Яныңда гөнаһлар эшләнмәсен, чөнки күзләрең белән күрә-күрә аларга гөнаһ, начар эш дип карамый башларсың
عَنْ أَبِي سَعِيدٍ الْخُدْرِيِّ، أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ: "مَنْ رَأَى مِنْكُمْ مُنْكَرًا فَلْيُغَيِّرْهُ بِيَدِهِ، فَإِنْ لَمْ يَسْتَطِعْ فَبِلِسَانِهِ، فَإِنْ لَمْ يَسْتَطِعْ فَبِقَلْبِهِ، وَذَلِكَ أَضْعَفُ الْإِيمَانِ".
«Сездән берегез нинди дә булса тыелган эшне күрсә, аны кулы белән төзәтсен; әгәр кулы белән булдыра алмаса, теле белән; әгәр моны да эшли алмаса, йөрәге белән моңа каршы булсын, әмма бу иманның иң көчсез күренеше».
"Мүснәд Әхмәд", 11460. Сахих Мөслим, 49. Сахих Ибне Хиббан, 1098.
Харам эшләгән кешеләргә җитди кисәтүләр ясагыз, начар гамәлләрдән кешеләр тыелсын.
#тукаймәхалләсе #тукай #әхлак #гөнаһ
https://t.me/tukay_mahallya