ИЦ ТеләчеИнформ


Channel's geo and language: Kyrgyzstan, Kyrgyz


Теләче районы яңалыклары

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Kyrgyzstan, Kyrgyz
Statistics
Posts filter


Бүген Теләче авылында гомер итүче хезмәттәшебез Исмәгыйлова Наилә Габделхак кызының туган көне

Хөрмәтле Наилә Габделхаковна! Сезне, чын йөрәктән, туган көнегез белән тәбрик итәбез! Сезгә кояш нурларының җылысын, сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның чиксезен телибез! Тормыш юлдашың Хөсәен абый белән тигез, бәхетле тормышта , балалар һәм оныклар куанычы белән гомер итәргә язсын! Һәрвакыт шулай көләч йөзле, изге күңелле, мәңге яшь булып кал!
🌺Сабыр канатларын биргән Аллаһ сиңа
Гомер сукмакларын үткәндә.
Язсын әйдә шулай тормышларда бергә
Бәхетләргә сөенеп яшәргә.

Хөрмәт белән, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре.


Районда махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Гражданнардан түбәндәге әйберләр кабул ителә: озак саклана торган продуктлар ( тушёнка, печенье, вафли, кофе, кисель, консерва, куертылган сөт, чәй (чай в пакетиках) һәм башкалар), футболка, эш перчаткасы, носки, эчке киемнәр, кырыну станоклары, теш пастасы һәм щёткасы, дымлы сөлгеләр (влажные полотенца), газ баллоннары, бәдрәф кәгазе, медицина препаратлары (бигрәк тә нефопам!).

Теләчеләләр шулай ук хәйрия иганәләрен күрсәтеп ярдәм итә алалар. Акча күчерү өчен телефон номеры: 89870678797 (Фәнил Әхмәтвәлиев, сбербанк)

Гуманитар ярдәмне, район мәдәният йортында, Белова урамы, 5 йортта урнашкан штапта кабул итәләр.

Бөтен кирәкле әйберләр исемлеге сылтама аша рәсми сайтыбызда.


👏 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Ралиф Хәниф улы Низаметдиновка, 65 яшьлек юбилее уңаеннан, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен "Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре" дигән мактаулы исем һәм "Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале тапшырылды. Котлыйбыз!


Котлауларга бай Ифтар

Бүген «Хәкимова Ф.Т.» шәхси предприятиесенә караган «Маяк» кафесында авыл хуҗалыгы предприятиеләре иганәсенә чираттагы Ифтар мәҗлесе булды.
Тулырак: http://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/kotlaularga-bai-iftar


Госавтоинспекция призывает всех участников дорожного движения быть крайне внимательными на дорогах.

Основные рекомендации водителям при ухудшении погодных условий:
- необходимо заранее снижать скорость;
- выбирать безопасный режим движения – скорость должна соответствовать конкретным дорожным и метеорологическим условиям;
- отказаться от совершения резких манёвров и торможений;
- быть более внимательным при проезде пешеходных переходов, учитывая погодные условия и состояние проезжей части.

Будьте аккуратны и внимательны – это позволит обезопасить вас и окружающих!


Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәчәкбез?

Тулырак: http://tulachi.ru/news/v-respublike/mai-bairamnarenda-nica-kon-ial-itacakbez


Билетлар сатуда!


Бүген район хакимиятенең актлар залында, коррупция буенча, чираттагы киңәшмә узды.
Тулырак: http://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/korrupciia-buenca-cirattagy-kinasma-uzdy-1741592257


10 март – Архив хезмәткәрләре көне

Шушы өлкәдә эшләгән һәм бүгенге көндә дә тырышып хезмәт куючыларны котлыйбыз!

Унсигезенче гасырда Петр беренче архив эшен үзәкләштерү турындагы фәрманга кул куя. 2004 елдан бу көн ил календарендә истәлекле дата буларак урын алган. Заманча архив хезмәткәре, үз өлкәсендә генә квалифицияле белгеч булырга тиеш түгел, ул, шулай ук, үз эшенә ирешү өчен информацион компьютер технологияләре белән дә дөрес куллана белергә тиеш. Бу һөнәр хәзерге вакытта, тирән белем генә түгел, ә шулай ук тарихи белем, күп кенә юридик мәсьәләләр белән эшләргә, компьютер белүне таләп итә.


🌺 Язның иң беренче һәм иң күркәм бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Баландыш мәдәният йортында да бәйрәм чарасы булып узды. Матур, моңлы җырларга бай булган кичә күңелле уеннар белән үрелеп барды.
Залга җыелган гүзәл затларны Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин да котлап үтте. Ул авылдагы чараларда актив катнашучы хатын-кызларны рәхмәт хатлары белән бүләкләп, залда утырган һәркемне чәчәкләр белән куандырды. Шулай ук бәйрәм кичәсенә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең якыннары да чакырулы иде. Аларга авыл җирлеге башлыгы истәлекле бүләкләр тапшырды.


#иңшәпсыерчыкоясы бәйгесе дәвам итә

🐦‍⬛️ Әлеге фотоларны безгә Теләчедән балалар бакчасы тәрбиячесе Рәйлә Дәүләтшина юллады.
- Дәүләтшин Таһир ясый бу сыерчык ояларын. Гади генә итеп, күп итеп ясый аларны, соңыннан үзе үк агачларга элеп чыга ул аларны, – диде Рәйлә апа.

11 last posts shown.