⚡️
Татарстанда «Без бергә»балалар халык иҗаты республика фестиваленең зона этаплары старт алды.
Беренче зона этаплары Арча һәм Сарман районнарында узды. Аларда республиканың Арча, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Түбән Кама, Баулы һәм Сарман районнарыннан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 1100 укучы катнашты.
🎀
Номинацияләр: халык вокалы, халык вокаль ансамбле, хореография, халык инструменталь ансамбле, нәфис сүз һәм театр иҗаты.
🌕
Махсус номинацияләр дә каралган: «Иҗади гаилә», «Иң яхшы күргәзмә экспозициясе» һәм «Осталар династиясе».
11 апрель – 5 май көннәрендә бәйгенең зона этабы Татарстанның җиде муниципаль берәмлегендә – Арча, Сарман, Әтнә, Яңа Чишмә, Чүпрәле, Менделеевск районнарында һәм Казан шәһәрендә узачак.
Фестиваль ноябрьдә зур гала-концерт һәм күргәзмә белән төгәлләнәчәк.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
@magarifgaile