"Улым кабер ташыннан килеп чыкты да, кысып-кысып кочаклады"
Командирдан килгән хатны ничә тапкыр укыганмындыр. “Улыгыз Марс Нуретдинов үзенә тапшырылган хәрби бурычын үтәгәндә каты яраланды һәм... Кайгыгызны уртаклашабыз...” Машинкада җыелган тигез хәрефләр күземә сафка тезелгән солдатлар булып күренә. “Улыгызның батырлыгы турында хәтер аның хәрби хезмәттәшләре йөрәгендә мәңге сакланачак!”
Шушы кайгы белән инде 40 ел яши ана кеше.
– Марсны табутта алып кайтасыларын бер дә белмәдегезме?
– Белмәдем. Авылга хәбәр килгән инде. Октябрь ае, авылның быкырдыгын күрсәң, сөйләп бетерә торган түгел. Бер кеше бер сүз әйтмәде, “бу мескен берни белми” дип йөргәннәр инде. Тегеннән шалтыратып мине әзерләп куярга кушкач, почтальонны йөгерткәннәр. “Әй, Аллам, ничекләр әйтим инде шундый авыр хәбәрне”, – дип бара икән бу безгә. Каршысына Әминә апа очраган...
Әңгәмәне "Акчарлак"ның 18 декабрьдә чыгачак 50 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА