Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп


Kanal geosi va tili: Qirg‘iziston, Qirg‘izcha
Toifa: Ta’lim



Kanal geosi va tili
Qirg‘iziston, Qirg‘izcha
Statistika
Postlar filtri


🔖Бүген миграция кануннарындагы үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы буенча миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев катнашты.

— Татарстан мигрантлар саны буенча топ-5 регионга керә. Хәзерге вакытта республикада легаль рәвештә 99 мең мигрант яши, аларның 22 меңенең илдә озак вакыт торуга яки биредә яшәүгә рөхсәте бар, — дип билгеләп үтте Марат Галиев.


📎Спикер сүзләренчә, мигрантларның яртысы илгә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру, ә 18% белем алу максатыннан килә.

@magarifgaile


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish


🎀Кадерле гүзәл затларыбыз, сезне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!

Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез. Балкуыгыздан туктамагыз❤️

Иптәшләр Татарлар х Гаилә һәм мәктәп




Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова dan repost
Сегодня день рождения журнала «Магариф».
Журнал активно участвует в формировании передовой педагогической мысли, освещении актуальных вопросов образовательного и воспитательного процесса.

«Мәгариф» татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашуда мөнбәр ролен үти.

Хөрмәтле редакция! Туган көнегез белән! Хезмәттәшлек өчен рәхмәт ♥️!


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
📚Әлеге музей мөдире Фәридә Мортазина музей тарихы, экспонатлары хакында сөйләде.

Шунысы игътибарга лаек: Фәридә Гафиулловна музей белән 27 ел җитәкчелек итә. Ул — үз эшенең чын остасы: эксурсияләрне мавыктыргыч итеп үткәрә, 10 меңнән артык экспонат хакында да тәфсилләп сөйли ала диярлек.

@magarifgaile


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Лаештагы 1 нче мәктәп директоры, хезмәт укытучысы  Эльмира Ирфан кызы Абетдинованы  укучылары белән  биредә (Р.Державин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда) очратуыбыз да очраклы түгел иде.

Бу уңайдан ул фикерләре белән уртаклашты.

@magarifgaile


📚Лаештагы Г.Р.Державин исемендәге туган якны өйрәнү музее – республикабызда экспонатларга иң бай музейханәләрнең берсе.

Монда борынгы чорлардан алып бүгенге көнгә чаклы сакланып калган табигый һәм кеше кулы ясаган бик күп әйберләр белән хозурланырга, Лаеш җире, анда яшәгән халыклар, күренекле шәхес  Державин хакында бик күп материаллар белән танышырга була. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән туристлар   даими агылып тора. Мәктәп укучылары өчен музейханә төрле предметлар буенча өйрәнү мәйданчыгы да әле.

@magarifgaile


📚Мартның беренче атнасында Милли китапханәдә бай чаралар программасын әзерләгәннәр.

Кунакларны мода турында лекцияләр, дизайнерлар белән очрашулар һәм квестлар көтә. Барлык вакыйгалар да бушлай, әмма катнашу өчен алдан ук китапханә сайтында теркәлергә кирәк.

— Пәнҗешәмбе, 6 мартта,
17:00 дә «Актуальная мода 2025 года – о стилях в одежде и не только» мастер- классы
башлана. Катнашучылар якындагы биш елга төп тенденцияләр, шулай ук киемдә төрле стильләрне ничек яраштыру турында беләчәк.

— 19:00 дә модельер һәм дизайнер Екатерина Борисова белән очрашу узачак, ул үз бренды өчен кием коллекцияләрен генә түгел, ә театрлар өчен костюмнар да булдыра.

Шимбә, 8 мартта, 13:00 дә «Позывной «Победа» дигән мавыктыргыч квест старт ала (12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен). Катнашучылар маршрут кәгазе буенча (җиде этап) юл узачак. Аларны катлаулы биремнәр көтә: күзәтүчәнлеккә тест һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби аермаларны белү.

@magarifgaile


Бүген ТНВ каналының «Манзара» тапшыруында кунакта баш мөхәрриребез Гөлүсә Рәүф кызы Закирова булып кайтты 📺

Тапшыруда «Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль саны хакында сүз барды.

Кайдан карарга?
ТНВ-Татарстан каналында:
🕕10 март ~ 7:20 сәгатьтә

@magarifgaile


Типографиядә «Гаилә һәм мәктәп» журналының март саны басыла🥰

Көтәсезме инде?)

@magarifgaile


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
📚Февраль аенда “Мәгариф” журналы редакциясенә педагог, галимә-әдәбиятчы, дәреслекләр авторы Флера Ганиева килде.

Әтрафлы әңгәмә барышында Флера ханым мәктәпләрдә укыту, хәзерге вакытта югары белемнең дәрәҗәсе турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Интервьюдан өзекне карап үтәргә тәкъдим итәбез ⬆️ ⬆️ ⬆️

Профессор Флера Ганиева март аенда 85 яшьлеген бәйрәм итә. Олуг галимә белән саллы әңгәмә "Мәгариф" журналының апрель санында дөнья күрәчәк.

@magarifgaile




УТ ЯҢАЛЫК!!!

«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының март саны табадан гына төште!

🎀Тышлыкта — Казандагы 346 нчы балалар бакчасы
тәрбиячесе Эльвира Илфат кызы
СОЛТАНОВА
.

🌕«Мәгариф татар теле» журналының март ае саны «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында җиңү яулаган Казандагы 41 нче урта мәктәпнең татар теле тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина һәм узган ел Россия күләмендә беренче бишлеккә кергән 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова хакындагы язма белән башланып китә. Журнал укучыларыбыз аларның туган телдә тәрбия бирү, татар телен саклау юнәлешендә башкарган эшчәнлекләре белән даими кызыксынып тора. Халыкара туган телләр көне алдыннан алар ирешкән уңышлары, балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

🎀«Һөнәри тәҗрибә» рубрикасында алдынгы укытучыларыбызның «Дәресләрдә Каюм Насыйри хезмәтләрен куллану», «Уку грамоталылыгын формалаштыруда мнемотехника алымын куллану», «Пропп карталары ярдәмендә әкиятләр төзү» кебек кызыкы методик язмалары белән таныша аласыз. Моннан тыш, һәрвакыттагыча журналыбызда иң яхшы дәрес эшкәртмәләре дә бирелгән.

🌕Ә иң яхшы язма – Татар теленнән 2024 елгы дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре. Биредә филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты туган (татар) тел буенча предмет комиссиясе рәисе Гөлназ Мөгътәсимова дәүләт йомгаклау аттестациясе биремнәренең үтәлешенә җентекле анализ ясады.

Укырга: magarif-uku.ru


Татарстанда күпбалалы гаиләләргә түбәндәге социаль ярдәм чаралары каралган:

– 6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алуга ата-аналарның берсенә яисә аны алмаштыручы затка субсидия, аның күләме 2025 елда 171 сум тәшкил итә (2025 ел башыннан алучылар саны – 51 954);

- торак мәйданының ТР законнары белән билгеләнгән социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 30 % күләмендә субсидия;

– халык өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының 30 % күләмендә субсидия, ә үзәк җылылыгы булмаган йортларда яшәүче гаиләләр өчен – халыкка сату өчен билгеләнгән нормалар чикләрендә сатып алына торган ягулык хакыннан (2025 ел башыннан алучылар саны – 236 962);

– гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга укуларын тәмамлаганчыга кадәр, әмма иң күбе 23 яшькә җиткәнчегә кадәр генә, юл йөрү өчен айлык субсидия, аның күләме 2025 елда 384 сум тәшкил итә (2025 ел башыннан алучылар саны – 71 992).

@magarifgaile


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish


🔖Ана капиталы программасы - балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң зурысы. Әлеге программа Россиядә 2007 елдан бирле эшли. Башта ул икенче бала туганда бирелсә, 2020 елдан башлап беренче балалр өчен дә тәгаенләнә башлады.

Бүген Татмедиадага журналистлар белән очрашуга Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафинһәм Татарстанның Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.

📎ТР буенча Россия Социаль фонды бүлеге аналарга  балаларын шатландыру өчен күбрәк вакыт һәм мөмкинлекләр бирү өчен барысын да эшли. Быел Ана капиталы күләме 9,5% индексацияләнде. Хәзер беренче бала өчен атааналар 690 266,95 сум ала. Беренче балага ана капиталы алганна соң, икенче бала туганда өстәмә түләү 221 895,14 сумга арттырылды, - диде Эдуард Вафин.

Э.Вафин Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталын бер тапкыр гына рәсмиләштерелүен искә төшерде. Әгәр гаилә беренче яки икенче балага сертификат алмаган булса, ата-аналар аны өченче һәм аннан соңгы балаларга рәсмиләштерергә хокуклы.  Программа кагыйдәләре акчаны бер яки берничә юнәлешкә бүлеп куллану мөмкинлеген бирә.

@magarifgaile


🌷8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тинчурин театры бәйрәм спектакльләре күрсәтеләчәк (5-9 март көннәрендә).

Алар арасында — «Назлы кияү» — спектакль 126 нче тапкыр уйнала; «Алай түгел, болай ул», «Эх, алмагачлары!», «Туган-тумача», «Син бит минем бергенәм» куелышлары.

📎Фото: театр матбугат хезмәте

20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.