Posts filter


Сырлы аш

Кирэк була:
Шулпа - 1л.
Эретелгэн сыр - 200гр.
Суган - 1шт.
Помидор - 1шт.
Бэрэнге - 2шт.
Ак май - 50гр.
Сохари кирэгенчэ
Петрушка, тоз

Кайнап торган шулпага шакмаклап туралган бэрэнге салабыз, тоз, борыч остибез. Майлы табада вак итеп туралган суганны кыздырабыз. Помидор остенэ кайнап торган су коеп, кабыгын салдырабыз. Турап суган янына салабыз. Соныннан барсын да шулпага салабыз, эретелгэн сыр остэп 2-3 минут кайнатабыз.
Сохари хэм яшел тэмлэткечлэр салып табынга чыгарабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Виноград салаты

Кирэк була:
Виноград - 150гр.
Сыр - 150гр.
Алма - 2шт.
Пешкэн тавык ите - 200гр.
Йомырка - 3шт.
Майонез кирэгенчэ
Ярты лимон

Салат катлап ясала. Алманын кабыгын эрчеп, узэген алабыз. Алма хэ йомырканы угычнын эре тишегеннэн уабыз.
Тэлинкэгэ салат яфраклары салып, шакмаклап туралган тавык итен салып чыгабыз. Анын остенэ йомырка салып майонез сортэбез, алма жэеп лимон суы сыгабыз. Вак угычтан уылган сыр салып, майонез сортэбез. Ин оскэ виноград тезеп чыгабыз. Салат эзер. Тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Төшсез балан бэлеше

Кирэк була:
Камыр очен:
Он - 650гр.
Йомырка - 1шт.
Сот - 350мл.
Ак май - 100гр.
Шикэр комы - 50гр.
Коры чупрэ - 1кап
Тоз - 1б.к.

Эчлек очен:
Балан - 600гр.
Шикэр комы - 300гр.
Кайнаган су - 50мл.

Баланны аралап, юып, кастрюльга салабыз, су остибез. Остенэ шикэр комы сибеп, эзер массаны изэбез хэм кайнап чыккач, сурэн утта 15 минут пешерэбез. Баланны дуршлагта саркытып, тошлэреннэн арындыргач кабат кастрюльга салабыз. Шул ук режимда тагын 15 минут пешереп суытабыз.
Камыр очен савытта шикэр, йомырка хэм тозны кушып болгатабыз. Эзер катнашмага жылымса сот хэм эретелгэн ак май салабыз. Чупрэ кушабыз, он илэп салабыз хэм йомшак камыр изэбез. Камырны бер сэгатькэ жылы урынга куябыз, баскалап тагын ярты сэгать тотабыз.
Камырны ике тигез олешкэ булэбез. Берсен табага жэябез, ярты сэгатькэ калдырып торабыз. Аннары жэем остенэ балан салабыз. Калган камырдан тасмалар ясап бэлеш остен бизибез. Балан бэлешен 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Духовкада Минтай

Кирэк була:
Минтай балыгы (прессланган булса тагы да яхшы) - 1кг.
Суган - 1шт.
Кишер -1шт.
Тоз тэменчэ
Сарымсак - 2тырнак
Майонез - 3а.к.
Лимон суы -1а.к.

Суганны турап кишерне уып бераз табада кыздырып алабыз.
Минтай филеларын табага тезеп чыгабыз. Тоз сибэбез.
Сарымсакны уып майонез белэн бутыйбыз, лимон суы сыгабыз.
Минтай филеларынын ботен ягына да сарымсаклы майонез сылап чыгабыз. Остенэ кызган кишерле суганны салабыз. 200 градуска хэтле жылытылган духовкага 20-25 минутка тыгабыз. Табынга берэр торле гарнир белэн бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Тары коймагы

Кирэк була:
Сот - 200гр.
Шикэр комы - 2а.к.
Коры чупрэ - 1б.к.
Тоз - 1б.к.
Йомырка - 1шт.
Он - 320гр.
Тары ярмасы - 100гр.
Усемлек мае - 2а.к.

Жылы соткэ шикэр комы салабыз, тоз, чупрэ остибез. Йомырка сытабыз. Он салып сыек камыр ясыйбыз.
Тары ярмасын юып, суда пешереп алабыз. Соныннан сыек камырга кушабыз. Барысын да яхшылап болгаткач кабарырга калдырабыз.
Пешерер алдыннан сыек май остибез. Эз-эзлэп сала сала табада коймакларны пешерэбез. Тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Пирожныйлар

Рецепт очен кирэкле ингредиентлар:
Йомырка - 5шт
Ванилин - 1пачка
Шикэр комы - 150гр
Он - 250гр
Разрыхлитель - 1пачка
Кайнар су - 50мл
Усемлек мае - 50мл

Крем очен:
Атланмай - 100гр
Сгущёнка кайнаган - 1банка

Миксерга йомыркаларны сытабыз, шуна ванилин хэм шикэр комы салып ап-ак булганчы болгатабыз. Экрен генэ он салабыз, разрыхлитель кушабыз, шунда ук кайнап торган су хэм усемлек мае салып бутыйбыз. Табага пергамент кэгазе жэеп сыек камырны агызабыз, тигезлибез дэ духовкага 180 градуска 20 минутка тыгабыз.
Безнен камыр пешкэн арада кремын ясап куябыз.
Кайнаган сгущёнка белэн атланмайны кушып бик яхшылап болгатабыз.
Камыр пешеп чыккач арткы ягын эйлэндереп пергаменттан куптарабыз хэм диаметры 9 см булган тугэрэклэргэ кисэбез. Калган камырны блендер аша ваклыйбыз. Тугэрэк эченэ крем сылыйбыз хэм икенче тугэрэк белэн каплап куябыз. Тышкы хэм оске ягына да крем ягабыз, вакланган камыр белэн бизэп куябыз. Бик йомшак хэм тэмле пирожныйлар килеп чыга. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


"Нарат куркэсе" салаты

Кирэк була:
Пешкэн тел - 120гр.
Сыр - 150гр.
Бэрэнге - 2шт.
Кукуруз - 1банка
Кызыл суган - 1шт.
Майонез - 100гр.
Йомырка - 1шт.
Эстерхан чиклэвеге - 50гр.
Миндаль чиклэвеге - 200гр.
Розмарин, салат яфрагы кирэгенчэ

Пешкэн бэрэнге белэн йомырканын кабыгын эрчибез, эре угычтан уабыз. Телне озынча итеп, суганны ваклап турыйбыз. Вак угычта уылган сыр белэн вакланган эстерхан чиклэвеген бергэ кушып болгатабыз.
Салат нарат куркэсе формасында, катлап ясала. Ин аска бэрэнге, аннары тел, суган, кукуруз, йомырка, сыр белэн чиклэвек катнашмасын салабыз, араларына майонез сортэбез.
Ин оскэ миндаль тешлэрен тезэбез, розмарин, салат яфраклары белэн бизибез. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Бизелы роза печеньелары

Кирэк була:
Камыр очен:
Он - 250гр.
Каймак - 100гр.
Ак май - 80гр.
Йомырка сарысы - 3шт.
Ванилин - 1б.к.
Разрыхлитель - 1б.к.
Тоз чеметеп

Бизе:
Йомырка агы - 3шт.
Шикэр комы - 120гр.
Ванилин - 1б.к.

Салкын ак майны он белэн кушып уабыз, тоз, разрыхлитель, ванилин салабыз. Каймак, йомырка сарысы остэп йомшак камыр басабыз. 20 кисэккэ булеп тугэрэклэр ясап суыткычка куябыз.
Бизе очен йомырка агын шикэр комы хэм ванилин белэн кушып ак масса булганчы купертэбез.
Тугэрэклэрне юка итеп жэябез, дурт яктан кисеп жибэрэбез. Уртасына бер бал кашыгы бизе салып, кырыйларын роза формасы ясап кутэртеп богэбез. Духовкада 180 градуста 30 минут пешерэбез. Чэйлэрегез тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Печенье

Кирэк була:
Шикэр комы - 70гр.
Сыек май - 70мл.
Йомырка - 1шт.
Он - 200гр.
Разрыхлитель - 5гр.
Ванилин, тоз чеметеп кенэ

Йомыркага шикэр комы, тоз, ванилин салып болгатабыз. Сыек май остибез. Бераз он, разрыхлитель кушабыз. Калган онны да салып йомшак камыр басабыз. Кашык белэн чеметеп камыр алабыз, тугэрэк ясап шикэр комында эвэлибез, кул белэн бераз изэбез, яссы формасына китерэбез. Пергамент кэгазе жэелгэн табага тезэбез, чэнечке белэн узор ясыйбыз. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 10 минутка тыгабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Алмалы кабартма

Кирэк була:
Алма - 3шт.

Камыр очен:
Он - 1ст.
Йомырка - 2шт.
Сот - 100гр.
Каймак - 50гр.
Шикэр комы - 100гр.
Тоз чеметеп
Сода - 1б.к.
Кыздыру очен май - 600гр.

Йомырканы сытып, кубеклэнгэнче туглыйбыз. Сот, каймак, шикэр комы, тоз, сода, он кушып коймак камырыннан куерак камыр ясыйбыз.
Алманын кабыгын эрчеп, узэген алабыз, 1 см кинлектэ тугэрэклэр кисэбез. Алманы камырга манып кызган майда ике ягын да эйлэндереп пешерэбез. Табынга шикэр пудрасы сибеп бирергэ момкин. Чэйлэрегез тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Эфлисунлы ит

Кирэк була:
Сыер ите - 300гр.
Эфлисун - 2шт.
Сарымсак - 2тырнак
Соя соусы - 2а.к.
Тоз, борыч тэменчэ

Бер эфлисун кабыгын вак угычтан уабыз хэм согын сыгабыз, вак итеп туралган сарымсак, соя соусы остибез. Итне кечерэк кисэклэргэ турап 10 минутка эзер маринадка салып торабыз.
Икенче эфлисуннын кабыгын эрчибез, урталай булеп тошлэрен алабыз, телемнэргэ аерабыз.
Итне кызган майлы табага салып, эйлэндерэ-эйлэндерэ, кочле утта 5-8 минут кыздырабыз, калган маринадны хэм эфлисун телемнэрен остэп эзер булганчы пешерэбез.
Табынга эфлисун кисэклэре белэн бизэп чыгарабыз. Тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Чумар (клецки)

Кирэк була:
Су - 2л.
Бэрэнге - 2шт.
Кишер - 1шт.
Суган - 2шт.
Борыч, петрушка

Камыр очен:
Он - 1,5ст.
Шулпа - 2а.к.
Йомырка - 2шт.
Тоз чеметеп

Итне салкын суга салып шулпа кайнатабыз, созэбез. Шулпага шакмаклап туралган бэрэнге, суган, озынчалап туралган кишер салып, пешерергэ куябыз.
Савытка йомырка сытып, тоз, шулпа хэм он салып сыек камыр ясыйбыз. Тоерлэре калммаска тиеш, коймак камырыннан куерак була. Камырны бал кашыгы белэн алып, кайнап торган шулпага сала барабыз. Чумарлар оскэ кутэрелгэч, 5 минут пешерэбез.
Итне кисэклэргэ булеп, яшел тэмлэткечлэр салып, катык белэн табынга бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Кура жилэгеннэн пирог

Камыр очен алабыз:
Он - 300гр
Ак май - 200гр
Йомырка сарысы - 2шт
Разрыхлитель - 1бал кашыгы
Шикэр комы - 150гр
Тоз тэменчэ
Ванилин - 1пачка
Кура жилэге вареньесы - 300гр

Ингредиентларны булмэ температурасында калдырып жылытабыз. Йомшарган ак майга шикэр комы кушабыз хэм кубеклэнгэнче кул миксеры белэн болгатабыз. Тоз, ванилин, йомырка сарысы кушып масса ак тоскэ кергэнче бутыйбыз. Онны разрыхлитель белэн кушып шушы масса остенэ экрен генэ кушабыз, кул белэн болгатабыз. Йомшак, кулга ябышмый торган камыр килеп чыга. Аны оч олешкэ булэбез (зуррак, уртача хэм кечкенэ), уртача олешен катырабыз зуррак хэм кечкенэ олешен эз генэ суытып алабыз. Шулай иткэндэ эшлэргэ жинел була.
Ярты сэгатьтэн сон камырнын зур олешен суыткычтан алып табага жэябез (табаны бераз майлыйбыз), таба кырыйларына да менгерэбез. Матурлап, тигезлэп бетергэч камыр остенэ кура жилэге вареньесын тигезлэп сылап чыгабыз. Морозильниктан камырнын уртача олешен алып таба остенэ уабыз. Сонгы кечкенэ олшетэн без рэсемдэ курсэтелгэнчэ пирогыбыз остенэ бизэклэр ясыйбыз. Пирогны духовкада 180 градуста 25-30 минут пешереп алабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Арахислы печеньелар

Кирэк була:
Йомырка - 2шт.
Ванилин чеметеп
Арахис - 100гр.
Он - 2ст.
Шикэр комы - 3/4ст.
Ак май - 180гр.

Он белэн шикэр комын кушабыз, булмэ температурасында эрегэн ак май остибез. Йомырка хэм ванилин да кушып йомшак, уалып торган камыр басабыз. Бер йомырканын агын остен майларга калдырабыз. Камырны 30 минут суыткычта ял иттерэбез.
Соныннан камырны 0,5см калынлыкта жэеп форма белэн тугэрэклэр кисэбез. Пергамент кэгазе жэелгэн табага тезеп бераз калдырып торабыз. Ул арада арахисны кыздырып алабыз хэм уклау белэн ваклыйбыз. Тугэрэк печеньелар остен йомырка агы белэн майлап вакланган арахис сибэбез. Яки манып алабыз. 200 градуска хэтле жылытылган духовкага 15 минутка тыгабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Бэрэнге хэм гомбэ белэн кабымлык

Кирэк була:
Шакмаклы лаваш - 1шт.
Ак май - 30гр.

Эчлек:
Суган - 1шт.
Шампиньон гомбэсе - 150гр.
Бэрэнге - 500гр.
Сарымсак - 2тырнак
Тоз, борыч тэменчэ

Бэрэнгене эрчеп пешерергэ куябыз, тоз остибез.
Табага май салып суган кыздырабыз, анын янына туралган шампиньон гомбэоэлэрен остибез.
Пешеп чыккан бэрэнгене тоябыз, анын янына кызган гомбэлэрне дэ салабыз. Тоз, борыч остэп яхшылап болгатабыз.
Лавашны ике олешкэ булэбез, бер олешенэ эчлек жэеп икенче олеше белэн каплыйбыз, хэм шулай ук эчлек жэябез. Рулет итеп торэбез дэ ак май салып кыздырган табада ике ягын да кыздырып алабыз. Кабымлык эзер. Ашларыгыз тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Йоземле салат

Кирэк була:
Кишер - 3шт.
Йозем - 100гр.
Сыр - 200гр.
Сарымсак - 3тырнак
Пешкэн чогендер - 1шт.
Эстерхан чиклэвеге - 100гр.

Кишерне угычнын зур тишегеннэн уабыз, анын янына йоземне кушабыз. Чогендерне дэ уабыз, вакланган чиклэвекне кушып бераз тоз остибез. Сырны угычнын вак тишегеннэн уабыз, пресс аша чыгарылган сарымсак белэн бутыйбыз.
Салатны катлап ясыйбыз: кишер, сыр, чогендер. Хэрбер кат арасына бераз майонез салына. Салат остен чиклэвек белэн бизибез. Тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Кэбестэдэн запеканка

Кирэк була:
Йомырка - 3шт.
Майонез - 3а.к.
Каймак - 3а.к.
Он - 3а.к.
Разрыхлитель - 0,5б.к.
Крахмал - 0,5б.к.
Кэбестэ - 300гр.
Сыр - 100гр.

Кэбестэне турыйбыз, тоз салып суын чыгарабыз.
Калган ингредиентларнын барсын бергэ салып болгатабыз. Эз генэ сарымсак та уып салырга момкин.
Таба тобен майлыйбыз, туралган кэбестэне жэеп чыгабыз хэм остенэ сыек камырны агызабыз. 200 градуска хэтле жылытылган духовкага 20 минутка тыгабыз. Алырга 5 минут кала остенэ сыр уабыз. Тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Тавык бавыры белэн салат

Кирэк була:
Тавык бавыры - 500гр.
Суган - 2шт.
Кишер - 2шт.
Тозлы кыяр - 200гр.
Сарымсак - 2тырнак
Майонез - 2а.к.
Тоз, борыч тэменчэ

Суганны ярым божралап турыйбыз май салынган табада алтынсу тоскэ кергэнче кыздырабыз. Янына озынча итеп туралган кишерне дэ салабыз. Яшелчэлэр йомшарганчы кыздырабыз.
Тавык бавырын тозлы суда пешерэбез, озынча итеп турыйбыз. Тозлы кыярны да шулай ук. Алар янына кызган яшелчэлэрне салабыз, сарымсак уабыз. Тоз, борыч остэп майонез белэн бутыйбыз. Бик тэмле салат килеп чыга. Тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Эремчекле "зебра"

Кирэк була:
Камыр:
Ак май - 100гр.
Шикэр комы - 50гр.
Йомырка - 1шт.
Разрыхлитель - 0,5б.к.
Он - 180гр.

Эчлек:
Эремчек - 400гр.
Йомырка - 2шт.
Шикэр комы - 5а.к.
Каймак - 5а.к.
Ванилин - 1пачка
Кукуруз крахмалы - 2а.к.
Он - 2а.к.
Какао - 3а.к.

Эрегэн ак майга шикэр комы кушабыз, болгатабыз, йомырка остибез, яхшылап болгатабаз. Онны илэп кушабыз, разрыхлитель остибез. Йомшак камыр басып, ярты сэгатькэ суыткычка куябыз.
Эчлек ясыйбыз. Эремчек янына йомырка, шикэр комы, каймак, ванилин салып блендер белэн изэбез. Кукуруз крахмалы салып болгатабыз да ике олешкэ булэбез. Бер олешенэ он, икенче олешенэ какао салып болгатабыз.
Суынган камырны алып майланган формага тигезлэп жэябез, кырыйларын кутэртэбез. Эчлекне 2шэр аш калагы итеп чиратлап салабыз. Агач таяк белэн сырлар ясыйбыз. Зебра пирогын духовкада 170 градуста 50 минут пешерэбез. Чэйлэрегез тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar


Кура жилэге белэн печеньелар

Кирэк була:
Ак май - 250гр.
Йомырка - 1шт.
Шикэр комы - 120гр.
Ванилин - 10гр.
Разрыхлитель - 5гр.
Су - 4а.к.
Кура жилэге - 300гр.
Шикэр пудрасы - 100гр.
Крахмал - 2б.к.
Он - 400гр.

Булмэ температурасында эрегэн ак майга шикэр комы хэм ванилин кушып болгатабыз. Йомырка хэм 2 аш кашыгы су остибез. Разрыхлитель кушылган онны илэп салабыз. Йомшак камыр басабыз. Пергамент кэгазе жэелгэн табага камырнын ярты олешен тигез итеп жэябез, калынлыгы 1 см тирэсе. Остенэ кура жилэген салып чыгабыз. Жилэклэр остенэ крахмал хэм шикэр пудрасы сибэбез дэ икенче олеш камырны жэеп каплыйбыз. Кырыйларын богэбез, чэнечке белэн тишеклэр ясыйбыз. Алдан жылытылган духовкага 30 минутка 180 градуска тыгабыз. Пешеп чыккач остен су белэн шикэр пудрасы кушылган помадка белэн майлыйбыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина
@tamle_receptlar

20 last posts shown.