Акчарлак газетасы


Kanal geosi va tili: Qirg‘iziston, Qirg‘izcha


Татар сәнгатен, авыл тормышын, социаль проблемаларны яктыртабыз🗞
Иң күп укыла торган газеталарның берсе😉
Зарлы телефон рубрикасы өчен сорауларыгызны @AkcharlakBot юллагыз.
Язылу индексы – П2497/П3304

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Kanal geosi va tili
Qirg‘iziston, Qirg‘izcha
Statistika
Postlar filtri


Гөлназ Гафурова: "Телевизордан күренеп тормасаң, халык югалта"

Сәхнә кешесенә артык тыйнаклык бәлки килешеп тә бетми торгандыр. Чәчрәп торган әрсезләр армиясе артында югалып калу куркынычы янарга мөмкин. Әмма “Тәфтиләү” көйләрен сузган, репертуарында моңлы итеп “Бәхет кошым”ны башкарган кешегә борчылыр урын юктыр. Казан шәһәр филармониясе солисты, җырчы, педагог Гөлназ Гафурованы үзен дә, ире Вәли Фазлиәхмәтовны да тамашачы ничек яратканын беләбез.

– Син хис белән яшисеңме, акыл беләнме?
– Хәзер акыл белән йөрәкне килеш­терәм инде. 19 яшемдә кияүгә чыктым, анда хисләргә бирелеп иремнең башын катыра идем. Икебез дә эмоциональ, кызу идек. Хәзер алай түгел, юк­-бар конфликтларга вакыт та, теләк тә юк...Безнең иҗаттан тыш тагын бер зур эшебез бар: өй яңартабыз. Вәли төзелештә эшли бит. Ремонтны яңартыйк әле, дисәм: “Миңа яңа йорт төзүе җайлырак”, – ди. Шул сүзне эләктереп алам да... Нәтиҗәдә, без өченче йорт алыштырдык инде...

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 5 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Санаулы көннәр калып бара! "АЙФАРА" концертлары Казанда⚡️☺️
Комиссиясез билетлар +7 937 771-03-50 телефоны буенча


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Эльмира Флүн сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Шалтыратуларыгызны көтеп калабыз 🥰


"Бер-бер артлы киттеләр..."

Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында гомер итүче Мөслимә Галиәскәрова улы һәм кияве өчен ут йотып яши, үзе онкология белән авырый...

Мөслимә ханым “Зарлы телефон”га шалтыратты. “Улым Артур Шәмгунов мобилизациягә эләкте, – дип башлады ул сүзен. – Ялгызы гына улы Рамилне үстерә иде. Шуннан соң баланы миңа бирделәр, мин аның опекуны, ләкин бушка карыйм. Опека һәм попечительлек бүлеге “безвозмездно” дигән карар чыгарды. Ни өчен шулай – әле дә аңлап бетермим. Химиотерапия, нурланыш алдым. Киләчәктә минем белән ни булмас? Улымны фронттан кайтаруларын сорап күп хатлар яздык, депутатларга да мөрәҗәгать иттек, районның хәрби комиссариаты да бернәрсә эшли алмады, улымны кайтармыйлар. Киленне ана булу хокукыннан мәхрүм иттеләр. Киявемнең дүрт баласы бар, ул да мобилизациягә эләкте...”

Язманы "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 5 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН.

Беренче фотода – Мөслимә ханымның улы Артур.
Икенче фотода – Мөслимә ханым оныгы белән.


Исән булса, бүген аңа 60 яшь тулган булыр иде...
Рухың тыныч, урының җәннәттә булсын, Габдерәхимебез🤲🤲🤲


ТНВ”дан китә

“ТНВ”да “Таяну ноктасы”н алып барган Луиза Закирова үзенең телевидениедән китүе турында хәбәр итте: “Мин китәм... 18 ел. 6570 көн. Ярты гомер. Ә бәлки, күбрәктер дә. Эш, кешеләр, ялгышулар, түбән төшүләр һәм күтәрелүләр турында нәрсә беләм – боларның барысына да “ТНВ”да өйрәндем. Әлеге телекомпания өем, университетым һәм көзгем иде. Мин биредә үземне эзли, таба һәм яңадан югалта идем. Хәзер китәргә карар кылдым. Нигә?
Соңгы елларда мине бер хис җибәр­мәде. Яраткан аяк киемегездән үскәнне аңлагач, нәрсә кичерәсез? Ул әлегә кадәр матур, уңайлы, мөһим очрашулар турында искә төшереп тора. Ләкин элеккегечә утырмый. Менә мин дә телевидениедә үземне шулай хис итә башладым. Мин бушлыкка китмим. Хыялларым, проектларым, планнарым бар. Иң мөһиме – теләк бар. Әйе, миңа бу адымны ясау куркыныч. Ләкин мин хәзер ирек тоям".


"Болгар кызлары" триосы җитәкчесе, солисты Айгөл Зәйнуллина кияүгә чыккан🙏💐

Айгөлнең беренче никахы ни сәбәпле таркалганын күпләрегез беләдер. Моңа кадәр ул ялгызы ике улын үстерә иде. Айгөлгә бәхет, тигезлек, матур һәм тыныч тормыш телибез🤲

#акчарлакгазетасы
#айгөлзәйнуллина
#болгаркызлары


Илнур Зарипов: "Егермешәр сыерчык оясы ясап куям"

Һәр авылның да андый кешесе бардыр – агачтан нәрсә телисең, шуны ясап бирә! Кукмара районы Ядегәр авылында яшәүче Илнур Зарипов та килгән кешене борып җибәрә белми. Сыерчык оясы кирәк булса да, җимлек артыннан да, урындык, ләхет такталарына да Зарипов капкасын ачып керә авылдашлары. Алай гына түгел, “Илнурның сыерчык оясы” дигән сүз әллә кайларга барып җиткән инде, “сарафан радиосы” тиз эшли.
– Ясаган эшләрегезне күпмедән сатасыз?
...

Язманы "Акчарлак"ның 5 февральдә чыгачак яңа 5 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.


"Тавыш та, тормыш та үзгәрә"

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, тенор-альтино – уникаль тавыш иясе Георгий Ибушев белән репетицияләр арасында филармониядә, җырчының эш бүлмәсендә күрештек.

– Минем әти Мифодий. Авылда аның исемен әйтә алмаганнар, “Мипук” дип йөргәннәр башта. Аннары кушаматыбыз Нипук булып калган. “Бәчинкә”, “Санка”, “Кучтрай”, “Биктәш”ләр дә күп авылда, ул кушамат фамилия кебек иярә бит. Мин төпчек бала, әни 47 яшендә бишенче итеп алып кайткан. Әти “Евгений Онегин”ның татарчага тәрҗемәсен
укып илһамланган да миңа исемне Евгений дип кушарга уйлаган. Туганнар шул хакта ишеткәч: “И­и­и, Нипук, шундый исем буламыни? Баланы “Җубаный” дип йөртерләр, кит әле”, – диләр икән. Әтинең шундый нык ачуы килгән, хәтта 20 сентябрьдә туган балага исемне 20 октябрьдә генә яздырган...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 29 январь көнне чыккан 4 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.


“Шаярыр алдыннан уйлагыз”

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова белән бәйрәм вакытында күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта ул үзе сөйли: “Без кичә бәйрәмдә булдык, – ди алып баручы. – Чәй, торт чыгардылар. Мин өстәл янына килдем, урындыкка утырмакчы идем. Шул вакытта бер дустыбыз минем артымнан урындыкны тартып алды һәм гөрселдәп идәнгә егылдым. Сул як белән идәнгә барып төштем, ул як катты һәм җибәрми. Эчтә мускул тартылдымы, нәрсә булгандыр. Миндә үпкә хисе туды. Нишләп мин? Нишләп минем урындык? Мин аның үзеннән дә миллион тапкыр сорадым. Ул миллион тапкыр гафу үтенде, өйгә чәчәкләр белән килде. Бу хәлне бөтен кеше күреп торды. Аңлыйм: кеше бераз эчкән. Үзе дә аңламастан шаяртырга булган. Әмма мин билемә барып төшкән булсам? Бала көтә торган чагым булса? Бәлки, умыртка баганасы белән проблемалар бардыр?... Шаярыр алдыннан миллион тапкыр уйлагыз”.

#гөлназшәрипҗанова
#акчарлакгазетасы


Кемнәрне таныйсыз?)

Фото - Зөфәр Хәйретдинов.

#зөфәрхәйретдинов
#акчарлакгазетасы


Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов беренче никахтан булган улы белән күрешкән👏

Бер көн элек Ришат самолетта: "Минем бүген бик шатлыклы көн. Улым Искәндәр белән күрешергә очам, Аллаһ боерса", – дип видео төшереп куйган иде.

#ришатфазлыйәхмәтов


КОТЛЫЙБЫЗ👏

Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, опера җырчысы, музыкант, дирижер Айдар Фәйзрахмановка бүген 70 яшь тулган! Котлыйбыз💐

#айдарфәйзрахманов
#котлыйбыз


"Бер-ике көн салкын торса, балык әйбәт эләгә"

Берәүләр иртәләрен тәмләп йоклап ятканда, икенчеләр авыр-авыр киемнәрен, букчаларын асып, сулыкларга ашыга. Кама Тамагында яшәүче Илнар Сабитов та кыш җитүен түземсезлек белән көтә. Кармак салу аңа үзенә бер ләззәт бирсә, дистәләрчә чакрым җәяү йөреп сәламәтлеген яхшырта, туйганчы саф һава сулау мөмкинлеге дә әле бу! Район үзәгендә Илнарның балыкчылар өчен кибете дә бар. Соңгы елларда кар машинасында килгән кунакларны Идел буенча кармак салырга да йөртә...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 4 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Әлеге видеоны Буа районыннан газета укучыбыз Фәһим Гыйләҗетдинов җибәрде һәм Буа шикәр заводы тирәсендәге хәлләр, андагы очы-кырые күренмәгән чират хакында сөйләде, "январь бетә, узган елгы уңышны – чөгендерләрне кабул итү менә шулай бара" диде.

Бу турыда "Акчарлак"ның киләсе саннарыннан укыгыз.


"Кайчак бер-берсенең туган көннәрен бутыйм"

Музыкант, баянчы, композитор Ринат Вәлиев язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көненең икенче кичендә, 9 мартта дөньяга килгән. Ишле гаиләдә 15нче төпчек бала була ул. Казанга моннан 35 ел элек Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы, Грибаново авылыннан килеп төпләнә. Тамашачы мәхәббәтен тиз яулый. Татарстанның атказанган артисты белән төрле темаларны колачлап сөйләштек.

– Сезнең өч онык үсеп килә. Дәү әти статусын йөртү рәхәтме?
– Кайчак “бабай” дип эндәшсәләр, әллә ничек булып китә. “Дәү әти” дип әйтегез дим. Әле үземне һич кенә дә бабай итеп хис итмим...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 4 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.


Сәлимҗанга буш җир табылырмы?

Узган елның август аенда редакциябезгә Теләче якларыннан зар килде. Алан авылыннан бер ханым: “Авылыбызның уртасына диярлек таҗиклар килеп урнашты. Алар күпләп мал-туар асрый. Санын белгән кеше юк. Мал башлары белән бергә үзләре
арта бара. Туганнары кайтты, хәзер бергә яшиләр. Авылдагы искә, чебенгә түзеп булмый. Мал-туардан чыккан пычракны ерак түгел җиргә генә түгәләр. Үзләре урамга чыгып, акырып-бакырып сөйләшеп йөри. Рәхәт тә, матур да түгел. Үз хуҗалыгыңны
ферма итеп буламы?” – дип шалтыраткан иде.

2025 елның январь ае, кемдер һаман зарлана. “Сезгә җәй аенда ук авыл башлыгы участок бүленеп бирелде, дип җавап биргән. Алайса, нишләп маллар һаман ишегалдында? Тагын яман искә тончыгып яшисе буламы? Кыш булса да килә әле ул ис”, – дип шалтыратты бер ир.

Теләче якларына чыгып киттек.

Язманы "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак 4 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН


"Әнисенекеме, әллә әтисенекеме?" – ди Гүзәл Уразова. Гүзәл һәм Илдар төпчек кызлары Ариана белән😍

#акчарлакгазетасы
#гүзәлуразова
#илдархәкимов


Алсинә һәм Фрунзе Хәйретдиновлар "Акчарлак"ны әнә шулай бергәләп укый😍👏

#акчарлакгазетасы


Җырчы Ильмира Нәгыймованы таныдыгызмы?) Әнә бу яктагысы😉

#ильмиранәгыймова

20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.