🌹🌹🌹🌹🌹🌹🌹
ЭКСКУРСИЯГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Хөрмәтле милләттәшләр, сезне биш йөз еллык тарихы 📚 булган Иске Татар бистәсенә җәяүле экскурсиягә чакырам! 📢 Әлеге экскурсиядә сез Бистәнең барлыкка килү тарихы, Мәрҗани, Апанай, Нурулла, Гали, Зәңгәр, Солтан, Кабан арты мәчетләренең 🕌 тарихы, архитектурасы, Тукай үзенең поэмасында тасвирлаган Печән базары урыны, бер гасырдан артык гыйлем учагы булган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ✒️📗, XX гасыр башында татарларның мәдәни үзәге булган Шәрыкъ клубы бинасы, Болгар номерлары, Шамил йорты, татарның мәшһүр галимнәре, бай меценатлары эшчәнлеге һәм аларның йортлары🏫 турында мәгълүмат алырсыз, Бистәнең борынгы урамнары, мәйданнары белән танышырсыз, Кабан күле “серләрен”🚣♀️ белерсез, тарихи мәчетләргә кереп күңелегезне ял иттерерсез, 📿ин шәә Аллаһ!
⏱️Экскурсия татар телендә уза, дәвамлылыгы - 1,5-2 сәгать.
🪙 Бәясе – бер кешедән 300 сум. Төркемне оештырып алып килүче кешегә экскурсия бушлай!🎁 (Төркем алты кешедән дә ким булмаска тиеш, ким булса, бәя үзгәрә).
📝Экскурсиягә заявкалар бирү өчен телефон – 8-917-273-98-07 (Алсу, ватсап).