1 Октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан Алан авыл мәдәният йортларында матур бәйрәм чарасы узды - җирле үзешчән җырчы Сиринә Исмагилова , Ильдар Фазылҗанов, Гүзәлия Җамалиева , "Гөлләр "бию төркеме өлкәннәр өчен иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
- Шулай ук бәйрәмгә килгән Хәдичә апа Хәйруллина , Рәшит абый Биккинин, Нурфия апа Хасанова башкаруындагы жыр-моңлы мизгелләр бәйрәмгә аерым ямь өстәде.
Бәйрәм чәй табыны артында барды, өлкәннәребез үзләренең яшьлек елларын искә алды, бер-берсе белән аралашты.
Бәйрәмебезнең иганәчесе Фазылҗанов Илдар Фәрит улына һәм Фәттәхов Ислам Илшат улына олы рәхмәтләебезне җиткерәбез, - дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Гүзәлия Җамалиева.