⚡15 апрельдә «Авыл укытучысы» («Земский учитель») программасы буенча гаризалар кабул итү тәмамлана. Конкурста катнашу өчен 10 гыйнвардан 15 апрельгә кадәр (шул көнне дә кертеп) zemteacher.apkpro.ru/ порталында тиешле вакансияләрнең берсенә гариза калдырырга кирәк.
Татарстан Республикасында конкурс нигезендә сайлап алу 12 вакантлы вазыйфа буенча уздырыла, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
❓Гаризаны Россия Федерациясе гражданнары булган һәм квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга туры килгән, урта һөнәри яисә югары белемле, 55 яшькә кадәрге (шул яшь тә керә) укытучылар тапшыра ала.
@magarifgaile