Бар ул, беләм, ялгыз моңланганнар,
Сагышларда ялгыз янганнар;
Үз насыйбын – җаны теләгәнне
Көтеп-көтеп, ялгыз калганнар.
Юктыр димим парлар кавышканда
Сиздермичә яшен сөрткәннәр;
Так яраткан өчен, язмышына
Җан түрендә рәнҗү йөрткәннәр.
Азмы әллә үзе парлы булып,
Ялгызлыкта гомер иткәннәр!
Сез алардан күпкә бәхетлерәк,
Гомер буе тиңен көткәннәр.
Кызганмагыз, дисез, ник кызганыйм,
Бәхетле без, дисез, ышанам.
Сабырлыкка сезнең мин таң калам,
Горурлыкка сезнең сокланам.
( Сания Әхмәтҗанова)
Сагышларда ялгыз янганнар;
Үз насыйбын – җаны теләгәнне
Көтеп-көтеп, ялгыз калганнар.
Юктыр димим парлар кавышканда
Сиздермичә яшен сөрткәннәр;
Так яраткан өчен, язмышына
Җан түрендә рәнҗү йөрткәннәр.
Азмы әллә үзе парлы булып,
Ялгызлыкта гомер иткәннәр!
Сез алардан күпкә бәхетлерәк,
Гомер буе тиңен көткәннәр.
Кызганмагыз, дисез, ник кызганыйм,
Бәхетле без, дисез, ышанам.
Сабырлыкка сезнең мин таң калам,
Горурлыкка сезнең сокланам.
( Сания Әхмәтҗанова)