"Беркайчан да ахыр чиккә җиткермәдек"
Кабат-кабат инанам: мәхәббәт турында төрлечә сөйләшеп була. Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында 50 ел бергә гомер иткән пар белән таныштык. Һәҗәр һәм Рафаэль Шәраповлар гаиләсе. Шунысы кызык, аралашканда бер тапкыр да яратулары турында сорау бирмәгәнмен. Чөнки бу хисне аларның һәр сүзендә, бер-берсенә ташлаган карашларында, өйләрендәге һавада тоеп утырганым истә...
– Яшьләр хәзер психологларны күп тыңлый. Үз хокукларын якларга өйрәнәләр. Хатын-кызның кадере һәм сабырлык чиге арасында урталык кайда?
Рафаэль абый:
– Яшьләргә кадәр аларның әти- әниләре бар әле. Килен ягы үзен мактый, кияү ягы юрганны үз ягына тарта башлый. Сабырлык та, хөрмәт итү дә кода-кодагыйлардан ук башланырга тиеш. Иң элек яшьләр гаиләсенә артык катышмау, кавышкан парны хөрмәт итү булырга тиеш. Югыйсә, менә шушы тарткалашулар да ир белән хатынның арасын боза. Минем хатынның өч абыйсы, бер апасы бар иде...
Язманы "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак яңа 50 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА