ШӘГЪБАН АЕНДА НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘРГӘ❓
Фазыйләтле шәгъбан ае дәвам итә, аны мөмкин кадәр файдалы уздырырга тырышырга кирәк. Бу ай – Рамазанга яхшылап әзерләнү өчен менә дигән форсат!
❗️УРАЗА ТОТАРГА: шәгъбан аенда өстәмә уразалар тоту бик тә саваплы булып тора.
❗️Моннан тыш иртәгә кич - 13еннән 14нче февраль төнендә БӘРАӘТ КИЧӘСЕ БУЛАЧАК. Иртәгәсе төнне өстәмә намазлар укып, салаватлар әйтеп, Аллаһыны искә алып, Коръән укып уздыру дөрес булыр.
______Уразага әзерләнер өчен исә, түбәндәгеләрне алдан кайгыртырга кирәк:
🔸 Сәламәтлегебезне кайгыртырга: теш табибына барабыз; авырсак, ураза хакында табиб белән киңәшләшәбез һ.б.
🔸 Ураза кагыйдәләрен искә төшерергә: гаиләбез белән махсус китаплар/мәкаләләр укыйбыз, бигрәк тә уразаны боза торган хәлләргә игътибарлы булабыз.
🔸 Шул рәвешле үк Коръән уку, нәфел намазлар, дини китаплар укуны, мәчетләргә тәравихларга йөрүне планлаштырабыз.
Әлеге язманы якыныгызга җибәрергә онытмагыз📲 Шәгъбан аен файдалы үткәрик!👍🏻😊
#Тукаймәхалләсе
@tukay_mahallya