💸 Дәүләт Думасының депутатлар төркеме һәм сенатор Елена Афанасьева көндезге бүлектә белем алучы студентларның стипендиясен Россия буенча тулаем алганда яшәү минимумы дәрәҗәсеннән дә кимрәк булмаган күләмдә билгеләргә тәкъдим итте.
Шул хактагы закон проекты Федераль Җыенның түбән палатасына кертелде. Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, 2024 елның 1 сентябреннән югары уку йортларында белем алучы студентларга түләнә торган стипендиянең минималь күләме аена – 2067 сум, һөнәри училище студентларына – 539 сум, югары уку йортларында белем алучы социаль якланмаган студентларга – 3104 сум, махсус уку йортлары студентларына 809 сум тәшкил итә.
Закон проекты кабул ителгән очракта, новелланың гамәлдә булуы 2025 елның 1 гыйнварыннан башлана торган чорга кагылачак.
Сез уку йортында белем алган дәвердә стипендия күпме иде? ⬇️
@magarifgaile

ФИКЕРЛӘРЕГЕЗ?