Акчарлак газетасы


Channel's geo and language: Kyrgyzstan, Kyrgyz


Татар сәнгатен, авыл тормышын яктыртабыз🗞
Иң күп укыла торган газеталарның берсе😉
Зарлы телефон рубрикасы өчен сорауларыгызны @AkcharlakBot юллагыз.
Язылу индексы – П2497/П3304

Related channels

Channel's geo and language
Kyrgyzstan, Kyrgyz
Statistics
Posts filter


"БӨТЕНЛӘЙ БАШКА КЕШЕ БУЛЫР ИДЕМ"

Миләүшә ШӘЙХИСЛАМОВА (“Башкорт хуҗаби­кәсе” исеме белән та­нылган блогер):
– Әни университетта укыган чагында, мине өч айдан өч яшькә кадәр нәнәй белән картәтәй (әби­-бабай) карап үстергән. Аннан әти­-әни мине кире үзләре янына алган. Сигез яшькә кадәр алар белән яшәдем. Әмма гаилә тормышы озын гомерле булмады, аерылыштылар. Үзара мине бүлешү башлангач, тагын нәнәем белән картәтәй янына кайттым.
“Әти­-әни”, “тулы гаилә” дигән төшенчәләрне кияүгә чыккач кына аңладым...

Кечкенә балаларны әби-бабайга тәрбиягә кайтарып кую дөресме?
ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН ЯҢА 12 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Нәзилә ХУҖИНА.


"Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

Бүген 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Чулпан Гыйрфанова сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56


“Акчарлак”ның яңа 12 санында:

▪️Мәскәүнең “Крокус Сити Холл”ында булган теракт;
▪️“Ашны өйдә уздыру саваплырак”; “ифтаритетлар” һәм ифтар уздыручы блогерлар;
▪️ ЧВК "Вагнер" сугышчысына каршы Бөгелмәдә кузгатылган җинаять эше;
▪️"Журналист тикшерүе"ндә Лениногорск районының Бәкер авылы.

▪️"Зарлы телефон"да: Тәтеш районы Сөендек авылы белән Бидәңге авылы арасында юл бик начар; “ТНВ”да һәм “Болгар радиосы”нда "Яңалыклар" тапшыруын алып баручысы кая югалган? Пенсионерлар ипотекага фатир ала аламы? "Нишләп татарларга опера сәнгатендә урын тар икән?"

▪️Шулай ук: Алинә Шәрипҗанова белән әңгәмә; "Балалы солянка"дан репортаж; кечкенә балаларын әби-бабай тәрбиясенә кайтарып кую дөресме? – фикерләр барладык.


АЛИНӘ ШӘРИПҖАНОВА: "ӘТИНЕ ЕЛЛАР ҮТКӘЧ АҢЛАДЫМ ҺӘМ КИЧЕРДЕМ"

Аның озын чәче, бизәкле калфагы әллә каян күренеп тора. Җырлары да күбесенчә туган як, туган тел, туганлык турында. Чит төбәктә, катнаш гаиләдә туып үссә дә, саф татарча аралаша, җырлый ул. Милли җанлы, көчле тавышлы җырчы, Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова белән күрешеп, язмыш, гаилә, сәнгать турында сөйләштек.

– Әниегез үзегез белән бергә яши, дигән идегез. Ул Татарстанга кайчан күченде?

– 2005 елда Казанга бертуган энекәшем Радикны чакырдым. Бергә җырлый башладык, фатир “снимать”
итеп яшәдек. Әкренләп акча җыеп, әнине дә үзебезнең
янга чакырдык. Әни тегендәге йортны сатып, монда килде. Булган бар акчаны кушып, Биектау районы Калинин авылында кечкенә генә йорт алдык...

– Энегез Радик белән күп еллар аралашмыйсыз икән. Хәлләр үзгәр­мәдеме?

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 12 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.


"БЕЗ – БӘКЕР ЯТИМНӘРЕ"

Бер авыл җирлеге башлыгы миңа: “Халыкны әйтер идем инде, һаман бер балык башын чәйниләр. Һаман кибет, юл, медпункт сорыйлар”, – дигән иде. Бәлки... Ләкин аларның һәрберсенең үз “балык башы” бар. Әле дә нидер үзгәртергә теләп, шуңа ышанып яши инде авыл халкы. “Зарлы телефон”нарның берсенә Лениногорск районыннан Һәмдия исемле апа шалтыратып: “Ирем күрше авыл кибетенә ипигә барганда йөрәге тотып егылып калган”, – дип сөйләргә тотынган иде. Төпченә башлагач, “безнең ул авылда яшисе бар бит” дип телефонын куйды. Кыскасы, авырсалар – якында гына медпунктлары, ипи кирәк булса – кибетләре юк. Менә шуңа күрә чәйни алар “балык башын”.
Лениногорск районының Бәкер авылыннан да шундыйрак эчтәлектәге хат килеп төште...

...Соңгы вакытта авыл җирлеге башлыкларыннан зарланган хатлар күбәеп китте. Әллә халык активлашты, әллә авыл башлыклары сүлпән эшли башлады. Бу хакта авыл башлыгы Айрат Вәлиәхмәтов белән дә сөйләштек.

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 12 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Эльмира ФЛҮН.


"СЕЗОН КЫЗГАН ЧАКТА ИКЕ СӘГАТЬ КЕНӘ ЙОКЛЫЙБЫЗ"

Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында үзләре үстергән үсентеләрне сатучы гаилә белән таныштык. Заһимә һәм Вәяс Хәй­руллиннарны эзләп кергәндә, хуҗабикә күрше ахирәте белән ит эшкәртә иде. Вәяс абый өйдә юк. Биредә тырыш кешеләр яшәве әллә каян күренеп тора – өй эче заманча ремонтланган, матур, якты. Заһимә апа бу якларга ерактан – Пермь өлкәсенең Барда районыннан килен булып төшкән икән.

– Башта помидор үсентеләре саттык. Анысы өчен медпунктта эшләүче Рәфкыя апага рәхмәтле без. Аннан гел помидор үсентеләре ала идек. “Күбрәк итеп ал син аларны, Заһимә. Калганын сатарсың”, – диде ул бервакыт. Шулай итеп, помидор үсентеләрен үстереп, базарда сата башладык. Балалар да шулай эшләп үсте. Элек болай һәр үсентене стаканнарга утырту юк, бакча җирен полиэтилен белән каплап, шунда гына үстереп, җирдән генә йолкып алып сата идек.

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 12 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Чулпан ГЫЙРФАНОВА.


"КҮН КУРТКА АЛЫРГА БАРГАН ҖИРДӘН СВАРКА АППАРАТЫ АЛЫП КАЙТТЫМ"

Тукай районындагы Биклән авылына килеп чыккач, дөнья гөрләтеп яшәп ятучы яшь гаилә белән танышып кайттык. Рөстәм Хәйдәров исеме якын-тирә район кешеләренә аеруча таныш. Оста тимерче ул: тимер, агач, поликарбонаттан матур беседка, койма, атынгыч, өй алды өчен “навес”, шашлык, пылау пешерү өчен җайланмалар ясый. Әңгәмәбез дә үзе ясаган беседкада, чәй артында барды. Чәй ясаган арада, алар үзләренең мәхәббәт тарихын да сөйләп алды.

– Яшь арабыз 12 ел. Рөстәм – минем укытучым иде. Үзем шушы авыл кызы, – диде хатыны Ләйсән.
– Мин шушы районның Иштирәк авылыннан. Белемем буенча укытучы, 7 ел мәктәптә география, биология, химия фәннәрен укыттым, – ди Рөстәм.

– Сезнең мәхәббәт Габделфәт Сафинның “Соңгы кыңгырау” җырындагы кебек булган икән...
– 7 сыйныфта укыганда ук Рөстәмгә үзем беренче булып “Исәнмесез!” дип язган идем...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 20 МАРТТА ЧЫККАН ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Чулпан ГЫЙРФАНОВА.


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Казан үзәгендә, Бауман урамындагы сәгать янында, Мәскәү өлкәсендә «Крокус Сити Холл»дагы фаҗига корбаннары истәлегенә мемориал оештырылды. Халык чәчәкләр, уенчыклар, шәмнәр китерүдән туктамый...


Кичә Мәскәүдә "Крокус Сити Холл" концертлар залында кораллы кешеләр атыш оештырды. Аннан бинада бик көчле янгын башланды.

Бик авыр кайгы... Һәлак булганнарның якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен🤲 Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгырга язсын иде🤲

❗️Бүген Татарстанда барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды.


Мәскәү💔


Бүген, сәгать 14:30да, редакциябезгә Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин килә, Аллаһ боерса🤲
Ураза турында сөйләшербез.

СОРАУЛАРЫГЫЗНЫ ШУШЫ ЯЗМА АСТЫНДА КАЛДЫРА АЛАСЫЗ:
https://vk.com/wall-170103807_38685

Туры эфир вконтакте аша барачак.


"Акчарлак"ның чираттагы яңа саны дөнья күрде!

Бу санда:
▫️тормышы тирән моңга чумган яшь җырчы Лилия Шакирова белән әңгәмә
▫️Балык Бистәсе Олы Елга авылына фельдшер табылган – укучыбыз "Акчарлак"ка авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткерде
▫️Рамил Төхвәтуллин Камал театрының яңа бинасы урыны турында: "Мин риза булмадым"
▫️Казан циркыннан репортаж
▫️"Ике улым да инвалид. Берсе психбольницада ята. Өзелеп яраткан хатыным Тәслимә үлеп китте. Хәзер фатирны кире алмакчылар…" – "Журналист тикшерүе"ндә аптырашта калдырган хәл
▫️"Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин халык сорауларына җавап бирә.

Шулай ук: Фәнис Яруллин, Равил Шәрәфиев, яшь артист Алсу Гыйльманова белән әңгәмә, хикәяләр, көндәлек киңәшләр – "Акчарлак"ның яңа 11 санында!🌷


Котлыйбыз😍

Фирдүс Тямаев гаиләсендә зур сөенеч – җырчы өченче тапкыр әти булган!
"Безнең өченче балабыз – кызыбыз туды! Хәзер мин дә өч бала әтисе. Рәхмәт сиңа, кадерлем", – дип язган җырчы.

Тямаевларны котлыйбыз🙏 Балаларыгызны тигезлектә үстерегез, сәламәт, бәхетле, озын гомерле булсыннар🤲


"Казанда пешекче булып эшләп , пенсиягә чыккан кешеләр күпме пенсия ала икән? Бер танышым 11 мең тирәсе генә ала", - дип сорап шалтыратты Арчадан Рәмзия ханым.

#укучыбызсорый


ОЯТСЫЗЛЫККА ЧИКЛӘР ЮК

Мондый хәлләр белән беренче тапкыр гына очрашуым булмаса да, очына барып чыккач, күңелне бик тә авыр тойгы биләп алды. Каян килә кешегә шундый оятсызлык, миһербансызлык? Ничек адәм баласы шулай күзен дә йоммый алдаша ала? Әле кемгә ялган сөйли диген син? “Акчарлак” журналистларына! Шулай узып китәр дип уйлыйлардыр инде.

Редакциягә Әгерҗе шәһәренең Завод урамында яшәүче Өлфәт Галиев шалтыратты: “Ике улым да инвалид. Берсе Казандагы психбольницада ята. Заманында күп авырлыклар белән фатирлы булган идек, ул өзелеп яраткан хатыным Тәслимә исемендә иде. Хатыным үлеп китте. Хәзер фатирны кире алмакчылар”, – дип ярдәм сорады.

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Эльмира ФЛҮН.


ЛИЛИЯ ШАКИРОВА: “ТОРМЫШЫМНЫ ЧИТТӘН КАРЫЙМ ДА, ӘЙТЕРСЕҢ, КИНО ТӨШЕРӘЛӘР..."

Лилия Шакирова – әлегә күпләр өчен яңа исем. Ләкин бер тапкыр аның җырлавын ишеткән кеше, моңына, тавышына гашыйк булмый калмас, мөгаен. “Шахта көе”, “Җидегән чишмә”, “Авыл киче”, “Моңлану” кебек җырларны күңелләрне айкап чыгарлык итеп башкара ул.
Тумышы белән Марий Элның Бәрәңге районы Портянур авылыннан. 28 яшь үзенә.

– Синдә ирләр энергиясе күп кебек. Үзең дә сизәсеңдер?
– Сизәм. Күбрәк ирләр белән аралашырга, эшләргә яратам. Туры әйтеп сөйләшкән, конкрет кешеләрне үз итәм. Хатын-кызлардан гаеп табып әйтүем түгел. Гаеп – үземдә. Хатын-кызлар коллективына эләксәм дә, читтән генә аларны тыңлап, карап торам. Кеше сүкмим, тикшермим, гайбәтләрдә катнашмыйм. Бу – әни биргән тәрбия нәтиҗәсе. “Кыргый”, “сәер син” дип килеп әйтүчеләр дә бар. Тик бу сүзләр минем кәефемә тәэсир итми. Үземә ничек уңайлы – шулай яшәргә омтылам...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Нәзилә ХУҖИНА.


"КҮГӘРЧЕННӘРНЕ КҮҢЕЛ ТЫНЫЧЛЫГЫ ӨЧЕН ҮРЧЕТӘБЕЗ"

Арабызда үҗәт, максатчан, яраткан шөгыльләреннән тәм табучы кешеләр шактый. Нурлатта яшәүче Людмила белән Сергей Калыгиннар да шундыйлардан. Аларны якын-тирә авыл-районнарда белмәгән кеше юк. 40 елга якын бергә чөкердәшеп яшәүче әлеге гаилә төрледән-төрле матур күгәрченнәр үрчетү белән шөгыльләнә. Кошлар аларга үз балалары кебек якын.

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.


Сездә угыз төплекәе пешерәләрме? Сыерларыгыз бозауладымы әле? Маллар ишле, исән-сау булсын өчен сездә нинди гадәт-йолалар бар?

#акчарлакгазетасы #сораштыру


"Менә шундый яшь идек без❤️", - ди Винера Ганеева.
Чыннан да, бик матур фото бит😍


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
"БУ БАЛА КАЙЧАН КЕШЕ БУЛЫР, ДИДЕМ"

Кичә редакциябездә кунакта язучы, шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, киносценарист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, әдәби премияләр лауреаты Хәбир Ибраһим булды.
Журналистыбыз Румия Сәйфуллина Хәбир ага белән кызыклы гына әңгәмә корды.

*Туган ягына күченергә телиме?
*Хатыны Лилия белән ничек танышкан?
*ТНВдан ник эштән куганнар?
*Роман, пьесаларны уйлап чыгарып язамы, әллә тормыштан аламы?
*Аның тууына әтисе нигә каршы булган?

Язманы "Акчарлак"ның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз.

20 last posts shown.