«Хәтер яктысы» бәйгесенә гаризалар кабул ителә📑
2025 ел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм нацизмга Карши көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Республикада әлеге игъланга кушылып, Ватанны саклаучылар елы башланып китте.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, әйдәгез, һәр гаиләдә хәтер яңартыйк әле. Без яңа бәйге игълан итәбез.
📝 Бәйге шартлары буенча, гаиләгезнең сугыш чорындагы язмышын, ядкярләрне барлап, эзләп-өйрәнеп, язма әзерләү яисә рәсем ясау тәкъдим ителә.
— Материаллар мәкалә, очерк, зарисовка жанрында булырга мөмкин. Фото һәм рәсемнәр белән дә бизәргә була. Шулай ук музейларда, аерым почмакларда җирлектәге фронтовик һәм тыл хезмәтчәннәренең хәтерен саклый торган белем бирү оешмалары да катнаша ала.
🖇️ Бәйге шартлары белән биредә таныша аласыз: https://magarif-uku.ru/news/contest_tt/igietibar-iana-baige