Эфлисунлы кексКирэк була:
Эфлисун - 1шт.
Йомырка - 3шт.
Шикэр комы - 3/4ст.
Он - 1/2ст.
Разрыхлитель -1/2б.к.
Ванилин чеметеп
Йозем жимеше - 3/4ст.
Эфлисунны яхшылап юабыз, кабыгы белэн сулы кастрюльга салабыз, утка куябыз. Кайнап чыгуга 5 минут тоткач уттан алабыз, суын сыгабыз, эфлисунны суытабыз.
Йомырка белэн шикэр комын кушып купергэнче болгатабыз, шуна разрыхлитель, ванилин, илэп он кушабыз.
Эфлисунны турап блендерга салабыз, пюрега эйлэнгэнче изэбез хэм камырга кушабыз.
Йозем жимешен юып киптерэбез хэм ин ахырдан гына камырга кушабыз.
Табага пергамент кэгазе жэябез. Камырны агызабыз хэм 180 градуска хэтле кызган духовкага 45 минутка тыгабыз. Пешкэнлеген зубочистка белэн тикшерэбез. Табынга суынгач бирэбез. Шикэр пудрасы белэн бизэргэ дэ момкин. Чэйлэрегез тэмле булсын!
@tamle_receptlar