Пермьнең гаҗәеп кешесе
Бу җәйдә Пермь төбәгендәге Барда районына барырга туры килгән иде. Үдик авылы урамыннан барганда, агачтан матур итеп эшләнгән тәрәзә йөзлекләренә күзем төште. Юлдашым Гөлнара ханымнан “Бу йортта кем яши?” дип сорыйм.
– Әлфис абый Абдалов. Гаҗәеп уңган кеше. Атаклы балыкчы. Һава торышы нинди булуына карамастан буш кайтканы юк. Ә юмартлыгын белсәгез... Нинди генә җиләк-җимеш үстерми, аннары шуны авылдашларына күчтәнәчкә тарата. Авыл халкы ярата аны, – дип телендә сандугачлар сайрата башлады Гөлнара ханым. Шушы сүзләрне ишеткәч мин канәгать булып, бәлки әлеге йортны узып китәрбез дип уйлагандыр ул. Барган юлымнан кинәт борылып, белмәгән кеше капкасын ачып җибәрүемә бераз сәерсенде дә кебек. Гаеп итмәгез инде, чынлап та шундый гадәтем бар...
Язманы "Акчарлак"ның 11 декабрьдә чыккан яңа 49 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.
#анонс
#яңасан
#акчарлакгазетасы