Акчарлак газетасы


Гео и язык канала: Киргизия, Киргизский
Категория: Новости и СМИ


Татар сәнгатен, авыл тормышын яктыртабыз🗞
Иң күп укыла торган газеталарның берсе😉
Зарлы телефон рубрикасы өчен сорауларыгызны @AkcharlakBot юллагыз.
Язылу индексы – П2497/П3304


Гео и язык канала
Киргизия, Киргизский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


ТУКТАТКАННАР

Җырчы пар – Салават Миңнеханов белән Гүзәлем быелдан концертларда чыгыш ясауны тулысынча туктаткан. “Иҗат икенче юнәлештә дәвам итәчәк. Сәхнәгә чыгып җырлау, селкенү безгә хәзер рәхәтлек бирми”, – ди алар. Салават шәригать буенча җырларсыз никах туйларын алып бара башлаган.

Эстрада яңалыклары "Акчарлак"ның һәр санында.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Язның беренче көне белән, дуслар!🌷
Кыштан файдаланып калырга вакыт бар әле – саф һавада йөреп, күнегүләр ясыйк.

70 яшьлек Рузидә апа да сәламәт яшәү рәвеше алып бара. "Җәй көне берәр сәгать җәяү йөрим, кышын чаңгыда шуам", – ди ул.
Бу хакта "Акчарлак" газетасының яңа 8 саныннан тулырак укыгыз!


КИЕМНӘН ИС КИЛСӘ...

Базардан сатып алган яки озак вакыт киелми торган киемнән үзенчәлекле ис килә. Әгәр вакыт ягы тар
һәм юарга мөмкинлек юк икән, болай эшләргә була.
1:3 нисбәтендә аракы һәм су кушып, пульверизатор аша сиптерегез. Ис мизгел эчендә юкка чыгар.

"АКЧАРЛАК" 8 САН, 2024 ел.

#файдалыкиңәшләр газетабызның һәр санында.


РӨСТӘМ АСАЕВ: "МИҢА НИЧЕК КЕНӘ ҺӨҖҮМ ИТЕП КАРАМАДЫЛАР"

Аның тавышы әллә каян аерылып тора, чөнки ул берәү ге­нә. Татарстанның халык, Баш­кортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән күрешеп, сөйләшеп утырдык.

– Сез – яшь әти, яшь бабай. Онык белән утырырга туры киләме?
– Юк шул. Бабай дигәч, пенсиядә утырган әби-бабайлар күз алдына килә. Миңа 46 яшь, үземне бабай дип хис итмим, оныгым кызым кебек. Бер шәһәрдә яшәсәк тә, сирәк күрешәбез. Онык көндез балалар бакчасында, кичен мин эштә. Йә берсе, йә икенчесе чирләп китә. Әллә нинди тынгысыз заман. Ярый әле телефоннар бар.

– Авылга кайтып, шунда яшәү турында уйлаганыгыз юкмы?
– Көн дә уйлыйм, балалар яшь. Кайвакыт бөтен нәрсәне ташлап, авылга кайтып китәсем килә.
– Ә хатыныгыз?

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН ЯҢА 8 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.


"Акчарлак" газетасының 28 февраль санын алып укырга өлгердегезме?

Яңа санда: 1 марттан малларны мәҗбүри "чиплаштыру" законына карата халык фикере.

"Журналист тикшерүе" сәхифәсендә кешене соңгы юлга озату мәсьәләсе – Татарстанда ул ни өчен проблемага әверелде? Моңа карата дин әһелләре, министрлык җавабы.

Җырчы Рөстәм Асаев, журналист Рәмис Латыйпов, Кукмара чигүчесе Гөлфия апа, Нурлат егете – актер Рузил Минекаев белән әңгәмәләр.

Зарлы телефонда: бәяләр артып тора – пенсия җитми; кем ул Илнар Миранов? Ана капиталын өстәп, ипотекага алынган фатирны саткан вакытта нинди кыенлыклар туарга мөмкин? 1552 елда вафат булган әби-бабаларыбызга һәйкәл кайчан куярлар? "Уян, татар!" тапшыруы кая югалды? Куллану вакыты чыккан машина йөртү таныклыгын быел яңартасымы?

Шулай ук: Рөстәм Закиров нинди фестиваль уздырган? – журналистыбыз репортажы.
Исемне нинди очракта алыштыру турында "Дин вә йола" сәхифәсендә.

Фикерләрегезне көтеп калабыз✋🏼


"КУЛ ЭШЕ ХӘСРӘТЛӘРЕМНЕ БАСА..."

Кешеләр төрле булган кебек, язмышлар да төрле. Кукмара районы Байлангар авылына баргач, хөрмәткә лаеклы абыстай Гөлфия Газизуллина белән танышкан идем. Сабак алырдай язмыш, көчле куллар, үҗәтлек – барысы да бар анда. Ферма мөдире булып эшләве, ничек дингә килүе, үз кулларында иренең үлеме турында сөйләде миңа Гөлфия апа. Үзенә 76 яшь, чыгышы белән Каенсар авылыннан.

– Сигезенче классны бетергән елны әнине фермага эшкә чакырдылар. Абый армиядә. “Әгәр эшкә чыкмасаң, утыгызны өзәбез, Гаделбану”, – диләр. Ул вакытта арканнан бозауларны да алып китәләр иде. Әнинең сәламәтлеге юк, мин таза гәүдәле, нык идем. Өйдә сыер сауган кеше бит мин, “әйдә, үзем барам, әни”, дидем. Фермага эшкә киттем шулай. Ләкин…

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН ЯҢА 8 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.


"Зарлы телефон" үз эшен башлап җибәрә! Безгә шалтыратып зарларыгызны, теләк-тәкъдимнәрегезне җиткерә, фикерләрегез белән уртаклаша, киңәш сорый аласыз. Бүген сезне Чулпан Гыйрфанова тыңлаячак. Безнең телефон: 8(843) 562-11-56.

"Зарлы телефон" һәр пәнҗешәмбе сәгать 10:00 – 12:00 кадәр эшли.


КАМЫР УҢСЫН ӨЧЕН ФӘЙМӘ ХӘРРАСОВАДАН КИҢӘШЛӘР🌺

1. “Иләһи ният кылдым”, дип Аллаһка тапшырып, күңелдән булса да ниятләгез. Һәр эш "бисмиллә”дән башлансын.
2. Он, йомырка һәрвакыт бүлмә температурасында торган булырга тиеш.
3. Камырны озак итеп болгатыгыз. Кул белән
яхшылап басып, үзләндерегез.
4. Пилмән-мантыйлар өчен камырны полиэтилен пакетка тыгып, ял иттерегез.
5. Пирогларны ясагач, духовкага тыкканчы
10-15 минут өстәлдә тотыгыз.

ЯЗМА ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 3 САНЫНДА БАСЫЛДЫ.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.


Чистай районы Каргалы авылыннан такмаклар конкурсында җингән Әминә апаның бүләген оныгы килеп алды👍🏼


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
🌹"Туган телгә мәдхия" сәхифәсенең чираттагы кунагы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова.


Хәтерлисезме?😉


"МИНЕ ЯРГАН КЕШЕНЕ КАРГАРМЫН"

Халык тагын аптырашта. Узган елның соңгы айларыннан башлап Татарстанда мәетләрне ярдыру мәсьәләсе никтер тагын кискенләште. Укучыларыбыз Кукмара, Әгерҗе, Актаныш, Азнакай якларыннан шалтыраталар, ярдәм сорап хатлар язалар. Түбән Кама районы Югары Чаллы мәчетенә барып кергәч тә шушы тема калыкты. Өлкәннәр борчулы. Олы яшькә җитеп, озак вакыт урын өстендә авырып ятып җан тәслим кылган якыннарын моргка җибәрергә мәҗбүр булганнар. Мөселманча юып, шәригать кануннары буенча тыныч күңел белән вакытында соңгы юлга озата алмаганнар.

Мәетне кояш баегач, караңгыда җирләү турында беренче тапкыр ишетүем. Башка сыймаслык хәл. Сәбәбен Изалия Хәйруллина аңлатты. Әнисе 93 яшьлек Тәслимә Әхтәмова 10 декабрьдә төнлә җан биргән. Мәрхүмәнең үлгәнлеген расларга районнан ашыгыч ярдәм чакырганнар...

БУ ТУРЫДА ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ НИ ДИ?
МИНИСТРЛЫКНЫҢ ҖАВАБЫ НИНДИ?

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 8 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.


"ИҢ АВЫРЫ – БАЛА ҮЛЕМЕ БЕЛӘН КҮЗГӘ-КҮЗ ОЧРАШУ"

Чистайга килеп чыккач, шәһәргә терәлеп торган Йолдыз бистәсенә сугылдык. Яңа ел алдыннан анда яңа ФАП ачылган икән. Җирлек башлыгы Николай Воляков безне үзләренең фельдшеры – Илья Усик белән таныштырды. Фельдшер булып хатын­-кызлар гына эшләүгә күнегелгән, ир кеше килеп кергәч, бер мәлгә аптырап калдык. Илья әфәнде әлеге вазыйфаны өч елдан артык башкара, аңа кадәр 23 ел Ашыгыч ярдәм хезмәткәре булып эшләгән. Үзе дә табиблар гаиләсендә үскән. Әнисе – теш табибы, район баш врачы ярдәмчесе, әтисе 76 яшенә кадәр акушер­-гинеколог булып эшләгән.

– Бәби таптырганыгыз булдымы?
– О-о-о... Ничек кенә әле! Авылларда да, хәтта машина эчендә дә. Икенче, өченче балалары белән йөкле ханымнар бигрәк тә тиз таба бит. Аллага шөкер, катлаулы очраклар булмады, һәр баланы исән-сау таптырдым. Монда әтинең дә өлеше зур…

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 8 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Чулпан ГЫЙРФАНОВА.


РУЗИЛ МИНЕКАЕВ: “НУРЛАТКА КАЙТКАЧ, ЯЛ ДА ИТӘ АЛМАДЫМ"

Күптән түгел “Слово пацана” фильмында Марат ролен уйнаган Татарстан егете Рузил Минекаев блогер Надежда Стрелецка зур интервью бирде.

– Рузил, Россиянең иң популяр егете булу ничек? “Мин – йолдыз!” дигән хис бармы синдә?
– Бу хакта хатыным белән дә сөйләшкәнем бар. Мин ул хисне үз-үзем белән калганда гына тоям. Фанатлар янында, автограф биргәндә андый нәрсә юк. Киресенчә, андый вакытта арыйм, ул минем өчен стресс, дискомфорт. Биш ел элек Мәскәүгә килдем. Бу хакта кайчандыр хыяллана гына ала идем.

Хатыны Азиза белән ничек танышкан?
Игезәк сыңары Рузилә турында ни өчен сөйләми?
Коймасын ни сәбәпле ватканнар?
Үзен кайчан бәхетле итеп тойган?

БОЛАР ТУРЫНДА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 28 ФЕВРАЛЬДӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 8 САНЫННАН УКЫГЫЗ.


"МИНЕ ТАТАРСТАННЫҢ ҺӘР ЭТЕ ТАНЫЙ ИДЕ"

– Нур, заманында шулай популяр булырмын дип уйлаган идегезме?
– Ул турыда уйлап та караганым булмады. Бүгенге көн радио алып баручылары популярлык эзләп килә. 90%ы радио эфирларында сөйли, шуның белән беррәттән банкетлар оештыра. Алар никадәр танылган була, банкет та шулай кыйммәтрәк йөри. Шуңа да үзем эшләгән чор белән хәзерге вакытларны чагыштырасым килми. Мин “Курай” радиосында эшләгәндә интернет та, социаль челтәрләр дә юк иде. Без анда үзебезгә эшләргә дип килдек. Беренче татар радиостанциясенең шаукымы көчле иде. Халык аны үз итте. Эчкерсезлегебез белән халыкка файда китерә алдык. Телевидениегә кереп киткәч, йөзне дә күреп белделәр...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 21 ФЕВРАЛЬДӘ ЧЫККАН 7 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор — Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Лилия Кадыйрова: "Акчарлак" – массакүләм мәгълүмат чаралары арасында бүген беренче урында, инде бүген генә түгел, күп еллар буе беренче урында булдыгыз."

"Акчарлак" нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина ТНВ каналында баручы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруы өчен интервью бирде. "Акчарлак" газетасы турында да сөйләп китте.

Укучыларыбызга да әлеге әңгәмә кызык булыр, дип уйлыйбыз. Сылтамасын калдырабыз: https://youtu.be/wmwCpTmAcrY?si=PguQjjiQ8SLLC69T


Хөрмәтле ир-егетләребез, сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Шушы батырлык, намус, кыюлык бәйрәмендә сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, муллык телибез. Күкләребез аяз, дөньябыз тыныч булсын!

Хөрмәт белән, "Акчарлак" газетасы редакциясе.


ЧҮП ТАШЛАГАНДА НӘРСӘ ДИЯРГӘ...

Чүп ташларга чыккан вакытта: “Бөтен проблемаларым, чирләрем шушы чүп-чар белән чыгып китсен, тормышыма шул-шул әйберләр килсен”, – диям. Моны эшләгәндә иң мөһиме – чын күңелдән ышану һәм һәр детальне күз алдыннан уздыру. “Иске әйбер китсен, яңасы килсен”, – дип әйтергә дә мөмкин. Кайбер рус дусларым: “Меняю отходы на доходы”, – дия икән. Кемгәдер кызык, мәзәк тоелыр. Әмма мин шулай эшли башлагач, тормышымда шактый уңай үзгәрешләр сиздем.
📝Рәкыя Мансурова, Казан.

Файдалы киңәшләр газетабызның һәр санында, #киңәшбазары рубрикасында.


"АГАЧНЫҢ ИҢ МАТУР ӨЛЕШЕ – АНЫҢ ТАМЫРЫ"

Агач тамырына мөкиббән китүче кешене күргәнем юк иде әле. Аны Лаеш районы Пәрәү авылында очраттым. Аның кулында кәкре тамырлар әкияти Шүрәлегә әверелеп, Рудольф Нуриев шикелле балет бии, ташта бизәкләр уйный...
Сүзем Фәйзрахман Тимергалиев турында. Үз өендә чын музей ясаган ул! Андагы экспонатларны карап чыгар өчен берничә көн кирәк. Күп өлешен агачтан ясалган ябалаклар, аюлар, Шүрәлеләр, кашыклар һәм сурәтләр алып тора. Әлеге шөгыленә ул пенсиягә чыкканнан соң тотынган...

– Минзия апа белән ничек кавыштыгыз?
– Без авылдашлар бит. Бер сыйныфта укыдык, хәтта фамилияләребез дә бер төрле. Мин яшь чакта оялчан идем...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН ЯҢА 7 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Чулпан ГЫЙРФАНОВА.


ЛИДИЯ ӘХМӘТОВА СЕРЛӘРЕН КЕМГӘ СӨЙЛИ?

"Алтын балык” җырын ишетүгә каршыма озын чәчле Лидия Әхмәтова килеп баса. Бүген ул ниләр белән мәшгуль? Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, Татарстан дәүләт филармо­ниясенең джаз­-оркестры җитәкчесе, композитор Лидия Әхмәтованы ре­дакциябезгә кунакка чакырдым.

– Без гаиләдә өч малай, өч кыз. Абыйларым төрле уен коралларында уйный, без, кызлар, кушылып җырлый
идек. Мин 6 класска күчкән елны телевизор алдылар.
Шуннан балет карап, шуңа гашыйк булдым. Ул чакта зур көзгеләр юк, ялтыравыклы шифоньердан үземне карап балет биергә өйрәнә идем. Аннан мәктәпкә барам да, классташларга шуны өйрәтәм. Шул яшьтә үк минем укытучылык сәләтем ачылган инде, – ди Лидия ханым.

– Сезгә “талантың юк”, дигән булганнар, әмма барыбер җыр буенча киткәнсез...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН ЯҢА 7 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Показано 20 последних публикаций.