"Беренче кар өстендә бер киемсез басып калдык"
Казанда беренче кар төшкән көннәр иде. 6 ноябрь төнендә “Овощник-2” бакчачылык ширкәтендә чыккан янгын нәтиҗәсендә дүрт балалы гаилә урамда калды. Йортсыз, документларсыз, киемсез.
Владимирга 51 яшь, үзмәшгуль булып теркәлгән, ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Лилия ханымга – 53, турагент булып эшли. Олы кызлары үзләренеке, калган өч бала (ике кыз, бер малай) балалар йортыннан икән.
– Янгын нәрсәдән килеп чыкты дип уйлыйсыз?
– Ничек булганын тәгаен белмим. Көндез мунча яккан идек. Утын белән. Берәр очкын чыгып калганмы... белмим. Кичке тугызларга юынып, эшләрне бетереп чыккан идек инде. Төнге уникедә фейерверк шартлаган кебек тавышка уянып киттем.
Яңа ел бәйрәменә сабыйларга бүләк, әлеге гаиләгә ярдәм итик дисәгез, Лилия ханымның 8(952)045-46-21 телефон номеры ярдәмендә Т-банк картасына акча күчерә аласыз. Тамчылап җыелган ярдәм кемгәдер терәк булыр, ә безгә – савап.
Язманы "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 49 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА