Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп


Channel's geo and language: Kyrgyzstan, Kyrgyz
Category: Education



Channel's geo and language
Kyrgyzstan, Kyrgyz
Category
Education
Statistics
Posts filter


📚Россиядә тарих дәресен балалар бакчасы программасына кертергә мөмкиннәр.

Бу хакта РФ Президентының гуманитар өлкәдәге дәүләт сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Николай Овсиенко төбәк тарихы дәреслекләрен эшләү буенча конференциядә белдерде.


Фикерләрегез? 🔽🔽🔽

@magarifgaile


Каз өмәсе йоласында катнашканыгыз бармы? ⬇️⬇️⬇️
Poll
  •   Әйе
  •   Бер дә катнашканым юк
  •   Үземнең вариант (комментарийларда)
9 votes


🪿21 декабрь көнне Казанның “Туган авылым” комплексында “Каз өмәсе” ярминкәсе узачак.

Ярминкә программасында милли уеннар һәм бүләкләр, кулинар остаханәләр каралган.

Түбәндәге карточкаларда каз өмәсе йоласы тарихы белән таныштырдык
🔽🔽🔽

@magarifgaile


🚌 2025 елда Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 45 сумга җитәргә мөмкин. Акчалата түләгәндә билет бәясе 45 сумны, ә банк картасын кулланганда 43 сумны тәшкил итәргә мөмкин.

Тулырак: https://magarif-uku.ru/news/headlines/kazanda-amagat-transportynda-ioru-baiase-45-sumga-itarga-momkin

@magarifgaile


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
📎Узган атна ахырында мөмкинлекләре чикле балалар өчен әнә шундый тылсымлы да, мәрһәмәтле дә чыршы бәйрәм узды “Туган авылым” комплексында.

– Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле балаларга багышлап хәйрия чарасы оештыру күркәм гадәткә әверелде. Инде берничә ел рәттән шушы сабыйларны җыеп, күңелләрен күрергә тырышабыз. Бу эштә бегә Halal market күчмә хәләл ярминкәләр җитәкчесе Габдрафикова Гүзәл Илфат кызы һәм “Туган авылым” рестораны директоры Радик Абдрахманов ярдәмгә килә. Аларга шушы изге эшләрендә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә, – дип сөйли бу чараны оештыручы ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы, Казандагы 183 балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Абдуллина Рүзилә Вәгыйзь кызы. 

📍Тулырак: https://magarif-uku.ru/news/headlines/momkinleklare-cikle-bulsa-da-salatlare-ciksez


🕰️ Җәйге каникулдан соң уку чорына күнегү процессы җырларда гына бәхетле була шул. Ирекле җәйдән соң кире мәктәпкә кайту бала өчен зур стресс (укытучы өчен дә дип өстәп куясы килә). Бу этапны бала өчен ничек җиңеләйтергә? Шул сорауга багышланган биш киңәш.

1. Йокы туйдыру, спорт күнекмәләре, дөрес туклану

Баладан югары билгеләр, искиткеч уңышлар таләп итәр алдыннан, аның төп ихтыяҗларын белү сорала.

👉🏻 Дәвамы: https://magarif-uku.ru/news/news/maktap-rezimyna-kucu


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
🔖Дуслар, 2024 ел ахырына якынлаша. Димәк, бик тиздән «Мәгариф» самовары» акциясе җиңүчеләрен игълан итәчәкбез! Катнашмаган булсагыз, әле өлгерәсез.

Бүләкләрдән: электр самовары, термокружка, чәй һәм бал төрләре һәм башка бүләкләр.

✔️Таләпләр:

– П2433 индексы буенча «Мәгариф» һәм « Гаилә һәм мәктәп» журналларын берләштергән комплектка ярты елга язылырга;

–  язылу квитанциясен фотога төшереп, шәхси мәгълүматларыгыз (исем-фамилиягез, адресыгыз, телефоныгыз) белән бергә редакция адресына юллагыз.

➡️Тулырак: https://magarif-uku.ru/news/contest_tt/magarif-samovary-akciiasenda-katnasyp-bulaklar-ot


Дүшәмбе белән! Кызыклы яңалыкларга сылтамаларны калдырабыз:

🔵 Студентлар транспортта йөрүгә грант алачак

https://magarif-uku.ru/news/headlines/studentlar-transportta-ioruga-grant-alacak

🔵Тәртип өчен билге куя башларга мөмкиннәр

https://magarif-uku.ru/news/don_it_miss_it/tartip-ocen-bilge-kuia-baslarga-momkinnar

🔵 «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2024 ел сезоны җиңүчесенә 200 мең сум тапшыралачак

https://magarif-uku.ru/news/headlines/aida-saiart-tatar-kvn-ligasynyn-2024-el-sezony-inucesena-200-men-sum-tapsyralaca

🔵«Кукмара итекләре» фестивале беренче тапкыр ике көндә узачак

https://magarif-uku.ru/news/headlines/kukmara-iteklare-festivale-berence-tapkyr-ike-konda-uzacak

🔵Илдәге беренче үзмәшгульләр фестивале Казанда узачак

https://magarif-uku.ru/news/don_it_miss_it/ildage-berence-uzmasgullar-festivale-kazanda-uzacak


💯 Гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокукы үсеше советы утырышында мәктәп укучыларының тәртибе өчен билге куя башлау тәкъдимен керттеләр.

Владимир Путин әлеге тәкъдим белән килеште һәм тәртип өчен билге кабат журналларга әйләнеп кайта калса, аның башка фәннәр белән бер дәрәҗәдә булырга тиешлеген ассызыклады.


Фикерләрегез? Сезнеңчә тәртип өчен билге кую кирәкме? ⬇️

https://magarif-uku.ru/news/don_it_miss_it/tartip-ocen-bilge-kuia-baslarga-momkinnar


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
🌙 Мәчкәрәдә сәүдәгәр Үтәмешев мәчетенә кабаттан ай куелды

Кукмара районының Мәчкәрә авылы Совет чорына кадәр үк иң укымышлы һәм эшкә оста халык яшәгән төбәк буларак тарихка кереп калган. Алар арасында Үтәмешевләр укымышлы, оста сәүдәгәрләр һәм җитештерү тармагын үстерүдә зур өлеш керткән нәсел буларак аерым урын алып тора.

Кукмара мөхтәсибәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов мәчет, аны төзеткән Габдулла Үтәмешев һәм аның нәселенә бәйле истәлекләре белән уртаклашты, Коръән аятьләре укылган арада, осталар мәчет манарасына кабат ярымайны беркетеп тә куйды.

📨Укырга: https://magarif-uku.ru/news/news/mackarada-saudagar-utamesev-macetena-kabatttan-ai-kueldy


🎷 Ильяс Камал Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе булып сайланды

https://magarif-uku.ru/news/headlines/ilias-kamal-tatarstan-kompozitorlar-berlege-raise


Илдәге беренче үзмәшгульләр фестивале Казанда узачак

Программада — үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе, Мәскәүнең «Трикстер» театрыннан «Умка» Яңа ел спектаклен күрсәтү, танылган «Комнаты культуры» төркеме чыгышы каралган.

➡️Тулырак: https://magarif-uku.ru/news/don_it_miss_it/ildage-berence-uzmasgullar-festivale-kazanda-uzacak


Ә хәзер интерактив вакыты! 💗

Татар теле лексикасында озын сүзләр дә урын алып тора. Әйдәгез бергәләп аларны искә төшерик әле ⬇️

Без башлыйбыз: канәгатьләндерелмәгәнлегегездән
👀👀👀👀👀👀👀👀👀👀👀👀


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
🔘Профессор, педагогия фәннәре докторы, Татарстанның атказан укытучысы һәм фән эшлеклесе Фираз Харисов «Мәгариф» журналына язылырга киңәш итә.

Исегезгә төшерәбез: бүген журналга ташламалы бәядән язылырга әле өлгерәсез! ⬇️

📍Язылу вариантлары:

— «Татарстан почтасы»ның теләсә кайсы бүлекчәсендә;

—Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль порталында;

— «Мәгариф» журналы сайты аша;

— Альтернатив рәвештә редакциядә.


Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин күкрәктән чыккан бәрхет тавышка ия. Чын ирләр тавышы белән җырлаучы сәхнәдә һәм иҗатта гына түгел, ә гаилә башлыгы буларак та күпләргә үрнәк булып тора. Хатыны Юлия белән тормыш арбасын бергә җигелеп тарталар, бер-берләрен тулыландырып, өч бала тәрбиялиләр.

«Утыздан узып, һаман сайланып йөргән дусларымны күрәм дә, ярый әле вакытында башлы-күзле булганмын икән, дип сөенеп туя алмыйм».


⬇️Укырга: https://magarif-uku.ru/news/news/gaila-tugannar-gyna-tugel-duslar-da-ul


🩷Дуслар, исегезгә төшерәбез:
2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр киләсе яртыеллкка «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына ташламалы бәядән язылырга мөмкин.

📎Безнең журналларга түбәндәге ысуллар белән язылырга мөмкин:

— «Татарстан почтасы»ның теләсә кайсы бүлекчәсендә;

—Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль порталында;

— «Мәгариф» журналы сайты аша;

— Альтернатив рәвештә редакциядә.


📎Татарстан Республикасы Милли музее филиалы, Ш.Камал мемориаль фатиры, татар әдәбияты тарихы музеенда татар шагыйре ЗакирРәмиевнең 165 еллыгына багышланган «Кайгылы / Сагышлы» күргәзмәсе ачыла.

«Күргәзмә шагыйрьнең төрле якларын ача: бу -туган җиргә булган мәхәббәт тә, үткән яшьлексагышы
да, киләчәк революциянең котылгысызкатастрофасын аңлау да, – дип сөйли татар китабыйорты мөдире Айдар Шәйхин.


📌Тулырак мәгълүмат: https://magarif-uku.ru/news/headlines/tatar-kitaby-iortynda-sagysly-dardemand


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
📖Яңа Кенәр мәктәбендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ренат Абянов, «Читай» нәшрият йорты директоры Илшат Сәләхетдинов һәм «Мәгариф» журналы редакциясе журналистлары белән очрашу узды.

Уку йорты бу көнне балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Алар үз чиратында да килгән кунакларга осталыкларын күрсәтми калмады.

Л. Хәкимова җитәкчелегендәге «Ләйсән» бию берләшмәсенә һәм А. Сәмигуллина җитәкчелегендәге «Инструменталь ансамбль» берләшмәсенә йөрүче балаларның чыгышы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.

🖇️Тулырак безнең сайтта:

https://magarif-uku.ru/news/news/magariflelar-iana-kenar-maktabenda


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
«Мәгариф» журналының декабрь саны дөнья күрде!

Бу санда:

❄️Мәктәпләрдә яңа электрон мәгариф. Үзгәрештән файда булдымы?

❄️ Гөлия Мусина: “Эшнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш”.

❄️ Гарәп теленнән БДИ. Кара көчләр һәм Хеллоуин. Мөселман уку йортлары мөгаллимнәре җыенында ни сөйләштеләр?

❄️ Азнакай гимназиясенең үз чишмәсе булачак

❄️ Традицияләргә тугъры Татфак

❄️ Адымнар” ашханәсе ничек Россиядә танылды?

❄️ Авыл укытучысының күңел серләре

❄️ Дизайнер кәттә һөнәр

❄️ Хатын-кыз киеме – гаилә дәрәҗәсе

❄️ Әлифбаның үткән һәм бүгенгесе

❄️ Анализ результатов ЕГЭ – 2024 по русскому языку и основные изменения на 2025 год

❄️ Робототехника для развития речи дошкольника


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Ә сез Яңа елга әзерләнә башладыгызмы инде? 🎄

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе бәйрәм символы булган чыршыны бизәп өлгерде.

❤️ – без дә бизәдек
🙈 – иртә бит әле
😎 – без чыршы куймыйбыз

20 last posts shown.