالس قبالة القبلة». («الصحيحة» ٢٦٤٥).

294 — Әбү хурайрадан хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Чынлыкта, һәрбер гамәлнең яхшырагы бар. Һәм мәҗлеснең иң яхшы урыны –кешеләрнең кыйблага таба карап утыру урыны"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 2645.




٢٩٣ - عن أبي هريرة أنه سمع رسول الله صلى الله عليه وسلم يقول: «إن العبد ليتكلم بالكلمة ما يتبين فيها، يزل بها في النار أبعد ما بين المشرق والمغرب». («الصحيحة» ٥٤٠).

293 — Әбү хурайрадан хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Чынлыкта, Аллаһның берәр бәндәсе мәгънәсенә төшенмичә ниндидер сүзләр сөйли һәм шул сүзләре өчен ул көнчыгыштан алып көнбатыш арасыннан да ераграк булган тирәнлеккә Җәһәннәмгә төшеп китә"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 540.




٢٩٢ - عن عبد الله مرفوعا: «إن السلام اسم من أسماء الله وضعه الله في الأرض، فأفشوه فيكم، فإن الرجل إذا سلم على قوم فردوا عليه كان له عليهم فضل درجة لأنه ذكرهم، فإن لم يردوا عليه رد عليه من هو خير منهم وأطيب». («الصحيحة» ١٦٠٧).

292 — Габдуллаһтан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Чынлыкта, Сәлам – ул Аллаһ тарафыннан җирдә билгеләнгән Аллаһ исемнәренең берсе. Бер-берегез арасында сәлам таратыгыз. Берәр кеше берәр халыкка сәлам бирә икән һәм әгәр ул кешеләр аның сәламенә җавап бирсәләр, беренчесенең дәрәҗәсе өстенрәк булыр, чөнки ул аларга Аллаһ турында исләренә төшерде. Һәм берәр кеше сәлам биреп, аңа җавап бирмәсәләр дә, ул борчылмасын, чөнки аның сәламенә кешеләрдән яхшырак һәм хәерлерәк булган затлар җавап бирә"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 1607.


Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатуху
Кадерле дин кардәшләребез, иртәгә Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу мәҗлесе сәгать 7 үткәреләчәк ин шәә Аллаһ.




٢٩١ - عن أنس قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «إن السلام اسم من أسماء الله تعالى وضعه في الأرض، فأفشوا السلام بينكم». («الصحيحة» ١٨٤).

291 — Әнәстән хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Чынлыкта, Сәлам – ул Аллаһ тарафыннан җирдә билгеләнгән Аллаһ исемнәренең берсе. Шуңа күрә бер-берегез арасында сәлам таратыгыз".

📚Силсилә әс-Сахихә, 184.




٢٩٠ - عن بلال بن الحارث المزني أن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: «إن الرجل ليتكلم بالكلمة من رضوان الله ما كان يظن أن تبلغ ما بلغت يكتب الله له بها رضوانه إلى يوم يلقاه وإن الرجل ليتكلم بالكلمة من سخط الله ما كان يظن أن تبلغ ما بلغت يكتب الله له بها سخطه إلى يوم يلقاه». («الصحيحة» ٨٨٨).

290 — Биләл ибн Хәрис әл-Мүзәнидән хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Кайвакыт кеше Аллаһ риза булган ниндидер сүзләр сөйли, һәм Аллаһ шушы сүзләре өчен аны нинди дәрәҗәгә күтәргәнен уйлап та карамый. Һәм шушы сүзләре өчен Аллаһ Үзенең ризалыгын Кыямәт көненә кадәр язып куя. Һәм киресенчә, кайвакыт кеше Аллаһ яратмаган гөнаһлы сүзләр сөйли, һәм шушы сүзләре сәбәпле Аллаһ никадәр нәфрәтләнгәнен уйлап та карамый. Һәм шул сүзләре өчен Аллаһ аңа Үзенең ачуын Кыямәт көненә кадәр язып куя".

📚Силсилә әс-Сахихә, 888




٢٨٩ - عن جندب أن رسول الله صلى الله عليه وسلم حدث: «إن رجلا قال: والله لا يغفر الله لفلان، وإن الله قال: من ذا الذي يتألى علي أن لا أغفر لفلان؟! فإني قد غفرت لفلان، وأحبطت عملك. أو كما قال». («الصحيحة» ١٦٨٥).

289 — Дҗундубтан хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Бер кеше әйткән: "Аллаһ белән ант итәм, Аллаһ бу кешене кичермәс". Шунда Аллаһ әйтә: "Мин фәлән кешенең гөнаһларын кичермәсмен дип Минем исемем белән ант итүче кем ул? Чынлыкта, Мин ул кешенең гөнаһларын кичердем, ә синең яхшы гамәлләреңне юкка чыгардым".

📚Силсилә әс-Сахихә, 1685



20 last posts shown.