"Биш көн аралаштык та өйләнештек"
Авылларга баргач, кибеткә сугылып чыкмыйча калган юк диярлек. Кибетче авыл халкын яхшы белә, һәр яңалыктан хәбәрдар, дигән ышану яши бит халыкта. Питрәч районы Шәле авылына баргач та кибет яныннан тыныч кына узып китеп булмады.
– Эшегезнең кайсы ягын яратасыз? – дип сорыйм кибетче Рафига апа Ишмөхәммәтовадан.
– Кеше белән аралашам монда. Без кечкенәдән “кибеткибет” уйнап үстек. Әмма кияүгә чыккач кибеттә эшләрмен дип уйламаган идем.
– Нишләп?
– Саба районы Туктар авылы кызы мин, 20 яшемдә бу авылга килен булып килдем. Минзәлә техникумына укырга керергә барган җирдән Илдар белән таныштым да...
Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 47 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.