🎀
Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан «Апуш» татар балалар театр студиясе аның мирасын яңарта – «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итә. 7 һәм 24 февраль көннәрендә 16.00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе «Әбүгалисина» мюзиклын күрсәтәчәк.
Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы
Алмаз Сабирҗанов,
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, сәхнә теле укытучысы
Гүзәл Шакирова, «ШАЯН ТВ» телеканалының музыкаль мөхәррире, вокал укытучысы
Наилә Закирова, Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе, сәхнә хәрәкәте укытучысы
Миләүшә Гыйльметдинова әзерләде.
📸Спектакльнең инсценировка авторы –
Айгөл Әхмәтгалиева, музыкасын
Зөлфәт Вәлиуллин, җырларга шигырьләрне шагыйрә
Гөлүсә Батталова иҗат итте.
Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Ут рәссамы – Дмитрий Солопов. Музыкаль мөхәррир, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов. Спектакльнең режиссеры – студия җитәкчесе
Алия Фәйзрахманова 🔻
@magarifgaile