Марат гафу үтенгәнме?
Узган санда Марат Яруллинның Чишмә районындагы (Башкортстан) концерты алдыннан атынгыч урындыкны ватуы хакында язган идек. Ниһаять, Марат Яруллин гаебен танып, Чишмәгә барып кайтты. “Мин ваткан урындыкның театраль реквизит булуын балалар театр җитәкчесе яздырган видео аша гына белдем. Бу хәлдән соң күп басмалар минем белән элемтәгә керде. Видео интернет буйлап таралды”, – дип сөйләде җырчы егет. Кыскасы, Марат түгәрәк җитәкчесе белән очрашып, театр түгәрәгенә йөрүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре биреп, гафу үтенеп кайткан.
#маратяруллин
#акчарлакгазетасы