ИЦ ТеләчеИнформ


Channel's geo and language: Kyrgyzstan, Kyrgyz


Теләче районы яңалыклары

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Kyrgyzstan, Kyrgyz
Statistics
Posts filter


Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
 
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.
 
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.
 
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
 
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.
 
Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot  или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00
 
#КонтрактМинобороныРТ


1 Октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан Алан авыл мәдәният йортларында матур бәйрәм чарасы узды - җирле үзешчән җырчы Сиринә Исмагилова , Ильдар Фазылҗанов, Гүзәлия Җамалиева , "Гөлләр "бию төркеме өлкәннәр өчен иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.

- Шулай ук бәйрәмгә килгән Хәдичә апа Хәйруллина , Рәшит абый Биккинин, Нурфия апа Хасанова башкаруындагы жыр-моңлы мизгелләр бәйрәмгә аерым ямь өстәде.
Бәйрәм чәй табыны артында барды, өлкәннәребез үзләренең яшьлек елларын искә алды, бер-берсе белән аралашты.
Бәйрәмебезнең иганәчесе  Фазылҗанов Илдар Фәрит улына һәм Фәттәхов Ислам Илшат улына олы рәхмәтләебезне җиткерәбез, - дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Гүзәлия Җамалиева.


Административ эш каралды

Теләче җәмәгать судында ГИБДД хезмәте төзегән 12.8 статьясының икенче бүлеге буенча бер административ эш каралды.

Укырга: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/administrativ-es-karaldy-1790940927


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Бу көннәрдә "Низамов М.Х." крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары бәрәңге уңышын җыя.

Әлеге эштә Илсур Фәттахов,  хуҗалыкның идарәчесе Фәнис Җәләлиев, бәрәңге алу агрегатында хезмәт куючы Фәнис Гарифуллин тырышып хезмәт куялар. Әлеге хуҗалык уңганнары калада узучы ярминкәләрдә дә, республика халкын бәрәңге продукциясе белән тәэмин итеп торалар.


Кичә, Питрәч районында, 2013 нче елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан "Альта" ачык җәмгыяте призларына көрәш ярышлары узды. Ярышта Азат Шәйхетдинов җитәкчелегендә "Теләче" спорт мәктәбе яшь көрәшчеләре дә катнашып кайтты.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- 30 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Камил Кашапов - 3 урын🥉
- 35 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Самат Аскаров - 1 урын🥇
- 40 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Альмир Галимҗанов - 1 урын🥇
- 60 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Ильяс Мараков - 3 урын🥉


Хәерле иртә!


Бүген "Киләчәк" яшьләр үзәгендә, Өлкәннәр декадасы уңаеннан, Миннебаев Раушан Гиниятулла улы  призына, Бильярд буенча турнир узды.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
🥇урын - Сабирҗан Хәкимов
🥈урын - Васил Исмагилов
🥉 урын - Каниф Сафин

Җиңүчеләрне котлыйбыз 👏👏👏


Административ эш каралды

Теләче җәмәгать судында ГИБДД хезмәте төзегән 12.8 статьясының беренче бүлеге буенча бер административ эш каралды.

Тулырак: http://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/administrativ-es-karaldy-1790940844




Кул көрәше буенча ярыш узды

2 октябрь көнне “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе, балалар сәламәтләндерү – белем бирү үзәге белән берлектә, 2014-2015, 2012-2013, 2009-2011 нче елгы егет-кызлар арасында кул көрәше буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды.

Җиңүчеләр исемлеге сылтама аша: http://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/kul-korase-buenca-iarys-uzdy




2 октябрь көнне, Шәтке авылында, өлкәннәр көне уңаеннан, авыл җирлеге, мәдәният һәм авылның фельдшер - акушерлык пункты хезмәткәрләре катнашында бәйрәм чарасы үткәрелде.
Оештыручылар чараны уздыруда булышкан иганәчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерә!


Forward from: Айрат Гилванович Фатхуллин
Казанда көзге ярминкәләр дәвам итә. Бүген дә Теләче районыннан килгән хуҗалыклар, фермерлар һәм авыл җирлекләре үзләре җитештергән продукция белән сату итә. Башкала халкы һәм кунаклары ит һәм кош ите, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, бәрәңге, яшелчә, он, шикәр, кондитер әйберләре һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала ала.
Ярминкәнең барышы белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаровта танышты һәм уңай бәя бирде.
Хуҗалыкларга, ярминкәгә йөрүчеләргә, сатучыларга транспорт чыгымнарын каплау өчен субсидияләр бирелә. Ярдәмнәре өчен авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт.

13 last posts shown.