Postlar filtri


Наполеон торты

Кирэк була:
Камыр:
Ак май - 200гр.
Он - 360гр.
Йомырка - 1шт.
Бик салкын су - 110гр.
Уксус - 1а.к.
Тоз - 0,5а.к.

Крем:
Ак май - 1пачка
Сгущёнка - 1банка

Бу торт очен су бик салкын булырга тиеш, шуна курэ бер стакан суны суыткычнын морозильник олешенэ 10-15 минутка тыгып торабыз.
Ак май да салкын булырга тиеш, аны онга угыч аша уып кушабыз. Чэнечке белэн бутыйбыз. Суны алып ана йомырка сытабыз, тоз, уксус салабыз, тиз генэ бутап майлы он янына салабыз. Бик озак басмыйча гына кул белэн бутыйбыз, 9-10 кисэккэ булеп шулай ук морозильникка 30 минутка тыгабыз.
Соныннан хэрбер кисэкне пергамент кэгазенэ жэеп духовкада 5 минут пешереп алабыз.
Крем очен, сгущёнка белэн ак майны кушып болгатабыз. Хэрбер корж арасына крем сылап тезеп менэбез. Ике коржны уып остенэ хэм яннарына сибэбез. Тортны крем сенэргэ тонгэ калдырабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Горбуша балыгыннан кэтлитлэр

Кирэк була:
Горбуша филесы - 500гр.
Суган - 1шт.
Ак ипи - 50гр.
Сот - 50мл.
Он яки сохари - 50гр.
Тоз, борыч тэменчэ

Горбуша балыгынын тышын чистартабыз, кылчыкларын алабыз. Ак ипине соткэ салабыз. Суганны эрчеп зур кисэклэргэ булэбез. Балык белэн суганны блендерга салып тураклыйбыз. Жебегэн ипине кушабыз, тоз, борыч остибез. Тагын бер кат эйлэндерэбез. Юеш кул белэн котлет формасына китереп онда яки сохарида эвэлибез дэ кызган майлы табага салабыз. Ике ягы да кызарганчы тотабыз. Табынга торле гарнир белэн яки каймак белэн бирергэ момкин. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


"Тэмле" пирогы

Кирэк була:
Камыр:
Он - 220гр.
Ак май - 180гр.
Шикэр комы - 100гр.
Сода - 5гр.
Тоз чеметеп

Эчлек:
Каймак - 400гр.
Шикэр комы - 100гр.
Йомырка - 4шт.
Йозем - 80гр.
Ванилин - 2гр.

Булмэ температурасында эрегэн ак майны шикэр комы, он, сода, тоз белэн кушып уыла торган камыр ясыйбыз.
Эчлек очен барлык ингредиентларны кушып болгатабыз.
Майланган табага камырнын яртысын салабыз, остенэ эчлек агызабыз, соныннан калган камырны сибэбез. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Гади генэ "Люля-Кебаб"

Кирэк була:
Эзер фарш - 300гр.
Бэрэнге - 2шт.
Суган - 1шт.
Кишер - 1шт.
Помидор - 1шт.
Сарымсак - 3тырнак
Йомырка - 2шт.
Тоз,борыч тэменчэ

Бэрэнге белэн суганны угычнын зур тишегеннэн, кишерне вак тишегеннэн уабыз. Помидорны вак итеп шакмаклап турыйбыз. Сарымсакны да ваклыйбыз. Барысын да ит янына салып, тоз, борыч остэп, йомырка сытып болгатабыз. Кул белэн озынча форма ясап майланган табага тезэбез. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Табынга берэр гарнир белэн остенэ маринадлы суган салып бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Ак ипи хэм шпрот балыгыннан кабымлык

Кирэк була:
Шакмаклы ак ипи - 1пакет
Шпрот балыгы - 1банка
Сыр - 100гр.
Сарымсак - 2тырнак
Тозлы кыяр - 2шт.
Майонез - 2а.к.

Ак ипине диагональ рэвештэ кисэбез, уклау белэн бераз тигезлибез, уртасында эчлек тыгарга урын калдырып рулет итеп торэбез, шпажкалар кадап табага куя барабыз. Духовкага 15 минутка тыгабыз. Кетердэп торырга тиеш. Сыр белэн сарымсакны уабыз, майонез салып болгатабыз. Туралган укроп кушарга да момкин. Ипилэр кызгач, суытабыз. Суынгач кына шпажкаларны алабыз. Эченэ сарымсаклы сырны тутырабыз, юка итеп киселгэн тозлы кыяр хэм шпрот балыгын тыгабыз. Матурлык очен укроп яки петрушка яфрагын остэргэ була. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Карабодай кэтлитлэре

Кирэк була:
Карабодай ярмасы - 300гр.
Суган - 2шт.
Кишер - 1шт.
Йомырка - 3шт.
Сарымсак - 3тырнак
Сохари

Суган белэн кишерне хэм сарымсакны табада кыздырып алабыз. Карабодай ярмасын тозлы суда пешерэбез. Икесен бергэ кушып болгатабыз. Йомырка сытабыз. Кэтлитлэр ясап сохарида эвэлибез хэм табада ике ягын да кыздырабыз. Табынга каймак салып чыгарабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Безелы алма пирогы

Камыр очен кирэк була:
Ак май - 170гр.
Шикэр комы - 70гр.
Йомырка - 1шт.
Он - 250-300гр.
Разрыхлитель - 8гр.

Эчлек:
Алма - 3шт.
Шикэр комы - 100гр.
Ак май - 80гр.
Корица яки какао - 1б.к.
Кукуруз крахмалы - 1а.к.

Меренга:
Йомырка агы - 2шт.
Шикэр комы - 50гр.

Табада ак майны эретэбез, шикэр комы салабыз, шикэр комы эреп беткэч шакмаклап туралган алманы. Какао яки корица остибез хэм кукуруз крахмалын. Барысын да яхшылап болгаткач, биш минут сурэн утта тотабыз да алабыз, суытабыз.
Камыр очен эрегэн ак майга шикэр комы кушабыз, йомырка, разрыхлитель. Эз-эзлэп он кушып йомшак камыр басабыз.
Камырны майланган формага тигез итеп жэябез, кырыйларын кутэртэбез. Эчлекне салып тигезлибез. Меренга очен йомырка агы белэн шикэр комын кушып, блендер ярдэмендэ кабартабыз. Эчлек остенэ салып шулай ук тигезлибез. Духовкага 20-25 минутка тыгабыз. Табынга суынгач бирэбез. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Эремчекле пирог

Кирэк була:
Камыр:
Кефир - 1ст.
Шикэр комы - 1ст.
Йомырка - 2шт.
Усемлек мае - 100мл.(ак майга алмаштырып була)
Разрыхлитель - 1б.к.
Сода - 0,5б.к.
Он - 300гр.

Эчлек:
Эремчек - 300гр.
Йомырка - 1шт.
Шикэр комы - 3а.к.

Камыр очен кефирны суыткычтан алдан алып куябыз. Бераз жылынгач ана сода салабыз. Ул кубеклэнгэч йомырка, май, шикэр комы остибез. Яхшылап болгатабыз да разрыхлитель кушылган онны салабыз. Сыек камыр килеп чыга.
Эчлек очен эремчек, йомырка, шикэр комын бергэ кушып болгатабыз.
Табаны яки форманы майлап сыек камыр агызабыз анын остенэ кашык белэн эчлек салып чыгабыз. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 35-40 минутка тыгабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Гомбэле - итле пэрэмэчлэр

Кирэк була:
Камыр:
Он - 250гр.
Каймак - 100гр.
Йомырка - 1шт.
Ак май - 50гр.
Разрыхлитель - 1б.к.
Тоз чеметеп

Эчлек:
Каймак - 50гр.
Суган - 1шт.
Шампиньон гомбэсе - 250гр.
Тавык ите - 250гр.
Усемлек мае - 30гр.
Тоз тэменчэ

Камыр очен ой температурасында торган барлык ингредиентларны кушып йомшак камыр басабыз. Аны ярты сэгать ял иттерэбез.
Эчлек очен тавык итен хэм гомбэне шакмаклап турыйбыз. Табага усемлек мае салып кыздырабыз, шунда тавык итен салабыз. 10 минутлап кызгач гомбэне, 15 минуттан суган остибез. Соныннан каймак салып, яхшылап болгатабыз хэм каплап 15 минут пешерэбез. Эчлекне суытабыз.
Камырны кисэклэргэ булэбез, хэрберсен жэеп эчлек салып богэбез. Пергамент кэгазе жэелгэн табага тезэ барабыз. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 20 минутка тыгабыз. Табынга кайнар килеш бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Чебуреклар

Кетердэп тора торган чебуреклар пешерер очен безгэ кирэк була:
Он - 250гр.
Су (кипяток) - 120мл.
Усемлек мае - 2а.к.
Тоз - 0.5ч.к.
Фарш ите

Он остенэ май, тоз хэм кап-кайнар су салабыз да кашык белэн бутыйбыз. Кулны пешерми башлагач он остэп камыр басып куябыз. Аны бераз ял иттерергэ пакетка салып куеп торабыз.
Камыр ял иткэн арада фарш ясала. Монын очен угез итен, суган хэм сарымсакны иттарткыч аша чыгарабыз да тоз , борыч кушып яхшылап бутыйбыз. Чебурекларыбыз сусыл булсын очен бераз су да кушып жибэрэбез иткэ.
Камырны 8-10 олешлэргэ булеп тугэрэклэр ясыйбыз. Соныннан хэрбер тугэрэкне тигезлэп жэябез дэ бер як олешенэ ит жэябез. Камырнын икенче олеше белэн каплап богеп куябыз. Табада май кызгач чебурекнын ике ягын да кызарганчы кыздырып алабыз. Аларны салфеткаларга куеп артык маен сендерэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Королевский торт

Камыр очен:
Йомырка - 3шт
Шикэр комы - 1,5ст.
Он - 1,5ст.
Кибет каймагы - 1,5ст.
Йозем жимеше - 0,5ст.
Мэк - 0,5ст.
Кара жимеш - 0,5ст.
Разрыхлитель - 3б.к.

Крем очен:
Кайнаган сгущёнка - 1 банка
Ак май - 200гр
Киви - бизэр очен

Беренче коржны ясыйбыз. 1 йомырка, 0,5 ст. он, 0,5 ст. каймак, 0,5 ст. шикэр комы, 1 б.к. разрыхлитель хэм мэк салып сыек камыр ясыйбыз. Аны табага агызып духовкада 180 градуста 25-30 минут пешереп алабыз.
Калган ике коржны да шулай ук ясыйбыз. Йомырка, он, шикэр комы, каймак хэм разрыхлитель пропорциясе шулай кала, бары тик мэк урынына икенче коржга йозем жимеше, оченче коржга кара жимеш турап салабыз.
Коржиклар суынган арада крем ясыйбыз. Кайнаган сгущёнкага ак май кушып яхшылап болгатабыз. Коржиклар арасына яхшылап крем сылыйбыз, шулай ук оске катына хэм яннарына да. Киви хэм посыпкалар белэн остен матур итеп бизибез. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Мэкле булкалар

Кирэк була:
Сот - 200мл.
Коры чупрэ - 1а.к.
Йомырка - 2шт.
Тоз - 0,5б.к.
Шикэр комы - 100гр.
Ванилин - 1б.к.
Ак май - 90гр.
Он - 650-700гр.

Эчлек очен:
Мэк - 160гр.
Сот - 200гр.
Шикэр комы - 150гр.
Ак май - 40гр.

Ин беренче эш итеп эчлекне ясап куябыз. Мэк остенэ кайнап чыккан су салабыз хэм бер сэгатькэ калдырабыз. Соныннан суын тугеп сот салабыз хэм утка куеп сот беткэнче бер сэгать кайнатабыз. Шикэр комы хэм ак май остэп тагын 10 минут сурэн утта тотабыз. Эчлек эзер.
Камыр очен жылы соткэ бер аш кашыгы шикэр комы хэм чупрэ салып болгатабыз. 3-4 калак он салабыз да болгатып, пленка каплап 10 минутка калдырабыз. 10 минут уткэч калган шикэр комын, тоз, йомырка салабыз, болгатабыз. Эрегэн ак май хэм он кушып камыр басабыз. Камырны тагын 1 яки 1,5 сэгатькэ кабарырга куябыз.
Камыр кабаргач аны уртача калынлыкта жэябез, эчлекне сылыйбыз, рулет итеп торэбез. Булкаларга кисеп пергамент кэгазе жэелгэн табага тезэбез. Остен йомырка сарысы белэн майлыйбыз. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Бераз суынгач остенэ эрегэн шоколад сылыйбыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


"Төн" торты

Кирэк була:
Камыр очен:
Сот - 1ст.
Йомырка - 3шт.
Шикэр комы - 1ст.
Он - 2ст.
Тоз чеметеп
Кара карлыган кайнатмасы - 1ст.
Сода - 1б.к.
Усемлек мае - 3а.к.

Крем очен:
Каймак - 200гр.
Шикэр комы - 0,5ст.

Глазурь очен:
Шикэр комы - 0,5ст.
Сот - 1а.к.
Какао - 1а.к.
Ак май - 1а.к.

Кара карлыган кайнатмасына сода кушабыз, купертэбез. Икенче савытка йомырка сытабыз, шикэр комы, он, тоз, сот кушабыз. Яхшылап болгатабыз. Ин соныннан карлыган кайнатмасын салабыз. Килеп чыккан массаны оч олешкэ булэбез. Хэрбер массаны майланган табага салып, 180 градуска хэтле жылытылган духовкада 15-20 минут пешерэбез.
Крем очен каймак белэн шикэр комын кушып болгатабыз. Коржлар бераз суынгач хэрбер катына крем сылап чыгабыз.
Глазурь очен барлык ингредиентларны кушып, утка куеп кайнатып чыгарабыз. Суынгач торт остенэ агызабыз. Тортны суыткычта тонгэ калдырабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Кэтлитле кайнар бутерброд

Кирэк була:
Кара ипи - 6-7телем
Эзер кэтлит - 6-7шт.
Сыр - 150гр.
Суган - 1шт.
Ак май - 50гр.
Тоз, борыч тэменчэ

Суганны вак итеп турап, аз гына ак майда кыздырабыз, тоз, борыч сибэбез.
Ипи телеменэ ак май ягабыз, аз гына суган салабыз, остенэ пешкэн кэтлит куябыз, сыр уабыз. Бутербродларны 10-15 минутка духовкага тыгып алабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Мэкле салат

Кирэк була:
Копчёный тавык - 1шт.
Помидор - 2шт.
Йомырка - 3шт.
Суган - 1шт.
Сыр - 100гр.
Мэк - 1а.к.
Сохари
Майонез
Тоз тэменчэ

Сохари очен батон яки ак ипине шакмаклап турыйбыз. Кызыл тоскэ кергэнче духовкада кыздырабыз.
Тавык итен шакмаклап турыйбыз, савыт тобенэ салабыз, анын остенэ шулай ук шакмаклап туралган суган хэм майонез сеткасы. Икенче кат итеп пешкэн йомырка уабыз, майонез сеткасы. Оченче кат помидор (майонез), аннары сыр (майонез). Ин сонгы кат сохари салабыз, шулай ук майонез сеткасы хэм остенэ мэк сибэбез. Салат эзер. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


"Бэрэнге" пирожные

Сохари яки печенье - 300гр.
Сот - 0,5ст.
Шикэр комы - 50гр.
Чиклэвек - 100гр.
Ак май - 150гр.
Какао - 2а.к.
Кара шоколад - 0,5плитэ

Чиклэвек белэн сохарины (печенье) иттарткыч аша чыгарабыз. Кастрюльга сот, шикэр комы, какао хэм шоколадны салып утка куябыз. Болгаткалап торып кайнатып чыгарабыз. Шикэр комы хэм шоколад эрегэч Ак май салабыз. Массаны суытабыз, чиклэвекле сохарины кушабыз хэм шулай 20 минут тотабыз. Барлыкка килгэн массажа юеш кул белэн "бэрэнге" лэр эвэлибез. Эзер пирожныйларны сохарида эвэлэп суыткычка куябыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!


Лаваш хэм гомбэдэн торт

Лаваш - 3шт.
Шампиньон гомбэсе - 500гр.
Суган - 2шт.
Каймак - 100гр.
Сыр - 100гр.
Тоз, борыч тэменчэ
Яшел тэмлэткечлэр

Тугэрэк лаваш сатып алынган булса да ярый, узебез пешергэнне дэ кулланырга момкин.
Шампиньон гомбэлэрен юып турыйбыз, табада туралган суган белэн кыздырабыз. Суы юкка чыккач каймак остибез.
Лавашны табага куеп остенэ эчлек ягабыз, остенэ икенче лавашны куябыз. Шулай ук эчлек. Оченче лаваш остенэ сыр уабыз. Кызган духовкага сыр эреп бераз кызарганчыга хэтле тыгабыз. Табынга кискэлэп остенэ яшел тэмлэткечлэр белэн бизэп бирэбез. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Бавыр белэн гомбэдэн запеканка

Кирэк була:
Бавыр - 600-700гр.
Шампиньон гомбэсе - 500гр.
Суган - 2-3шт.
Каймак - 200-250гр.
Сыр - 200гр.
Тоз

Бавырны озынча кисэклэп турыйбыз хэм ярым эзер булганчы усемлек маенда кыздырабыз, тоз сибэбез.
Гомбэне телемлэп, суганны вак итеп турыйбыз. Икесен бергэ суы парга эйлэнеп беткэнче усемлек маенда кыздырабыз.
Сырны уабыз.
Табага бавыр, гомбэ белэн суганны салабыз, остенэ каймак агызабыз хэм угычтан уган сыр сибэбез. Духовкада алтынсу тоскэ кергэнче пешерэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar


"Кара энже" салаты

Кирэк була:
Йомырка - 2шт.
Краб таякчыклары - 100гр.
Сыр - 200гр.
Кара жимеш - 1ст.
Ак май - 100гр.
Эстерхан чиклэвеге - 50гр.
Майонез тэменчэ

Бурттерелгэн кара жимешкэ урталай буленгэн эстерхан чиклэвеге тутырабыз. Йомырка, сыр хэм катырылган ак майны аерым савытларга эре угычтан уабыз. Краб таякчыкларын вак итеп турыйбыз.
Салатны катлап ясыйбыз:
йомырка, краб таякчыкларынын яртысы, майонез, 100 гр сыр, 50 гр ак май, чиклэвек тутырылган кара жимеш, краб таякчыклары, калган сыр, ак май, майонез, йомырка. Остен телэгэнчэ бизибез.3 сэгать суыткычта тотабыз. Тэмле булсын!

@tamle_receptlar


Итле "вулканнар"

Кирэк була:
Эзер фарш ите (тавык хэм угез ите) - 500гр.
Шампиньон гомбэсе - 300гр.
Кишер - 1шт.
Суган - 1шт.
Сыр - 150гр.
Майонез

Ике торле фаршны кушып, тоз, борыс остэп яхшылап болгатабыз. Шарчыклар ясап табага тезэбез.
Икенче табада суган, кишер хэм шампиньон гомбэсен кыздырып алабыз.
Тугэрэк фаршлар эчендэ бераз уем ясыйбыз хэм кызган гомбэне салабыз. Остенэ майонез сылап жибэрэбез. Кызган духовкага 30 минутка тыгабыз. 5 минут кала остенэ сыр уабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar

20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.