Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу


Гео и язык канала: Киргизия, Киргизский
Категория: Религия


«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу.
https://youtube.com/@dinebez_islam

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Киргизия, Киргизский
Категория
Религия
Статистика
Фильтр публикаций


https://t.me/jlalilvagaz
Аллах тэгалэ рэхмэте белэн татар телендэ Телеграмм да яңа канал ачылды. Биредэ татар телендэгенэ Жомга вагазлэре, угет насихат, дэреслэр хэм башка файдалы насихатьлэр булыр Аллахы тэгалэ ярдэме белэн.




١٦٥ - عن أبي هريرة عن النبي صلى الله عليه وسلم قال: «ما عمل ابن آدم شيئا أفضل من الصلاة، وصلاح ذات البين، وخلق حسن». («الصحيحة» ٣٣٨٣).

165 —Абу һурайрадан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Намаз укудан, кешеләр арасын төзәтүдән һәм яхшы холыктан да яхшырак Адәм баласы кылган гамәл юк".

📚Силсилә әс-Сахихә, 1448.




١٦٤ - عن جابر: أدن رجلاً أتى النبي صلى الله عليه وسلم فقال: إن لفلان في حائطي عِذقاً، وانه قد آذاني وشق علي مكان عذقه، فأرسل إليه النبي صلى الله عليه وسلم فقال: بعني عذقك الذي في حائط فلان. قال: لا. قال: فهبه لي. قال: قال: لا. قال: فبعنيه بعذق في الجنة. قال: لا. فقال صلى الله عليه وسلم: «ما رأيت الذي هو أبخل منك؛ إلا الذي يبخل بالسلام». («الصحيحة» ٣٣٨٣).


164 — Дҗәбирдән хәбәр ителә: "Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ янына бер кеше килеп: "Чынлыкта, минем бакчамда фәлән-фәлән кешенең бер пальма ботагы бар, ул ботак миңа авырлык китерә һәм комачаулый",- дип әйтте. Һәм Пәйгамбәребез ﷺ шул ботакның хуҗасына кеше җибәреп аны үз янына китерттерде һәм әйтте: "Шундый-шундый кешенең бакчасында булган пальма ботагын сат миңа". Ул: "Юк",- дип әйтте. "Алай булгач миңа аны бүләк ит!",- диде Пәйгамбәребез ﷺ. Хуҗа: "Юк",-дип җавап кайтара. "Бу ботагыңны миңа Җәннәттәге агачка алмаштырып бир",- диде. Хуҗа кеше шуннан соң да: "Юк",-дип җавап бирә. "Сәлам бирмәүче кешедән кала синнән дә саранрак кеше күргәнем юк!",- дип әйтә Пәйгамбәребез ﷺ ".

📚Силсилә әс-Сахихә 3383.




١٦٣ - عن عبد الله بن مسعود قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ما تَعُدُّون الرَّقُوب فيكم؟» قال: قلنا: الذي لا يولدُ له. قالَ: «ليسَ ذاكَ بالرّقُوبِ، ولكنّه الرّجلُ الذي لم يقدِّم من ولده شيئاً». قال: «فما تعدُّون الصُّرَعةَ فيكُم؟» قال: قلنا: الذي لا يصرَعُه الرجِال. قال: «ليسَ بذلكَ، ولكنّه الذي يملِكُ نفسهُ عند الغَضَبِ». («الصحيحة» ٣٤٠٦).


163 — Габдуллаһ ибн Масгүттән хәбәр ителә: "Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ сәхәбәләреннән сорады: "Сезнең арада булганнардан нәсел-нәсәпсез кеше кем ул?". "Балалары булмаган кеше",- дип җавап кайтардылар алар. Пәйгамбәребез ﷺ : «Нәсел-нәсәпсез [баласыз] кеше ул баласы булмаган кеше түгел, чынлыкта, баласыз – ул шулдыр ки, кем үзенең булган баласын әзерләп куймаган [ягъни бер баласы да үлмәгән]. Сезнең арада иң көчлесе кем дип уйлыйсыз?",- дип сорау бирде. "Иң көчлесе шулдыр ки, кемне кешеләр җиңә алмыйлар", - дип җавап кайтардылар. Пәйгамбәребез ﷺ : "Юк, кешеләрнең иң көчлесе кешеләрне җиңүче түгел, ә ачуын тотып калган кеше",- дип әйтте".

📚Силсилә әс-Сахихә, 3406.




١٦٢ - عن عائشة قالت: كان إذا بلغه عن الرجل شيء لم يقل: «ما بال فلان يقول»، ولكن يقول: «ما بال أقوام يقولون كذا وكذا؟!». («الصحيحة» ٢٠٦٤).

162 — Гаишәдән хәбәр ителә: "Әгәр Пәйгамбәребезгә ﷺ берәр кеше турында начар хәбәр җиткерсәләр(ягъни шулай-шулай әйтте дип), ул: "Нигә фәлән-фәлән кеше шулай дип әйтә",- дип әйтми иде, ә "Нигә кайбер кешеләр шулай-шулай әйтәләр икән",- дип әйтә иде".

📚Силсилә әс-Сахихә, 2064.


Хөрмәтле дин кардәшләребез!
🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷
Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйбыз. Аллаһ сездән дә бездән дә кабул итсен.
Аллаһ барлык хата-кимчелекләребезне гафу итеп безне барчабызны да Җәннәткә кертсен.🌸🌸🌸🌸🌸🌸




١٦١ - عن عبيد الله بن معمر أن رسول الله صلى الله عليه وسلم، قال: «ما أعطي أهل بيت الرفق إلا نفعهم ولا منعوه إلا ضرهم». («الصحيحة» ٩٤٢).

161 — Гүбәйдуллаһ ибн Мәгмәрдән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Әгәр берәр гаиләгә йомшаклык бирелсә, ул аларга һичшиксез файда гына китерәчәк. Һәм әгәр алар йомшаклыктан мәхрүм булсалар, бу аларга бары тик зыян гына итәчәк".

Силсилә әс-Сахиха, 942.




١٦٠ - عن عائشة قالت: ما أظنُّ فلاناً وفلاناً يَعْرِفانِ من دِينِنا [الذي نحن عليه] شيئاً. زاد ابن عفير: قال الليث: كانا رجلين منافقين. وزاد يحيى في أوله: دخل عليَّ النبي صلى الله عليه وسلم يوماً، وقال: «ما أظنُّ فلاناً وفلاناً يَعْرِفانِ من دِينِنا [الذي نحن عليه] شيئاً». («الصحيحة» ٣٠٧٧).

160 — Гаишә әйтте: "Мин шул һәм шул кеше диннән [без инанган] нидер беләләрдер дип уйламыйм", һәм ибн Гуфәйр өстәп әйтә: "әл-Ләйс әйтте: "Ул ике кеше мөнәфыйклар булдылар". Яхья [хәдиснең бер риваятьчесе] өстәп әйтте: "Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ минем яныма кереп әйтте: "Мин шул ике кеше безнең динебездән нидер беләләр дип уйламыйм"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 3077.




١٥٩ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ما استكبر من أكل معه خادمه وركب الحمار بالأسواق واعتقل الشاة فحلبها». («الصحيحة» ٢٢١٨).

159 — Әбү һурайрадан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Үзенең хезмәтчесе белән бергә утырып ашаган, ишәккә атланып базарларда йөргән, сарыгын бәйләп куеп аны савучы кеше тәкәббер булмый"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 2218




١٥٨ - عن أبي الأعور عن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: «ما أخافُ على أُمّتِي إلا ثلاثاً: شُحٌّ مُطاعٌ، وهوىً متَّبعٌ، وإمامُ ضلالٍ». («الصحيحة» ٣٢٣٧).

158 — Әбү әл-Әгүрадан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:
"Үз өммәтем өчен шушы гамәлләрдән дә курыккан гамәл юк, һәм алар: кешеләр аңа буйсынучы саранлык, кешеләр аның артыннан иярүче һәвәслек һәм кешеләрне адаштыручы имам".

📚Силсилә әс-Сахихә, 3237.




١٥٧ - عن أنس: أن النبي صلى الله عليه وسلم رأى نخامة في قبلة المسجد، فغضب حتى احمر وجهه، فجاءته امرأة من الأنصار فحكتها، وجعلت مكانها خلوقاً، فقال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ما أحسن هذا!» («الصحيحة» ٣٠٥٠).

157 — Әнәстән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ мәчеттә кыйбла юнәлешендә кемдер төкереп киткәнен күрә[ягъни төкерек күрә], моны күргәч ул ﷺ бик каты явызлана, хәтта аның бите кызарып килә. Шуннан соң ансарлардан булган бер хатын килеп бу төкерекне сөртә [ягъни бу урынны чистарта],һәм шул урынга хуш исле май сөртә. Һәм бу хәлне күреп Пәйгамбәребез ﷺ : "Нинди күркәм гамәл бу!",- дип әйтә".
📚Силсилә әс-Сахихә, 3050.

Показано 20 последних публикаций.