ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР


Kanal geosi va tili: Qirg‘iziston, Qirg‘izcha


✍️сотрудничество @elvira_admin

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Kanal geosi va tili
Qirg‘iziston, Qirg‘izcha
Statistika
Postlar filtri


Лаваш белэн кабымлык

Кирэк була:
Лаваш очен:
Кефир - 100гр.
Сыек май - 1а.к.
Тоз чеметеп
Чупрэ - 0,5б.к.
Он - 200гр.

Эчлек очен:
Колбаса - 100гр.
Помидор - 1шт.
Сыр - 50гр.
Майонез - 2а.к.

Йомырка - 2шт.

Бу кабымлык очен кибеттэн алынган тугэрэк лаваш та ярый. Узен пешергэне тэмлерэк була шул.
Булмэ температурасында торган кефирга сыек май, тоз, коры чупрэ кушып, он салып камыр басабыз. Кисэклэргэ булеп, хэрберсен жэеп тугэрэклэп кисэбез. Табага май салмыйча гына ике яклап пешереп алабыз. Кабымлык очен кузикмэклэр эзер.
Эчлек очен колбаса, помидорны шакмаклап турыйбыз, сырны уабыз. Барысын бергэ кушып майонез салып болгатабыз. Тэмлэткечлэр остэргэ дэ момкин.
Йомырканы сытабыз, бераз тоз остэп яхшылап туглыйбыз.
Лавашнын ярты ягына эчлек салабыз, икенче ягы белэн каплыйбыз. Йомыркага ике ягын да яхшылап манабыз хэм кызган табага салабыз. Икешэр минут ике яклап кызгач алабыз. Табынга кайнар килеш бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Ханума

Кирэк була:
Камыр очен:
Су - 0,5ст.
Йомырка - 2шт.
Сыек май - 1а.к.
Тоз тэменчэ
Он - 450-500гр.

Эчлек очен:
Ике торле фарш ите (тавык хэм угез итеннэн) - 600гр.
Суган - 1шт.
Тоз тэменчэ
Борыч тэменчэ
Тэмлэткечлэр тэменчэ

Подлива:
Суган - 2шт.
Кишер - 1шт.
Томат пастасы - 2а.к.
Кайнаган су яки шулпа - 1ст.

Жылымса суга йомырка сытабыз, сыек май салабыз, тоз остэп, он кушып камыр басабыз. Камыр ял иткэн арада эчлек эзерлибез.
Эчлек очен иттарткычтан чыгарылган ике торле итне бергэ кушып болгатабыз, кыздырып суган салабыз, тоз, борыч, тэмлэткечлэр остибез дэ яхшылап бутыйбыз.
Камырны ике олешкэ булэбез. Хэрберсен юка итеп жэеп эченэ эчлекне шулай ук юка итеп жэеп чыгабыз. Бер башыннан рулет кебек торэбез, икенче башын беркетеп чыгабыз. Табада суган белэн кишерне кыздырып, томат пастасы остибез. 5 минут сурэн утта тотабыз. Ахырдан торелгэн итле рулетларны табага куябыз. Кайнаган су яки шулпа остэп сурэн утта 40 минут пешерэбез. Табынга кискэлэп бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Кечкенэ пиццалар

Камыр очен:
Он - 500гр
Сот яки кефир - 200мл
Усемлек мае - 20 мл
Коры чупрэ - 5гр
Шикэр комы - 1б.к
Тоз - 0,5б.к.
Соус очен кетчуп хэм майонез кулланабыз.
Эчлек очен:
Колбаса яки сосискалар - 150-20гр
Суган - 1шт
Помидор - 2-3шт
Сыр - 150гр
Укроп белэн яшел суган кулланырга да була.

Бераз жылымса соткэ (кефир) тоз, шикэр комы, чупрэ кушып болгатабыз. Кутэрелсен очен 10-15 минутка калдырып торабыз. Соныннан усемлек мае хэм он кушып йомшак камыр басабыз. Аны жылы урынга 20 минутка куябыз. Камыр бераз кутэрелгэн арада эчлек очен колбаса яки сосисканы угычтан уабыз, суганны ярым божралап турыйбыз, помидорны тугэрэклэргэ кисэбез.
Камырны берничэ кисэклэргэ булэбез хэм рэсемдэ курсэтелгэн зурлыкта хэрберсеннэн жэем жэеп табага тезэбез. Жэемнэр остенэ кетчуп сылыйбыз, колбаса жэябез, остенэ суган тезэбез дэ помидорлар белэн каплап куябыз. Анын остенэ майонез сеткасы ясап, бераз туралган яшел суган белэн укроп сибэбез хэм сонгы кат итеп сыр уабыз. Духовкага 200 градуска 20-25 минутка тыгып алабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Чиклэвекле рогаликлар

Кирэк була:
Камыр очен:
Шикэр комы - 50гр.
Ак май - 100гр.
Йомырка сарысы - 1шт.
Тоз - 1гр.
Ванилин - 1гр.
Кефир - 100гр.
Он - 250гр.
Сода - 5гр.

Эчлек очен:
Эстерхан чиклэвеге - 150гр.
Шикэр комы - 100гр.
Ак май - 25гр.
Йомырка агы - 1шт.

Камыр ясар очен бер савытта эрегэн ак май, кефир хэм йомырка сарысын кушып болгатабыз, икенче савытта он, шикэр комы, ванилин, сода хэм тозны. Ахырдан ике савытны берлэштереп камыр басабыз. Камырны пакетка салып суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек эзерлибез.
Ин беренче эш итеп эстерхан чиклэвеген духовкага тыгабыз, 15 минут кызарганчы тотабыз. Духовкадан алып бераз суытабыз, пычак белэн ваклыйбыз. Эретеп ак май, йомырка агы остэп барсын бергэ болгатабыз.
Камырны суыткычтан алып жэябез, тигез булган очпочмакларга кисеп чыгабыз. Кин олешенэ эчлек салабыз. Рулет кебек торэбез. Башын ачылып китмэстэн беркетэбез. 200 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Каклы кэнфитлэр

Кирэк була:
Как - 1жэем
Кайнаган сгущёнка - 0,5 банка
Ак май - 30гр.
Эстерхан чиклэвеге - 100гр.

Бу рецепт очен без ойдэ ясалган как кулландык. Какны берчама зурлыкта турап иттарткыч аша чыгарабыз. Кайнаган сгущёнка, эрегэн ак май кушып барсын бергэ яхшылап болгатабыз. Уртача зурлыкта шарчыклар ясыйбыз. Хэрбер шарчыкны угычтан яки блендер белэн вакланган эстерхан чиклэвегендэ эвэлибез. Савытка тезэ барабыз, бераз суыткычка куеп торабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Ике катлы пирог (творог хэм варенье)

Камыр очен кирэк була:
Атланмай - 200гр (1 пачка)
Йомырка - 1шт
Шикэр комы - 2а.к.
Тоз пычак очы белэн
Разрыхлитель - 10гр
Ванилин-10гр
Он 3-4 ст.

Эчлек очен:
Джем яки варенье (безнен очракта мангодан джем) - 300гр
Эремчек - 1 пачка
Шикэр комы - 3а.к.
Йомырка - 1шт
Каймак - 2а.к.

Бер пачка йомшарган атланмайны ярты олеш он белэн уабыз, шуна шикэр комы хэм ванилин кушабыз. Йомырка сытып туглыйбыз, калган олеш онны, тоз хэм разрыхлитель кушып йомшак камыр басабыз. Камырны ике олешкэ булэбез, берсе зуррак берсе кечкенэрэк итеп. Кечкенэ олешен 30 минутка суыткычнын морозильник олешенэ куеп торабыз.
Камыр ял иткэн арада эчлек ясап куябыз. Эремчек, йомырка, шикэр комы, каймакны блендерга салып барысын да бутыйбыз. Бик сыек булмаган эчлек килеп чыгарга тиеш.
Табаны бераз майлыйбыз хэм безнен камырнын зуррак олешен табага кырыйларына да менеп торырлык итеп жэябез. Телэге булган кеше табага пергамент кэгазен жэя ала. Джемны камыр остенэ агызабыз, куерак булса кашык белэн жэеп тигезлибез ботен табага. Джем остенэ эремчектэн ясалган эчлекне шулай ук салып тигезлибез. Морозильниктан камырнын калган олешен алып, угыч аша таба остенэ уабыз. Духовканы алдан жибэреп кыздырып куябыз хэм 180 градуста узебезнен пирогны 25-30 минут пешерэбез. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Алмалы рулетлар

Рулет камыры очен безгэ кирэк була :
Йомырка - 2 шт.
Шикэр комы - 2 а.к.
Лимон кабыгы уып (цедра)
Тоз пычак очында
Творог - 200 гр.
Усемлек мае - 70 мл.
Он - 300-350 гр.
Разрыхлитель - 1 ч.к.

Эчлек очен кирэк була:
Алма - 3-4 шт.
Атланмай - 1 а.к.
Шикэр комы - 2 а.к.
Ярты лимон согы
Корица (телэге булган кешегэ) - 0.5 ч.к.

Савытка йомырка сытабыз, шуна чеметеп тоз, шикэр комы салып туглыйбыз. Лимоннын тышын угычнын кечкенэ тишегеннэн уабыз. Янадан творог хэм усемлек мае салып яхшы итеп туглыйбыз. Ахырдан он хэм разрыхлитель салып йомшак кына камыр басып куябыз. Камырны целлофан пакетка салырга яки холодильникка куеп торырга була, эчлек ясаган арада.
Эчлек очен алмаларнын кабыгын эрчибез хэм угычнын кечкенэ тишегеннэн уабыз. Табага атланмай салып кыздырабыз шуна уылган алмаларны салабыз. Остенэ шикэр комы салып бутыйбыз, лимон согы агызабыз, телэге булган кеше корица сала ала. Яхшылап туглыйбыз хэм табада алмадан буленеп чыккан сыеклык юкка чыкканчы кыздырабыз. Соныннан яссы савытка салып суытабыз.
Камырны ике олешкэ булэбез. Берсен алып 5 мм тирэсе калынлыкта тугэрэк жэймэ жэябез, аны 8 очпочмакларга булэбез. Очпочмакнын ин кырый олешенэ бер аш кашыгы эчлек салабыз, баш олешендэ пычак белэн озынча гына берничэ сызык кисеп жибэрэбез. Эчлекне каплап очпочмакны торэбез хэм майланган табаларга тезэ барабыз. Рулетларны духовкада 180 градуста 25-30 минут тирэсе пешерэбез. Пешеп чыгып рулетлар суынгач остенэ пудра сибеп жибэрергэ була. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Кабактан крем

Кирэк була:
Кабак - 200гр.
Он - 2а.к.
Ак май - 50гр.
Сот - 0,5ст.
Шикэр комы - 50гр.
Йомырка - 1шт.

Кабакны чистартабыз, тошлэрен алабыз. Шакмаклап турыйбыз хэм пешерэбез. Соныннан пюре итеп изэбез.
Кастрюльда он, йомырка, шикэр комы, сот хэм кабак пюресын кушып болгатабыз, утка куябыз. Кайнап чыккач сурэн утта 5-7 минут куерганчы тотабыз. Ак май остэп болгатып алабыз да уттан алып суытабыз. Крем эзер. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Шампиньон гомбэсеннэн шашлык

Кирэк була:
Шампиньон гомбэсе - 300гр.
Усемлек мае - 2а.к.
Соевый соус - 2а.к.
Лимон согы - 1б.к.
Паприка - 1б.к.
Сарымсак - 2тырнак
Укроп, тоз тэменчэ

Шампиньон гомбэлэрен юып корытабыз. Савытка салып, янына паприка, укроп, сарымсак, тоз салып болгатабыз. Аннары соевый соус, лимон согы остибез. Шулай ук яхшылап болгатабыз. 15-20 минутка каплап калдырып торабыз. Вакыт-вакыт бутап алабыз. Соныннан агач шпажкаларга тезеп табага яки формага куеп чыгабыз. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 20-25 минутка тыгабыз. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Бэрэнге шарчыклары

Кирэк була:
Бэрэнге - 1кг.
Он - 100гр.
Крахмал - 1,5а.к.
Йомырка сарысы - 4шт.
Тоз, борыч тэменчэ
Сухари - 100гр.
Усемлек мае кыздырырга
(Сарымсак хэм яшел тэмлэткечлэр телэк буенча салына)

Бэрэнгене эрчеп суга салып пешерэбез. Соныннан пюре итеп изэбез. Он, крахмал, тоз, борыч, йомырка сарысын кушып болгатабыз. Уртача зурлыкта шарлар эвэлибез. Аларны сухарида тэгэрэтеп кызган майга салабыз. Кызгылт тос кергэнче тотабыз. Бэрэнге шарчыкларын табынга узен генэ дэ яки берэр торле ит янына куеп бирергэ момкин. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Самса

Кирэк була:
Эзер катлы камыр - 1пакет
Тавык ите - 250гр.
Урдэк ите - 250гр.
Суган - 2шт.
Ак май - 60гр.
Йомырка - 1шт.
Тоз, борыч, укроп тэменчэ

Катлы камырны суыткычнын морозильник олешеннэн алдан алып куябыз. Бик артык та жебетмибез, эшлэргэ авыр була.
Урдэк хэм тавык итлэрен шакмаклап турыйбыз, шулай ук суганны да. Барысын бергэ кушып, тоз, борыч, укроп салып болгатабыз. 15-20 минутка калдырып торабыз.
Камырны жэябез, пычак белэн уртача зурлыкта шакмаклар кисеп чыгабыз. Шакмаклар эченэ эчлек салабыз хэм ак майны китеп остенэ куябыз. Дурт почмакны бергэ кушып кырыйларын богэбез. Пергамент кэгазе жэелгэн табага богелгэн ягын аска каратып тезэ барабыз. Соныннан йомырка сарысы белэн майлап чыгабыз. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Кабачкидан рулет

Кирэк була:
Кабачок - 2шт.
Йомырка - 3шт.
Тоз, борыч тэменчэ
Укроп
Эремчекле сыр

Кабачкиларны эрчеп угыч аша уабыз. Илэк аша яки кул белэн артык суын агызабыз. Тоз, борыч, йомырка остэп болгатабыз. Пергамент кэгазе жэелгэн табага агызып тигезлибез хэм 200 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Бераз суытабыз, эремчекле сыр ягабыз, укроп сибэбез дэ рулет итеп торэбез. Соныннан кискэлэп табынга куябыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Алмадан куе повидло

Кирэк була:
Чистартылган алма - 3,2кг.
Шикэр комы - 1,5-2кг.(алманын эчелегенэ карап)
Су - 100-200мл.(алманын сусыллыгына карап)
Лимон кислотасы - 0,5б.к.

Чистартылган алмаларны зур кастрюльга салабыз, су остэп кайнарга куябыз. Кайнап чыккач сурэн утта 40 минут кайнатабыз. Соныннан блендер белэн изэбез хэм илэк аша созэбез. Килеп чыккан алма пюресына шикэр комы кушып тагын кайнарга куябыз. Куерганчы 1,5 сэгать кайнатабыз. Стерильлэштерелгэн банкаларга тутырып каплап куябыз. Бик тэмле алма повидлосы эзер. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Урдэк хэм Тавык итеннэн өчпочмак

Камыр очен кирэк була:
Ряженка 4% (катык)- 200гр.
Йомырка - 1шт.
Усемлек мае - 1а.к.
Шикэр комы - 1а.к.
Тоз - 1ч.к.
Коры чупрэ - 1ч.к.
Он - 350-400гр.

Эчлек очен кирэк була:
Урдэк ите - 250гр.
Тавык ите - 250гр.
Бэрэнге - 6-7шт.
Суган - 1шт.
Тоз, борыч - тэменчэ.

Катыкны бераз гына жылытып алабыз хэм шикэр комы, тоз, чупрэ салып 15 минутка калдырып торабыз. Ул бераз кубеклэнэ, 15 минуттан сон ана йомырка, шикэр комы салып туглыйбыз да он кушып эче камыр басып куябыз. Камырны кабарып менсен очен 1 сэгатькэ калдырып торабыз.
Эчлек очен урдэк хэм тавык итен вак кына итеп турыйбыз, бэрэнге белэн суганны да шулай ук вак итеп турыйбыз. Барысын бергэ савытка салып, тоз, борыч остэп яхгшылап туглыйбыз.
Камыр кутэрелгэч кашык белэн алып зур булмаган шарчыклар эвэлибез. Аларны жэеп эчлек салып очпочмаклар богэбез. Аларны табага тезеп 180 - 200 градуслы духовкага 25-30 минутка пешерергэ тыгабыз. Духовкага тыгып 10-15 минут уткэч очпочмакларны алып ослэрен майлап жибэрэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Авылча шаурма

Кирэк була:
Лаваш очен:
Кефир - 1ст.
Сыек май - 2а.к.
Тоз тэменчэ
Чупрэ яки сода - 1б.к.
Он кирэгенчэ

Эчлек очен:
Ысланган тавык ите - 300гр.
Кэбестэ - 200гр.
Кызыл суган - 2шт.
Кореяча кишер - 100гр.
Помидор - 2шт.
Тоз, борыч тэменчэ
Уксус - 1а.к.
Кибет каймагы - 100мл.
Майонез - 2а.к.
Сарымсак - 2тырнак
Томат пастасы - 2а.к.
Сыек май кыздырырга

Шаурма очен лавашны кибетнекен кулланырга момкин. Безнен очракта узебез пешерэбез.
Кефирны алдан суыткычтан алып куябыз. Бераз жылынгач сыек май, тоз, чупрэ, он салып камыр басабыз. Камырны тигез кисэклэргэ булеп, хэрберсен жэябез, тэлинкэ куеп тигез итеп кисэбез. Хэм кызган табада ике ягын да пешереп алабыз.
Эчлек очен тавык итен турыйбыз, табага май салып кыздырырга куябыз. 10 минуттан анын янына вак яки озынча итеп туралган кэбестэне хэм кореяча кишерне салабыз. Барысын бергэ болгатып, тоз, борыч остэп тагын 10 минут сурэн утта тотабыз. Кызыл суганны ярым божралап турыйбыз, бер аш кашыгы кайнар су, уксус салып болгатып куябыз.
Соус очен майонез, кибет каймагы, томат пастасы хэм сарымсакны кушып болгатабыз.
Лавашнын ярты олешенэ кызган тавык итен салабыз, остенэ соус, маринадлы суган хэм урталай булеп юка итеп киселгэн помидор куябыз. Лавашнын икенче ягы белэн каплыйбыз. Кызган табага куеп ике ягын да кызартып алабыз. Безнен авылча шаурма эзер. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Эремчектэн кекслар

Кирэк була:
Йомырка - 2шт.
Шикэр комы - 0,5ст.
Ванилин - 1б.к.
Тоз чеметеп
Эремчек - 250гр.
Ак май - 120гр.
Разрыхлитель - 1б.к.
Он - 180гр.

Бу рецепт очен кибет эремчеге дэ йорт эремчеге дэ кулланырга момкин. Бары тик йорт эремчеге булса аны сито аша чыгарабыз, яки блендер белэн алдан изэбез.
Ак майны эретэбез. Аерым савытта йомырка белэн шикэр комын купертэбез. Ванилин, тоз, разрыхлитель остибез. Эремчекне дэ кушып жибэрэбез. Соныннан ак майны. Барысын да яхшылап болгаткач эз-эзлэп он салабыз. Он курсэтелгэн нормадан бераз эзрэк яки кубрэк булырга момкин. Барлык ингредиентлар да кушылып беткэч, камырны силикон формаларга салып чыгабыз. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Кексларнын ослэре кызарып киткэч алабыз. Суынгач шикэр пудрасы сибэргэ момкин. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Томатлы кыяр

Кирэк була:
Кыяр - 3кг.
Су - 125мл.
Уксус 9 % - 100мл.
Сыек май - 250мл.
Шикэр комы - 180гр.
Тоз - 1,5а.к.
Кетчуп (томат) - 250гр.
Кетчуп (чили) - 250гр.
Сарымсак - 2баш

Кастрюльга уксус, сыек май, шикэр комы, тоз хэм ике торле кетчупны салабыз да, яхшылап болгатып куябыз.
Кыярларны юып башларын кисэбез, озынча итеп дурткэ булэбез. Кыярлар бик озын булса аркылыга да кисэбез.
Кыярларны маринадка салып болгатабыз хэм утка куябыз. Кайнап чыккач капкач белэн каплап 25 минут сурэн утта пешерэбез. Соныннан угычтан уылган сарымсак кушып тагын 10 минут пешерэбез. Стерильлэштерелгэн банкаларга тутырып каплап куябыз. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Алмалы "оливье" салаты

Кирэк була:
Бэрэнге - 5шт.
Тозлы кыяр - 4шт.
Кишер - 1шт.
Йомырка - 2шт.
Тавык ите - 300гр.
Алма - 2шт.
Яшел борчак - 1банка
Майонез, тоз тэменчэ

Пешкэн кишер, бэрэнге, йомырканы шакмаклап турыйбыз. Тавык итен суда пешерэбез. Соныннан шулай ук шакмаклап турыйбыз. Тозлы кыяр белэн алма да турап салына, яшел борчакнын суын саркытып салабыз. Барысын бергэ тоз белэн майонез остэп болгатабыз. Табынга бераз суыткычта торганнан сон бирэбез. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Шоколадлы алма пирогы

Кирэк була:
Ак май - 60гр.
Йомырка - 1шт.
Кефир - 125мл.
Шикэр комы - 150гр.
Он - 180гр.
Какао - 45гр.
Разрыхлитель - 1б.к.
Сода - 0,5б.к.
Тоз чеметеп
Алма - 2шт.

Ак майны эретэбез, шуна йомырка, кефир, шикэр комын кушып яхшылап болгатабыз.
Аерым савытта он, какао, разрыхлитель, сода хэм тозны кушабыз.
Соныннан ике савыттагы ингредиентларны бергэ кушабыз.
Алмаларны эрчеп, шакмаклап турыйбыз. Шулай ук камырга кушабыз.
Форманы майлап сыек камырны агызабыз, тигезлибез. Хэм 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Пешкэнлеген зубочистка белэн тикшерэбез. Суынгач остенэ эретелгэн шоколад агызырга момкин. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Жульен (табада)

Кирэк була:
Тавык ите - 400гр.
Шампиньон гомбэсе - 300гр.
Суган - 100гр.
Куе сот (сливки) - 200мл.
Сыр - 150гр.
Сыек май - 2а.к.
Тоз, борыч тэменчэ

Тавык итен шакмаклап турыйбыз, табага бераз усемлек мае салып шунда кызыдырырга салабыз. 15 минут тирэсе кызгач суганны турап салабыз. Шампиньон гомбэсен уртача зурлыкта турыйбыз. Ярты сэгатьтэн сон аны да тавык янына салабыз. Анын суы чыга, суы кимегэч тоз, борыч остибез. 10 минутлап вакыт уткэч куе сот салабыз, яхшылап болгатабыз, капкач белэн каплап тагын 10 минут тотабыз. Бу арада сырны уабыз. Соныннан табанын капкачын ачып сыр сибэбез, укроп остэргэ момкин. Хэм 200 градуска хэтле жылытылган духовкага осте кызарганчы тыгып алабыз. Табынга яшел тэмлэткечлэр белэн бирергэ момкин. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar

20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.